Элина инде ике ел дәвамында атнага өч тапкыр укыту-тренировка фатирына килә. Кызның әнисе Мария сүзләренчә, белгечләрнең эш нәтиҗәсе сизелә. Әгәр элек Элина үз эченә бикләнгән һәм җәмгыятьтән курыккан булса, бүгенге көндә ул иреклерәк.
«Без барысын да юарга, җыештырырга һәм пешерергә өйрәтербез дип уйладык – бу беркатлы ышанулар булган»
Укыту-тренировка фатиры җитәкчесен, ике баласы булуга карамастан, күп балалы әни дип атарга була. Инде берничә ел дәвамында Светлана Сафиуллина һәр көнен аутистик спектры бозылган балаларга багышлый. Өч елдан артык элек, Казанның Совет районындагы 332 нче һәм 109 нчы балалар бакчаларында ресурс төркемнәре чыгарылганчы, ул район башлыгына 86 нчы мәктәп белән хезмәттәшлек итү инициативасы белән мөрәҗәгать итә. Шул рәвешле нейротиплы балалар белән бергә 2020 елда беренче сыйныфка аутистик спектры бозылган балалар да киткән.
Әмма Светлана монда тукталып калмаган: «Фатир булдыру идеясе безнең балалар бакчаны тәмамлагач барлыкка килде. Шул мизгелдә мин алар белән нәрсә эшләргә дип уйлый башладым. Бөтен Россия буенча тәҗрибә өйрәндем, берничә вариант бар иде, шуларның берсе – бергә яшәүне күздә тоткан 18+ кейсы, әмма бу вариант безгә туры килмәде». Бергә яшәү очрагында белгеч, аутистик спектры бозылган кешенең өенә килеп, аңа ярдәм итә.
Зәкиев урамында укыту-тренировка фатирын булдыру өчен Светланага ике елга якын вакыт кирәк була. Ул аны Президент грантлары фонды һәм Казан Башкарма комитетының финанс ярдәме белән ачкан. Хәзер фатир 18 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән. Алар үскән саен укыту-тренировка фатирын үзгәртәчәкләр – тулы яшәү өчен шартлар барлыкка киләчәк, шул исәптән 18 яшьтән узган балалар өчен дә.
Светланага укыту-тренировка фатирын ачуда аутистик спектры бозылган балалар белән эшләү тәҗрибәсе булган башка фондлар ярдәм итә. Башта укыту-тренировка фатирында 10-12, 13-14 һәм 15-16 яшьлек балалар өчен сменалар уздырыла. Тәҗрибә күрсәткәнчә, формат перспективасыз булып чыга, шуннан соң еш кына фатирга килгән балалардан даими төркем җыелган. «20 кешедән торган төп төркем безнең белән инде ике ел, алар мәңгегә. Аллаһы аларга сәламәтлек һәм миңа алар белән эшләвемне дәвам итәр өчен ресурс бирсен», – дип билгеләп үтте Светлана.
Укыту-тренировка фатирында ял көннәрендә кулинария һәм компьютер грамоталылыгы буенча мастер-класслар уза, аларга балалар әти-әниләре белән килә. Мастер-классларга йөрүче балалар әле сәламәтлекләре буенча төркемле дәресләргә әзер түгел, дип хәбәр итте Светлана. Алар яңа шартларга ияләшкәннән соң, менталь тайпылышлы балалар өчен тагы бер төркем барлыкка киләчәк.
Быел июнь аенда Светлананың проекты Президент грантлары фондының икенче конкурсында иң яхшыларның берсе дип танылды. Фонд, Казан Мэриясе һәм Совет районы администрациясе ярдәме белән Татарстанда беренче укыту-тренировка фатиры тагын ел ярым эшли алачак. Ә ноябрьдә республикада икенче укыту-тренировка фатиры ачылды, ул шулай ук Казанның Совет районында – Минск урамында урнашты. 2023 елның июленнән 2024 елның декабренә кадәр аларда психик тайпылышлары булган 150 бала һәм яшүсмер белем алачак.
Диләрә Гафурова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар