16+

Хәрби хезмәттән соң да тормыш бар

Кайнар нокталарда булган, махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләрнең шактые психик яктан тотнаксызланып, яраланып-имгәнеп кайта.

Хәрби хезмәттән соң да тормыш бар

Кайнар нокталарда булган, махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләрнең шактые психик яктан тотнаксызланып, яраланып-имгәнеп кайта.

Аларны гадәти тормышка ияләштерү, тернәкләндерү мәсьәләсе килеп баса.

 Казан шәһәр Думасының “Өмет-Надежда” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, шәһәр хакимияте һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре, эшкуарлар катнашында “Ватан сакчылары” (“Защитники Отечества”) дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалында түгәрәк өстәл үткәрде. Филиал Казанның Ямашев проспектындагы 1нче йортка урнашкан, телефоны: 8 (843) 598-33-55.

—Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм мөһим эш. Чараларны гамәлгә ашыру өчен мэр Илсур Метшин башлангычында Казанда махсус штаб булдырылды. Ярдәм фондлар эшчәнлекләрен җәелдерде. Шәһәр Думасы депутаты Марсель Шәрәпов үзе бер үрнәк. Ул хәрби хәрәкәттә катнашучыларга, яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә инде берничә мәртәбә үзе гуманитар ярдәм илтте. Яшь буынны Геройлар үрнәгендә ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү зарур,-дип башлады фикерләшүне шәһәр Думасының “Өмет-Надежда” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Людмила Андреева.

Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә оештырылган “Ватан сакчылары” дәүләт фонды. Аның филиаллары илнең 89 төбәгендә эшли.

—Татарстанның 19 районында филиалның координаторлары хезмәт күрсәтә. Тиздән координаторлар барлык районнарга да билгеләнәчәк. Махсус хәрби операция ветераннарына, анда хәзер дә катнашучыларга, аларның гаиләләренә, һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә социаль, юридик һәм психологик ярдәм күрсәтәбез. Филиалга 3 мең 312 мөрәҗәгать керде, аларның күбесе түләүләргә кагылышлы. Россия Президенты Владимир Путин ЧВК хәрбиләренең батырлыкларын бәяләде, шул рәвешле шәхси хәрби компания (ЧВК) составында сугышкан кешеләргә дә махсус хәрби операциядә катнашканлык таныклыгы алу мәсьәләсе уңай хәл ителер, дип уйлыйм. Ветераннарга һәм аларның гаиләләренә, мәҗбүри күченеп кайтучыларга хакимият органнары, хәрби комиссариатлар, Казан гарнизоны хәрби прокуратурасы, башка җәмәгать оешмалары белән берлектә ярдәм оештырабыз,-диде “Ватан сакчылары” дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина.

Махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләрне төшенкелеккә бирелмәскә чакырды ул. 

— Филиалда клиник психологлар эшли. Психологлар булыша, шифаханәләргә юлламалар мәсьәләсендә ярдәм итәбез. Махсус хәрби операция ветераннары җәйге айларда балаларның сәламәтләндерү лагерьларында очрашуларда булды. Балалар аларны йотлыгып тыңлый, ветераннарның сүзе йөрәкләренә үтеп керә. Махсус хәрби операция ветераннары:”Балалар белән мондый очрашулар канәгатьлек хисе, җанга тынычлык бирә”,-дип әйтәләр. “Ватан сакчылары” дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалының сайты да эшли, андагы мәгълүматларны карап бару файдалы,-диде Гүзәл Удачина.

Казан шәһәр Башкарма комитетыны аппаратының социаль сәясәт идарәсе җитәкчесе Ирина Смирнова махсус хәрби операциядә катнашучыларның, аларның гаиләләренең шәһәрдә үткәрелә торган мәдәни һәм спорт чараларына чакырылуларын әйтте. 

— Фатирларын төзекләндерүдә, балаларына уку мәсьәләрендә ярдәм оештырыла,-диде ул.

Татарстан Республикасы Ватан хәрбиләре гаиләләре комитеты җитәкчесе Ангелина Галимова махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләрнең бердәм булып, аралашып яшәүләренең мөһимлеген искәртте.

 — Минем ирем хәрби кеше, ул да махсус хәрби операциядә катнаша. Махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләрнең үз иптәшләре белән аралашып торулары, тормышка максат куеп яшәргә омтылулары кирәк. 20 тонна гуманитар ярдәм туплап җибәрдек, казанлылар шәфкатьлелек күрсәтә,-диде Ангелина Галимова.

 Фикер алышуларга йомгак ясап, Людмила Андреева:”Махсус хәрби операциядә элек диннән ерак торган кешеләр дә дингә килә. Анда христиан динендәгеләргә мөмкинлекләр тудырылган, ә ислам динендәгеләргә мәгълүмат җитмәгән. Бу мәсьәләне дә хәл итәргә кирәк. Махсус хәрби операциядә катнашып кайткан кешеләрне, аларның гаиләләрен кайгыртуда, инвалидларны тернәкләндерүдә бергәләшеп максатчан рәвештә эшлик”,-диде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading