16+

Теләчедә “Түгәрәк уен” җыены: мунча себеркесе бәйләүдә, ат җигүдә ярышачаклар

Бу шимбәдә, 27 июльдә, Теләче районының Баландыш авылында «Блогерлар сабантуе + Түгәрәк уен» дип исемләнгән бәйрәм узачак.

Теләчедә “Түгәрәк уен” җыены: мунча себеркесе бәйләүдә, ат җигүдә ярышачаклар

Бу шимбәдә, 27 июльдә, Теләче районының Баландыш авылында «Блогерлар сабантуе + Түгәрәк уен» дип исемләнгән бәйрәм узачак.

Бәйрәмдә бик күп төрле уеннар, печән чабу, мунча себеркесе бәйләү, утын кисү, ат җигү кебек кызыклы бәйгеләр, ат чабышы, балалар өчен аттракционнар, кул эшләре күргәзмәсе, ярминкә көтә.  

– Ел саен язылучыларыбыз арасында төрле форматта бәйге-уеннар оештырып киләбез. 2021 елда райондагы бер авылны сайлап, шунда җыен уздыру идеясе барлыкка килгән иде. Республика күләмендә Яңа ел чыршысын бизәү буенча иң матуры дип табылган Баландыш авылына тукталдык. Иганәчеләр, фольклор коллективларын, авыл үзешчәннәрен җәлеп итеп, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте ярдәме белән зурлап “Түгәрәк уен” җыенын оештыра башладык. Җыенда газета язылучыларыбыз арасында бүләкләр уйнатачакбыз, иң зур бүләк бозау булачак, – дип сөйләде “Теләче-информ” мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин матбугат очрашуында. 

Быел җыенның форматы үзгәрәк, чарада блогерлар да катнашуы көтелә.  “Ялкын” журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин әйтүенчә, узган елгы җыенга блогерлар кунак булып чакырылсалар, быел алар сабан туе уздырырга булган. Җыен сәгать өчтә башлана, ә сәгать икедә блогерлар бирнә җыярга чыгачак, диде ул.   
Бәйрәмгә җырчылар Айдар Рәкыйпов, Гүзәл Гәрәфиева һәм Алмаз Хәмзин да чакырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading