- Сезнең һөнәри осталыктан, кыюлыктан күп нәрсә тора. Бик күп буыннар өчен сез ышанычлы яңалыклар чыганагы булып торасыз. Һәм сезгә бик зур роль - дәүләтчелекне, әхлакый тотрыклылыкны ныгыту, ватанпәрвәрлек тәрбияләү, туган тел һәм мәдәниятне саклап калуга лаеклы өлеш кертү бирелгән. Сез моны лаеклы рәвештә үтисез. Һичшиксез, бүгенге кебек бәйрәмнәр кирәк. Конкурс кысаларында шушындый бәйрәм уздыру бик яхшы, - диде ул. Бәйрәмнең дәрәҗәсен тагын бер кат ассызыклап өстәп тә куйды: - Безнең графикта буш вакыт табуы бик авыр. Әмма мин чарада «Российская газета»ның баш мөхәррире Владислав Фронин буласын белгәч, бар эшемне читкә куеп, бирегә килдем.
Мәскәү кунагы - заманында Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган Владислав Фронин - бәйгенең жюри рәисе дә - чараның тарихны сакларга өндәве иң яхшы нәтиҗә дип белдерде.
- Сайлап алу бик авыр, катлаулы булды. Җиңүчеләрне билгеләгәндә объектив булырга тырыштык, - диде ул. - Элек «айфоннар», «айпадлар» юк иде, газеталарны кулдан язып, авыл саен йөреп, халыкка таратканнар. «ТАТМЕДИА» башлангычы ярдәмендә сез архивларга, үз чыганакларыгызга мөрәҗәгать иттегез, күп нәрсә белдегез. Бер караганда, кечкенә генә тиражлы район газетасы бренд була алмый кебек. Әмма бит арада хәтта сугыш башлану турында язылган номерлар бар. Алар «Правда» һәм башка газеталардан һич кенә дә калышмый. Сугыш Мәскәүдә дә, кечкенә генә татар авылында да зур кайгы булган. Бүгенге көндә әлеге газетада эшләүчеләр хезмәттәшләренең шундый катлаулы шартларда газета чыгарулары белән горурлана ала. Һәр газетаның үз тарихы. Басманың абруен күп буыннар булдырган, әмма аны, начар язма аркасында, бер көндә югалтырга мөмкин.
Бәйгенең иганәчесе - «Просто молоко» идарәче компаниясе. Аның башкаручы директоры Елена Панченко үз чыгышында соклануын яшермәде:
- Мин Татарстанга күченеп килгән кеше. Шуңа күрә әйтә алам: мондый кызыклы, эчтәлекле репортажлар белән Россиянең бик аз төбәкләре генә мактана ала. Безнең компаниянең бу гаҗәеп проектка ярдәм итүенә сөенәм. Үзебезнең бренд та кайчан да булса легендар булыр дип өметләнәбез, - диде ул.
Җиңүчеләргә 200 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.
Җиңүчеләр
«Легендар газета» - «Арча хәбәрләре»
«Легендар телерадиокомпания» - «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясе
«Легендар журнал» - «Мәгариф»
«Легендар мультимедиа редакциясе» - «Казанские ведомости» газетасы редакциясе һәм «Түбән Кама телерадикомпаниясе»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар