16+

Төркиягә чартер рейслар август башында ачыла, әмма анда барырга атлыгып торучылар юк диярлек

9 августтан Казаннан Төркиягә, төгәлрәге Анталиягә беренче чартер рейслар ясала башлый.

Төркиягә чартер рейслар август башында ачыла, әмма анда  барырга атлыгып торучылар юк диярлек

9 августтан Казаннан Төркиягә, төгәлрәге Анталиягә беренче чартер рейслар ясала башлый.

Нинди генә күңелле хәбәр булмасын, Төркиягә барырга атлыгып торучылар юк диярлек. «Pegas Touristik» туристлык фирмасының коммерция директоры Әлфия Гаязова "ШК"га сөйләгәнчә, соңгы вакытта Төркиядә булган хәлләрдән күпләр куркып калган.

- Тынычсыз җиргә барасылары килми, мин үзем дә анда барырга киңәш итмим, - ди ул.
Чартер рейс белән Төркиягә очу 25 мең сум тирәсе булыр дип көтелә.
- Турлар арзан, шуның өстенә сезоны да бетеп бара, сентябрьгә болай да бәяләр төшә, - ди әңгәмәдәшем.

Франциянең Ницце шәһәрендә булган теракттан соң әлеге илгә баручыларның саны шулай ук кискен кимегән.
- Европага турлар гомумән начар сатыла башлады. Аның каравы үзебезнең Сочига, кырымга, Абхазиягә бик яхшы сатыла. Үткән елны да моның кадәр күп сатылмады. Греция һәм Болгария белән дә күп кызыксына башладылар. Чехиягә баралар, анда турлар арзан, чөнки диңгезе юк, - диде безгә Әлфия Гаязова.

Төркиягә юллар ачылганнан соң, күп кенә белгечләр башка илләргә, шул ук Кырым белән Сочига да бәяләр төшәчәк дип юраган иде. Әмма юраганнары юш килмәде, бәяләрдә үзгәрешләр юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading