16+

Төштем Горький паркында, белмим кая барырга?..

Казанның Николай Ершов урамында Горький паркы каршындагы җәяүлеләр җир асты юл кичүе вакытлыча ябылды. Горький паркына керә торган зона үзгәртеп төзекләндерелә. Совет хакимияте өчен һәлак булганнарга куелган стела һәм Билгесез Солдат һәйкәле үз урынында кала.

Төштем Горький паркында, белмим кая барырга?..

Казанның Николай Ершов урамында Горький паркы каршындагы җәяүлеләр җир асты юл кичүе вакытлыча ябылды. Горький паркына керә торган зона үзгәртеп төзекләндерелә. Совет хакимияте өчен һәлак булганнарга куелган стела һәм Билгесез Солдат һәйкәле үз урынында кала.

Төзекләндерү эшләре үткәрелү сәбәпле, “Горький исемендәге парк” җәмәгать транспорты тукталышы тирәсендә Николай Ершов урамында вакытлыча светофор куела. Бу турыда Казан мэры Илсур Метшин күрсәтмә бирде.

“Горький исемендәге парк” тукталышы парк ягында хәрәкәт уңаеннда 300 метр читкәрәк күчерелде. Тукталышның элекке урыныннан Карл Маркс урамындагы 69нчы йортка кадәр тротуар булдырылды.

Горький паркы янәшәсендәге җәяүлеләр җир асты юл кичүе ябылгач, җәяүлеләргә Николай Ершов урамы аша чыгу өчен ике вариант тәкъдим ителгән: Зинин урамы чатында яки Горький урамы чатында. Ләкин, әлеге кичүләр җәмәгать транспорты тукталышыннан шактый еракта тора. Шушы хәлгә канәгатьсезлек белдереп, Казан мэры Илсур Метшинның интернет-кабул итү бүлмәсенә күп мөрәҗәгатьләр кергән. Кайбер кешеләр хәвеф тудырып, юл аша йөгереп тә чыккалый башлаган. 

“Горький исемендәге парк” тукталышы тирәсендә вакытлыча светофор киләсе атна башында урнаштырыла, юл күрсәткечләре дә беркетелә. 

Горький паркының алгы өлешен үзгәртеп төзекләндерү эшләренә апрель аенда керешелде. Эшләрне быелның 3нче кварталына тәмамлау ниятләнелә. Горький паркы җәмәгать транспорты тукталышыннан ук башланачак. Биредә яшелләндерелгән ял зонасы барлыкка китерелә, өстәлләр һәм скәмияләр урнаштырылачак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading