16+

Яшьләр нигә бала алып кайтырга ашыкмый?

Татарстан гаилә-демография өлкәсендә югары күрсәткечләре белән мактана ала.

Яшьләр нигә бала алып кайтырга ашыкмый?

Татарстан гаилә-демография өлкәсендә югары күрсәткечләре белән мактана ала.

Туучы балалар саны буенча да, теркәлгән гаиләләр исәбе буенча да республика Идел буе федераль округында лидерлыкны саклый. Дүртенче ел рәттән аерылышучылар санының кимүе күзәтелә. Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова коллегия утырышында хәбәр итте. 

Узган елда Татарстанда 35557 сабый туган. Идел буе федераль округында без беренче урында торабыз, икенче урында - Пермь крае, өченчедә - Оренбург өлкәсе. 

Ләкин ел саен туучы балалар саны азая баруы борчу уята. Уйлап кына карагыз, 1987 елда республикада 70 мең бала тууы теркәлгән булган. Бүгенге кимү тенденциясе 90нчы еллардагы "демографик упкын" чорында туган азсанлы балаларның бала табу яшендә булуы белән бәйле.  Демографик үсеш күзәтелгән 2015 ел балалары (ул вакытта 57 меңнән артык сабый туган) әти-әни була башлагач, демографик вазгыятьнең уңай якка үзгәрүенә өмет бар. 

Эльвира Әхмәтова сүзләренчә, туучылар санын арттыруда матди ярдәм мөһим, әмма шул ук вакытта башка факторларны да исәпкә алырга кирәк. Балалар мәйданчыклары, уен бүлмәләре булдыру, балалар белән самолетта очу уңайлыгы, поликлиникаларда тудырылган мохит һәм башкалар зур әһәмияткә ия. Моннан тыш, балаларга традицион гаилә кыйммәтләрен сеңдерү, бу турыда фильмнар, тапшырулар да үз йогынтысын ясый, ди ЗАГС идарәсе башлыгы. 

Әлегә исә яшьләр әти-әни булырга ашыкмый. Хатын-кызлар уртача 25-29 яшендә, ирләр 30-34 яшендә әти-әни булырга карар кыла. Өйләнешкәннән соң, беренче елда нибары 18 процент кына бала таба. 

Гаилә коруга килгәндә, былтыр 23,6 мең пар өйләнешкән. 70 проценты ир-хатын ролендә беренче тапкыр. Кызлар актив рәвештә 18-24 яшендә кияүгә чыга, егетләр 25-29да өйләнә. 

Аерылышулар саны дүртенче ел рәттән кимүе дә сөенечле булуын билгеләде Эльвира Әхмәтова. 2023 ел белән чагыштырганда, былтыр гаилә таркалулар 5,3 процентка азрак теркәлгән, балигъ булмаган балалары булган парларның аерылышуы 8,3 процентка кимегән.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading