16+

Үзара салым акчасына зур эшләр башкарыла

Татарстанлылар 2013 елдан башлап 2,3 миллиард сум үзара салым җыйган.

Үзара салым акчасына зур эшләр башкарыла

Татарстанлылар 2013 елдан башлап 2,3 миллиард сум үзара салым җыйган.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылышындагы эшчәнлегенә йомгак сыйфатында “Татарстан – казанышлар республикасы” шигаре астында матбугат сәфәрләре сериясе үткәрелә. 

Авыл үзе хәл итә
– Татарстанның торак пунктларында яшәүчеләр җирле төзекләндерү мәсьәләләрен чишүдә үзара салым механизмын актив куллана. Татарстанлылар 2013 елдан башлап 2,3 миллиард сум җыйды. Республика татарстанлылар җыйган һәр сумга 4 сум өсти, шул рәвешле финанс чыганагы 9 миллиард сумнан артыкны тәшкил итә. Торак пунктларында яшәүчеләр җыелган акчага, үзләре карар кылып, җирлекне төзекләндерделәр, шул исәптән юлларны тәртипкә китерделәр, су керттеләр. Татарстан бюджетында 2024 елга үзара салымга 1,3 миллиард сум билгеләнде, – диде чираттагы матбугат сәфәре вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктураны үстерү комитеты рәисе Андрей Егоров.
Кагыйдә буларак, торак пунктларында яшәүчеләр акчаны төзекләндерү, яктырткычлар урнаштыру, юл ремонтлау чараларына җыя. Беренче чиратта үзара салым акчаларына авыл зиратлары төзекләндерелде. Татарстанда, үзара салым акчалары ярдәме белән дә, төзекләндерүләр башкарылмаган бер генә район да юк. 

– Кешеләр төзек скверлар һәм парклар булуын тели. Кайберәүләр әле 5 ел элек кенә куелган яктырткыч баганаларын кабат яңартырга тели. Бу аларның ихтыярында! Әмма, карар кабул иткәндә Дәүләт Советы да һәм Министрлар Кабинеты да аерым эшләргә өстенлек бирә. Беренче чиратта – гражданнарның көнкүреше имин булсын, коммуналь инфраструктура эшләсен, ә аннан соң – ишегалларын, скверларны һәм паркларны төзекләндерү, – диде Андрей Егоров.

Күп фатирлы 11,8 йортның бәхете
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов сөйләгәнчә, республикада күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында, 16 ел эчендә 11 863 йорт төзекләндерелгән. Ул бу мәгълүматларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылышындагы эшчәнлегенә йомгак сыйфатында үткәрелгән матбугат сәфәрендә җиткерде.

– Быелгы планга күп фатирлы 766 йорт алынды, эшләрне башкарырга 8,5 миллиард сум тәгаенләнде, – диде Мәҗит Салихов.
Узган ел 126,5 миллиард сумга 4 144 корылма төзелгән һәм капиталь ремонтланган. Татарстанда 44 республика программасы, 5 илкүләм проект һәм 3 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Министр урынбасары әйтүенчә, республикада торак төзелеше – өстенлекле юнәлеш. Өч елда ел саен 3 миллион квадрат метрдан артык торак сафка бастырыла. Татарстан әлеге күрсәткечтә Идел буе федераль округында – беренче, ә Россия Федерациясендә алтынчы урында. 

– Россия Федерациясендә һәм Идел буе федераль округында – 40, ә Татарстанда 32 процент инженерлык челтәрләрен яңарту таләп ителә. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан бер ел элек коммуналь инфраструктураны төзекләндерү программасына старт бирелде. Татарстанда әлеге программа 2 елга исәпләнде. Гомум исәптә 125 чакрым инженерлык челтәрләренә капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла, – диде Мәҗит Салихов.

Татарстанда быел 64 парк яңартыла
Республикада быел 2,4 миллиард сумга 64 җәмәгатьчелек мохите төзекләндерелә. Мәҗит Салихов әйткәнчә, 62 парк һәм сквер “Уңайлы шәһәр мохите тудыру” программасы буенча яңартыла. Баулы һәм Кукмарадагы парклар Бөтенроссия конкурсында җиңгән.
Республикада паркларны һәм скверларны төзекләндерү программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычында старт алган иде. 

– Республика программасы “Уңайлы шәһәр мохите тудыру” федераль проектына этәргеч бирде. Хәзер бу программа Россия төбәкләрендә актив гамәлгә ашырыла. Татарстанда 2015-2020 еллар эчендә 398 җәмәгатьчелек мохите төзекләндерелде, – диде Мәҗит Салихов.
Татарстан Бөтенроссия кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында актив катнаша. Республикадан 2018-2023 елларда 40 проект җиңү яулады, алар федераль бюджеттан 2,7 миллиард сум грант алды.

Фото: kukmor-rt.ru
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading