16+

«Хәрбиләребезнең нинди коралга каршы торуын без белергә тиеш»

Казанда 13 ноябрьдә «Дөреслектә көч – горурлык һәм җиңү» дип аталган трофей техникасы күргәзмәсе уза.

«Хәрбиләребезнең нинди коралга каршы торуын без белергә тиеш»

Казанда 13 ноябрьдә «Дөреслектә көч – горурлык һәм җиңү» дип аталган трофей техникасы күргәзмәсе уза.

Алар барысы да махсус хәрби операция зонасыннан кайтартылган. 

– Махсус хәрби операция зонасында нинди техника, корал булуын беләбез. Алар белән көрәшүче егетләребез, Ватанны саклаучыларыбыз турында көн саен уйламый торган бер генә битараф кеше дә юк кебек, – диде мэр Илсур Метшин. Ул ассызыклаганча, шәһәр беренче көннәрдән үк хәрбиләр һәм аларның гаиләләре турында кайгырта, ә Татарстан шефлык иткән территорияләрдә яшәүчеләр өчен казанлылар гуманитар ярдәм җыя. – Трофей техникасы күргәзмәсе – гади татарстанлылар һәм егетләребез арасындагы җеп. Шуның аша хәрбиләребез нинди коралга каршы торуын, тыныч халыкка каршы нинди куәтле арсенал кулланылуын күреп булачак. Әлеге күргәзмә шул исәптән балалар һәм мәктәп укучылары өчен дә файдалы булыр, – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Экспозициядә Украинага хәрби ярдәм буларак НАТО илләре тарафыннан китерелгән техниканың 14 үрнәге катнаша. Төп экспонат – Абрамс дип аталган АКШның хәрби танкы, аның авырлыгы 66 тоннадан артык.

Теләгән һәркем экспонатлар турында белә алачак: Россия Оборона министрлыгы хәрби хезмәткәрләре машиналарның төп тактик-техник характеристикалары турында сөйләячәк. Экспозициянең мөһим өлеше QR-кодлы стендлар булачак, алар ярдәмендә күргәзмәгә килүчеләр хәрби техниканы кулга төшерү мизгелләре тасвирланган видеоны карый алачак.

Күргәзмәнең аерым мәйданчыгын ату коралына багышлаячаклар. Кунаклар ракета-артиллерия кораллынышының 40тан артык үрнәген күрә алачак. Экспонатлар арасында Америка Кушма Штатында җитештерелгән пистолетлар һәм Браунинг пулеметы, штурм винтовкасы, гранатомет, танкка каршы комплекслар да булачак. Тагын бер яңалык, алар янында фотога төшәргә рөхсәт ителә.

Моннан тыш, күргәзмә территориясендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты эшләячәк һәм «Солдатька хат» акциясе узачак.

Күргәзмә 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, керү ирекле. Килүчеләр хәрби техника белән көн саен 10:00 нан 16:00 га кадәр таныша алачак. Экспозиция шәһәрнең Үзәк стадионы парковкасында урнашачак.

Күргәзмә Россия Оборона министрлыгы ярдәмендә «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан оештырыла.

Фото: Дамир Бәдриев
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading