16+

Төркиягә барганчы, Лаешка юл тотыгыз. Чөнки...

Ватс аптагы статусыма бер фото куйган идем, "Тагын кая бардың инде, бер кайтып кермисең?" -  дия башладылар. Сүзләрендә хаклык бар инде, анысы.

Төркиягә барганчы, Лаешка юл тотыгыз. Чөнки...

Ватс аптагы статусыма бер фото куйган идем, "Тагын кая бардың инде, бер кайтып кермисең?" -  дия башладылар. Сүзләрендә хаклык бар инде, анысы.

Йөремсәкмен, тиз генә җыенам да чыгып китәм. Журналистны аяклары ашата диләр. Аннары халык белми генә "йөрегән таш шомара"  да дими бит инде. "Юлдагылар юлда булсыннар, ай йөре дә, дә сау йөре!" -   дип озатып кала иде мине әнием. Ләкин күптән түгел куйган фотодагы матур урынга айлап-көнләп түгел автомобильдә ярты сәгать эчендә җилдереп барып була.

Үзебезнең Татарстаныбызның Лаеш районы Урта Девятово авылы янындагы чишмә буе бу. Аның суының сыйфатын (юшкынсыз ул) тәмен белгәннәр зур мичкә - бидоннар тотып чиратка тезеләләр. Ирем еш кына эше буенча юлда йөри, җае чыкканда чишмәдән саф су да алып кайта.

Ә беркөнне мине дә алып барды. Табигатьнең болай да иң ямьле вакыты, тирә-юнь ямь-яшел. Андагы матурлыкны күреп хәйран калдым. Фонтаны да,  пар ат сыннары да, күпере дә бар. Рәхәтләнеп ял итәр өчен менә дигән урын. Балалар өчен мәйданчыкта сабыйлар әти-әниләре су тутырган арада уйнап күңел ача алалар.

Менә шундый матур урынны күреп кайттым әле. Алайса бит безнең күзләр еракка чит илләргә, чит җирләргә карый, борын астындагысын күрмибез. Үзебездә дә шундый матур, илһам китерер, күңелдә яшәү дәртен арттыра торган урыннар күп, югыйсә. Хәер, кайбер җирләргә Тукай язганча, безнеке "кебек җил дә вакытында исә, яңгыр да вакытында ява" торган идеал климатка җитәргә бик ерак әле.

Болай матур була белә безнең туган як кына" дигән  тагын бер шагыйрь белән дә  килешми булмый.
Сирин Шәрапов фотосы.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading