16+

Урамда китап алышабыз

Көндәлек матбугат чараларыннан еш кына, бүген китап укучы юк, - дигәнне укырга, ишетергә туры килә.

Көндәлек матбугат чараларыннан еш кына, бүген китап укучы юк, - дигәнне укырга, ишетергә туры килә.

Ләкин бу фикер белән мин тулысынча килешмим. Әлмәт шәһәренең үзәк Ленин урамында берничә урында китап сөючеләр өчен ябылмалы шкаф урнаштырылган. Анда һәркем үзенә кирәк санамаган китапларын куя ала. Үз чиратында китап сөючеләр аларны алып файдалана. Бу матур башлангычны башка шәһәрләрдә дә оештырып җибәрсәк икән.

Китапны куючылар да, алучылар да бар. Шулай булгач китап укучылар бетмәгән дигән сүз. Минем үземне татар әдәбияты, дини, тарихи китаплар кызыксындыра. Соңгы баруымда киштәләр буш, бик озак яңа хуҗаларын көтеп ятканнары да юкка чыккан. Шул араларда кулыма Г.Бәшировның “Честь» (“Намус“) романы килеп керде.1954 елда басылып 70 ел узса да китап яхшы сакланган. Музей экспонаты булырдай китапка ия булуыма бик шатландым. Чөнки бу бәһасез китап! 

Урамдагы бу китап алышу шкафы бик кирәкле һәм файдалы. Кирәкмәс дип санаган китабыңны чыгарып атканчы, кирәкле кешегә бирү үтә дә кирәкле гамәл! Моннан башкалар да үрнәк алса икән!

Фәнис Шәфыйков, Әлмәт

Фото: ru.freepik.co

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яхшы башлангыч бу! Казанда да шундый шкафлар булдырылса иде!

    Мөһим

    loading