Проектта Татарстан да катнаша. Республикадагы кунакханәләрнең һәм шифаханәләрнең 90 проценты квалификация узган. Читтән килгәннәр генә түгел, үзебездә яшәүчеләр дә «Туристлар өчен кешбэк» программасыннан файдалана ала. Моның өчен sale.russia.travel яки мирпутешествий.рф сайтына кереп теркәлергә һәм туроператорны сайлап, үзең теләгән юнәлеш буенча тур алырга кирәк. Кунакханәләр һәм шифаханәләрне сайлаганда, аларның квалификация үткәнме-юкмы икәнен классификация-туризм.рф. сайтына кереп карарга була.
Үзебездәге ялның отышлы булуын Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре дә ассызыклый. Белгечләр коронавирус белән бәйле рәвештә, әлегә чит илгә чыгуны кичектереп торырга киңәш итә. Ялны планлаштырганда үзебезнең ил эчендәге маршрутны сайларга куша алар. Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев әйтүенчә, монда иминият түләүләренең суммасын гына күз алдында тоту да җитә. Ачык чыганаклардан билгеле булганча, коронавирусның авыр очракларын дәвалау, әйтик, АКШта, бер очрак өчен 1,2 миллион долларга җитәргә мөмкин. Стандарт иминият түләүләренең моны каплый алмавы ихтимал, бу исә пациент өчен дә, аның туганнары өчен дә гаять зур проблемаларга китерәчәк, дип кисәтә Абашев.
Кэшбек алу өчен төп шартлар:
Тур яки кунакханәдә яшәү дүрт төннән (биш көн) ким булырга тиеш түгел.
«МИР» картасы белән интернет аша түләнгән булу (кулда булган яки туркомпанияләрнең офисларында банк терминалы аша түләнгән булса, кэшбек кайтмый).
Тур өчен акча тулысынча берьюлы түләнергә тиеш.
Сәяхәттә булу вакыты (яки кунакхандә яшәү) 15 августтан 20 декабрьгә кадәр.
Җиде төбәктә программа 1 октябрьдән (20 декабрьгә кадәр) эшли башлый:
Алтай крае
Алтай республикасы
Калининград өлкәсе
Кырым республикасы
Севастополь
Краснодар крае
Ставрополь крае
Ничә сум акча кайтарыла?
25000-50000 сумлык тур өчен – 5000 сум.
50000-75000 сумлык тур өчен – 10000 сум.
75000 сумнан кыйммәтрәк тур өчен – 15000 сум.
Бер банка картасына кайтарыла торган кэшбекның максималь күләме – 15000 сум.
25000 сумнан арзанрак тур өчен субсидия кайтарылмый.
Берничә тур алганда, төрле карта белән түләү яхшырак.
Рамил Мифтахов, Татарстанның туристлык агентлыклары ассоциациясе рәисе:
– Быелгы туристлык сезонында Татарстанда тагын бер уникаль программа эшли. «2+1» программасы нигезендә кунакханәдә ике көн яшәсәң, өченче көн бүләккә бирелә. Кунакханәдә алты көн яшәп, шуның дүртесе өчен генә түлисең булып чыга. Шул рәвешле 33 процент ташламага ия булырга мөмкин. Кэшбек өчен 20 процентка кадәр кайтара аласың.
Быелгы сезонда, 2019 ел белән чагыштырып караганда, республикада әлегә 30 процент турист кына булган.
Татарстанга килгән туристларның 60 проценты – кабат килүчеләр. Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында билгеләп үткәнчә, туристлар бер сәяхәт эчендә барысын да карарга өлгерми, шуңа кире безгә әйләнеп кайта. Бүген Татарстан туристлык базарында Европа илләре белән көндәшлек итә. Мәскәүлеләр һәм петербурглылар Татарстанга башка Европа илләренә альтернатива буларак киләләр, дигән ул.
Фото: http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар