16+

«Татарстан – Яңа Гасыр»дан бүләк

Яңа ел алдыннан «Татарстан - Яңа Гасыр» каналы тамашачыларына үзенчәлекле бүләк әзерләде.

«Татарстан – Яңа Гасыр»дан бүләк

Яңа ел алдыннан «Татарстан - Яңа Гасыр» каналы тамашачыларына үзенчәлекле бүләк әзерләде.

Ул - «Сиңа кайтам» дип исемләнгән өр-яңа татарча сериал. Фильмның үзәгендә берничә кешенең язмышын бәйли торган мәхәббәт тарихы ята. Ләкин хыянәт геройларның тормышын астын-өскә китерә.
Ир кешенең хатынына хыянәте, хөрмәткә ия булган табибның беренче мәхәббәтен очратуы, гаилә тормышы интригалары - болар барысы да фильмда ачык сурәтләнә. Әлеге сериалда Татарстанның яраткан артистлары да катнаша. Айдар Галимов тамашачы алдына үзенең танылган образында килеп баса. «Зө-Ләй-Лә» төркеме солисты Зөлфия Вәлиева исә төп рольләрнең берсен башкара.
Фильмда шулай ук тамашачылар яратып өлгергән танылган шәхесләр, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары - Минвәли Габдуллин, Гүзәл Шакирова, Фирая Әкбәрова, Зөлфирә Зарипова һәм Илнур Закиров, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары - Ирек Хафизов, Гөлчәчәк Хафизова һәм Харис Хөснуллин, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Илнар Низамиев һәм башкаларны күреп була.
Шуны да искәртеп китәргә кирәк, сериалдагы барлык вакыйгалар да Казан шәһәре шифаханәләренең берсендә бара.
Фильмның режиссеры - Татарстан Республикасының атказанган артисты һәм сәнгать эшлеклесе, ТНВ каналында күп еллар дәвамында иҗат итүче һәм үзенең сериаллары, фильмнары белән халык арасында танылган шәхес Нурания Җамалиева.
Әлеге проект ТНВ каналының иҗат төркеме тарафыннан 2013 елның сентябрь аеннан ук төшерелә башлаган иде. «Сиңа кайтам» сериалының премьерасын тамашачылар 23 декабрь көнне телевизор экраннарыннан 22:00 сәгатьтә күрә алачак. Сезне Яңа ел алдыннан татар телендә чыккан өр-яңа мәхәббәт тарихын безнең белән бергә карарга чакырабыз. Күрми калмагыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading