16+

“Ватанны саклаган өчен түләнгән акча харам түгел”

Татарстанда 17 октябрьдә узган “Барысы да үзебезнекеләр” (“Все свои”) телемарафоны булды.

“Ватанны саклаган өчен түләнгән акча харам түгел”

Татарстанда 17 октябрьдә узган “Барысы да үзебезнекеләр” (“Все свои”) телемарафоны булды.

Анда контракт буенча хәрби хезмәт, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм һәм теләктәшлек мәсьәләләре алгы планга куелды.

 Телемарафон кунагы артист Миләүшә Таминдарова:”Җыр яшәргә һәм төзергә булыша. Кыюлар җырлап сугыша, ватанпәрвәр җырлар көч өсти”,-диде.

 Лаештан иерей Ярослав Филиппов үзенең чыгышында Россия патриархы Кириллның:”Явыз көчләр таккан сугыштан безгә җиңүчеләр булып чыгарга кирәк”,-дигән чакыруын телгә алып үтте. “Сугышчы яу кырында Ватанын, үзләрен яклый алмаганнарны яклап сугыша”,-диде ул.

 — Мөселманнар Россия Президентының әмерен аңлап кабул итте. Ислам илләре дә Россияне яклап чыкты, бу Россиянең дөрес юлда булганлыгын күрсәтә. Ватанны сөю – иман, Ватанны саклау – әманәт. Россия традицион гаилә сакчысы, киләчәк гаиләдән тора. Татарстан мәхәлләләре Донбасска, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыеп озата. Егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсыннар өчен дога кылабыз. Егетләр:”Сугыш өчен түләнгән акча харам түгелме?”-дип сорый. Ватанны саклаган өчен түләнгән акча харам түгел, - диде Татарстан мөфтие урынбасары Равил Зөфәров.

 Видеоэлемтә буенча аралашкан отставкадагы полковник Андрей Безруков сүзләренә караганда, Украинада 2014 елда рәсми хакимиятне бәреп төшергәннән соң, НАТО Украинаны Россиягә каршы куйды. “НАТО инде Брянск, Ростов өлкәләре чигенә килеп басачак иде”,-диде Андрей Безруков. Луганск Халык Республикасыннан элемтәгә чыккан журналист Александр Малькевич күрсәтелгән ярдәм һәм алып барылган төзелешләр өчен Луганск халкының Татарстанга олы рәхмәтле булуын хәбәр итте. Югары Осланнан имам-хатыйп Тимур Ибраһимов гуманитар ярдәмне 4 мәртәбә озата барган. “Халыкның терәге сугышчыларга көч бирә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның күңелләре тыныч, рухлары нык булсын, без аларны ташламыйбыз”,-диде Тимур хәзрәт Ибраһимов. Махсус хәрби операциядә катнашучылардан Алексей Гаврилов белән Артур Әсхәдуллин сугышчыларның бердәмлеге көчле булуын әйтте. “Безнең анда беренче уебыз-Ватанны саклау. Тыл нык булсын, догадан калдырмагыз!”-диде Алексей белән Артур бер үк фикерне куәтләп.

Россиянең “Ватан сакчылары” (“Защитники Отечества”) дәүләт фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, шулай ук республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм чаралары каралганлыгын сөйләде. Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә язылу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сафиуллин:”Татарстанда контракт төзүчеләргә 300 мең сум башлангыч түләү бирелә, махсус хәрби операциядә айлык түләү 204 мең сумнан башлана. Республикада контракт төзегән чит ил гражданнарына да шундый ук түләүләр бирелә”,-диде. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading