16+

Татарстанлылар, сак булыгыз! Мошенниклыкның яңа төре пәйда булган

Телефон аша “эшләүче” мошенниклар олы яшьтәге ханымнарны алдаудан урта яшьләрдә булган эшләүче халыкка “ау ачкан” икән. Мондый ачышны банкларның берсе үз сайтында урнаштырган.

Татарстанлылар, сак булыгыз! Мошенниклыкның яңа төре пәйда булган

Телефон аша “эшләүче” мошенниклар олы яшьтәге ханымнарны алдаудан урта яшьләрдә булган эшләүче халыкка “ау ачкан” икән. Мондый ачышны банкларның берсе үз сайтында урнаштырган.

Мошенниклар еш кына 35тән 44 яшькә кадәрге клиентларны алдарга тырыша. Ә пенсионерлар өлеше (65 яшьтән) нибары 13% тәшкил иткән. Өйрәтә-өйрәтә, бабайлар һәм әбиләрнең уяулыгы арткан димәк. 25 яше дә тулмаганнар – мошенниклар өчен перспективасыз контингент. Чөнки алар әле акча җыеп өлгермәгән «ярлылар». Аларны алдарга да авыр, килеп чыкса да, күп акча урлый алмыйсың.

Алданган хатын-кызлар саны да елдан-ел арта бара икән. Әгәр 2021 елда андыйлар 45% булса, хәзерге вакытта – 52%. Экспертлар билгеләвенчә, явызларның кулына 39 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар эләгә.

Ничек эшлиләр?
Мошенниклыкның иң киң таралган схемалары булып социаль инженерия (аңа барлык һөҗүмнәрнең 90% артыгы туры килә) һәм фишинг санала. 
Социнженерия – ул көнкүрештә «развод» (алдау) дип атала. Җинаятьче, банк яисә хокук саклау органнары хезмәткәре булып, куркыныч хәбәр белән шалтырата. Мәсәлән, «бүген төнлә сезнең счёттан акча алу омтылышлары сизелде», «ниндидер Иванов ышанычнамә буенча сезнең исемгә кредит алган, ул кешене беләсезме? » һәм башкалар. Шуннан банк картасы реквизитларын сорыйлар. Аптырап каласыз, пауза барлыкка килә, тегеләр шунда ук ашыктыра башлыйлар: «Сез нәрсә, хокук саклау органнары эшенә каршы киләсезме әллә? Мин хәзер сезнең адреска наряд җибәрәм», – дип усал гына кисәтәләр.

Адресыгызны да әйтсәләр, бу сезне куркытмасын һәм ялгыш юлга кертмәсен. Сезнең телефон номерыгызны һәм исем-фамилиягезне белгәнне, адресны белү гаҗәп түгел. Караклар урланган яки сезнең мәгълүматлар билгеле булган структураларның намуссыз хезмәткәрләреннән сатып алган базадан файдаланалар. 99% очракта җинаятьчеләр чит илдән яки иректән мәхрүм итү урыннарыннан шалтырата. Сезнең шәһәрдән булсалар, камерага күренәселәре килмәс. Вакытның кадерен дә беләләр: перспективасыз сәфәргә вакыт әрәм иткәнче, алар яңа беркатлы корбанны табалар. 

Әңгәмәнең тагын бер варианты – сезне полиция бүлегенә “чакырачаклар”. Барлык бүлекләрнең адресы интернетта бар, шуңа алар кая килергә икәнен дөрес әйтәчәк. Сезнең вакыт юк икән, «дознаватель» сезнең хәлгә керәчәк. «Ярый, искәрмә рәвешендә, мәгълүмат раслауны телефон аша гына үткәрербез», – дип әйтәчәк ул. Исегездә калдырыгыз: шул сүзләрне ишетүгә, берни әйтмичә, трубкагызны куегыз.

Балыкның кем икәненен аңламасагыз...
Фишинг – техник яктан катлаулырак процедура. Балык тоту дип тәрҗемә ителә. Юкка гына чит ил мохитендә: “Әгәр дә син балыкның кем икәнен аңламасаң, балык ул – син”, –дигән әйтем йөрми инде. Иң киң таралган мисал – фишинг (ялган) сайтларда товар һәм хезмәтләр тәкъдим итү. Алар оригинал сайт белән беренче карашка бик охшаган була. Мәсәлән, кеше берничә шешә су сатып ала, карта номерын һәм 3 санлы кодны кертә. Шулай итәсез икән, димәк сез эләктегез. Шуңа да интернет-адресны яхшылап тикшерегез. Ул бер генә сызык яки нокта белән генә дә аерыла икән, берни эшләмәгез. Ташламалы карта сатып алырга тәкъдим итсәләр дә, яхшылап уйлагыз. Вакытыгыз бар икән, теге яки бу кибетнең рәсми номерына шалтыратып та, бу хатның дөреслеген тикшерә аласыз.

Кармакка эләкмәгез инде...

Мошенникларның корбаннары:
Саны    Яше
4,2%    25 яшькә кадәр
13,2%    65 яшьтән
14,3%    25-34 яшь
17,2%    55-64 яшь
24%    45-54 яшь
27,1%    35-44

Лилия Яфизова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading