16+

Туган тел көне – циркта

Журналистларга Туган тел көнендә беренче тапкыр оештырыла торган чаралар турында сөйләделәр.

Туган тел көне – циркта

Журналистларга Туган тел көнендә беренче тапкыр оештырыла торган чаралар турында сөйләделәр.

– 26 апрельдә Габлулла Тукайның тууына 138 ел ел була. Әлеге уңайдан республиканың барлык районнарында да чаралар узачак, – диде Татарстан мәдәният министры урынбасры Дамир Натфуллин “Туган тел көненә багышланган матбугат” очрашуында. 

Гадәттәгечә, бу көнне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә быелның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәк. 

11.30 сәгатьтә Казан циркында тарихыбызда беренче тапкыр Тукай иҗатына багышланган “Печән базары”нда дигән беренче милли театраль-цирклы спектакль куелачак. Аны 16 мең кеше карый алачак. 

– Элек төп чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында 1 мең кеше катнашында уза иде. Быел цирк бинасына 16 мең тамашачы җыела. Спектакль татар телендә барачак, рус теленә синхрон тәрҗемәсе булачак, – диде министр урынбасары.   
Спектакльдә Габдулла Тукай ролен “Алтын битлек” лауреаты, атаклы биюче һәм балетмейстер Нурбәк Батулла һәм Камал театры актеры Артур Шәйдулллин башкарачак. Зәйтүнә ролендә – Эльмира Кәлимуллина.

Спектакль 26 апрельдән 5 майга кадәр сигез тапкыр күрсәтеләчәк. 

26 апрельдә сәгать 14.00 дә Габдулла Тукай һәйкәле янында Туган тел һәм шагыйрьнең туган көненә багышланган традицион Шигърият бәйрәме узачак. 

Шул ук көнне 17.00дә Казан Кремль территориясендә “Мин татарча сөйләшәм” ациясе үтәчәк. Акцияне үткәрү урыны да быел яңа. Беренче тапкыр шулай ук “Ташаяк” дигән милли дизайнерлар ярминкәсе дә була. Ярминкәдә сәгать 15.00дә эшли башлый. 

Бу көнне районнарда мәдәният йортларында да төрле чаралар узар дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading