16+

Традицион гаилә бетсә, кешелекнең киләчәге юк

Татарстан башкаласында 28-29 августларда Ратушада “Казан глобаль яшьләр саммиты” бара. Пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына караган 56 илдән 4 мең заявка кергән, шулардан 30 илдән 140 делегат сайлап алынган. Саммит Габделхәмит хәзрәт тарафыннан Коръән аятен уку белән ачылды.

Традицион гаилә бетсә, кешелекнең киләчәге юк

Татарстан башкаласында 28-29 августларда Ратушада “Казан глобаль яшьләр саммиты” бара. Пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына караган 56 илдән 4 мең заявка кергән, шулардан 30 илдән 140 делегат сайлап алынган. Саммит Габделхәмит хәзрәт тарафыннан Коръән аятен уку белән ачылды.

— Казан – исламның төньяк башкаласы. Казанда хәзер 1 миллион 300 мең кеше яши, аларның 30 проценты яшьләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республикада зур проектлар гамәлгә ашырыла,- дип әйтеп үтте үзенең сәламләү сүзендә Казан мэры Илсур Метшин.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева яшьләрне илләрнең үсеше максатында хезмәттәшлеккә чакырды. Россиянең яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов киләсе елда Мәскәүдә узачак Бөтендөнья яшьләр форумына Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына кергән илләр яшьләрен дә бүгеннән үк чакырып куйды.

— Дошманны җиңәсең килсә, аның балаларын тәрбиялә, диелгән көнчыгыш әйтемендә. Бүген яшьләрнең акылына тәэсир итәргә омтылыш көчле. Без традицион кыйммәтләрне сакларга, тышкы йогынтыга бирелергә тиеш түгел,- диде Дамир Фәттахов.

 Саммитның төп темасы – традицион кыйммәтләрне саклау һәм үстерү. Шунлыктан, үзенең чыгышында Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының яшьләр форумы президенты Таха Айхан да гомумкешелек кыйммәтләрен сакларга өндәде.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сөйләгәнчә, республикада традицион гаилә кыйммәтләре пропагандалана.

— Россия Президенты Владимир Путин белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яшьләр оешмалары эшчәнлегенә теләктәшлек күрсәтәләр. Татарстанда мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә 165 мең бала белем ала, 750 яшьләр җәмәгать оешмаларында 300 мең бала шөгыльләнә. Безнең көч һәм киләчәгебез балаларны традицион кыйммәтләргә нигезләнеп тәрбияләүдә,- диде Татарстан Рәисе ярдәмчесе, “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading