Шулай булуга да карамастан, Юлия Андреева өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтү аксый ди һәм бу мәсьәләне контрольгә алу өчен депутат хатын-кызларга да мөрәҗәгать итте.
“Мәрхәмәт” җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова ялгыз өлкәннәрне, аеруча да хатын-кыз тыл хезмәтчәннәрен тиешенчә тәрбияләү кирәклеген ассызыклады.
– Әгәр дә хәзер без кирәк вакытта медицина хезмәткәрен, социаль хезмәткәрне, юристны алар янына алып килмибез икән, бу вазифаны үз өстенә кем алыр? Әйдәгез бу системаны тулысынча эшләп бетерик һәм әлеге эшне гамәлгә ашыручыларга тапшырыйк. Пилот республика булганлыктан, проектка барлык районнар да кертелмәде. Бу хакта онытыйк. Барлык районнарда да ялгыз яши торган Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм тыл хезмәтчәннәрен тәрбияләү нормага әйләнергә тиеш! – диде Татьяна Ларионова һәм 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ялгыз яшәүче тыл ветераннарын бәйрәм белән котларга өндәде.
Комментарийлар