16+

Хәзерге яшьләр башыңа басып ашарлар

Нәнәнең: “Усал булсаң асарлар, юаш булсаң басарлар, урта тормыш белән торсаң, ил агасы ясарлар”, – дип әйтә торган сүзе бар иде.

Хәзерге яшьләр башыңа басып ашарлар

Нәнәнең: “Усал булсаң асарлар, юаш булсаң басарлар, урта тормыш белән торсаң, ил агасы ясарлар”, – дип әйтә торган сүзе бар иде.

Менә безнең әтәч шуны аңламады инде, таяк-себеркедән генә түгел, күсәк тоткан бабайдан да курыкмады, кем кулыннан ашаганын да аңламады, чын мәнсез булды инде, әстәгъфирулла.

Әйе, әтәч турында үткән заманда сөйлим шул, чөнки әнә өченче көннән бирле суыткычта казанга салганны көтеп ята. Җиде тавык ялгыз калды, аларга ямансу булгандыр инде кәнишне. Бабай да кызганып керде әле үзләрен, җәй буенча бер җырлаганнарын ишетмәгән идем, ишегалдында тавыклар җырлый, ди. “Үзләреннән сорадыңмы соң, бәлки алар елыйлардыр, әтәчләре югалгач җырлап ятмаслар бит инде”, – дим. Чынлап та, бу аларның елауларыдыр, җәй буе җиде тавыкны җыеп-җыештырып-ияртеп йөрткән хуҗаң югалгач, еламыйча нишлисең инде?

Һава торышы көйсез булса да, бабай тәвәккәлләп Яңгулга чыгып китте, против греха дигәндәй, мин иярмәдем шул. Иярәсе итмәдем, икәүләп бер әтәч артыннан йөрерсеңмени шундый көндә, бабай йөргән дә җитәр. Әтәчне үзенә ошаганын үзе сайласын әйдә, чирмеш агайда әтәчләр күп. Мин ул алып кайтканга риза, миңа әтәчнең матурлыгы бик мөһим түгел, таламасын гына.

Бик тиз әйләнде бабай, әтәч тә алган, әтәчкә ияртеп ике тавык та алып кайткан. “Бергә-бергә ияләнерләр шунда, әтәчнең башта үзенә генә ямансу булыр дип уйладым”, – дигән була. Ярар, хуҗалык артты, тугыз тавык та бер әтәч, әле тагын Тайфун, шуларга бер әби белән бер бабайны да кушсаң, шактый була икән үзе.
Мин менә шул яңа килеп кергән ике яшь тавыкны кызганып утырам, үзем дә ияреп бармаганга үкенеп. Үзем барган булсам, алдырмый идем инде ул тавыкларны.

Ир кеше аңлыймыни ул яңа гаиләгә аяк баскан яшь киленнәрнең хәлен? Ул бит бөтен әйберне дә үзең кичереп, үзең татып карагач кына аңлыйсың. Менә бу ике яп-яшь чеби-тавыклар да йорт-җирләреннән аерылып җиде карт тавык арасына килеп керделәр инде кичә. Әле кайчан бу ти-тиләр гаиләсенең тулы хокуклы членнары булып китәр алар, кайчан үз араларына алырлар бу ике бөртекне азу ярган җиде бичә? 

Син тавыклар холкын каян беләсең дип? Гомер буе шул тавыклар арасында яшәгәч, өйрәнәсең инде, күзәтәсең. Юаш кошлар димәгез сез тавыкларны, читтән караганда гына юаш күренәләр. Алар арасындагы “дедовщина”га армия хезмәте үткән солдатлар да шаккатарлык. Менә шушы тугыз тавык алдына тугыз табак-тагарак белән бодай белән бәрәңге болгатып куй.

“Һәммәгезнеке бертөсле ризык, һәрберегез үз табагыннан тыныч кына ашагыз”, – дип. Юк, мәңге дә ашамыйлар, берсе килеп төртеп җибәрә теге яшь тавыкны: “Кая әле, мин бәрәңге яратам, синекенең бәрәңгесе күбрәк бугай”, – дип. Икенчесе янына барса, анысы: “Япь-яшь башың белән сайланып йөрисең, үз табагыңнан гына аша, без яшь чакта мондый түгел идек, хәзерге яшьләр башыңа басып ашарлар”, – дип куып жибәрә. Мескен яшь тавык карт тавыклардан калган тагарак төбен чукып яши инде баштагы мәлләрдә. 

Менә шуңа әйтәм дә инде үзем барасым калган әтәч алырга дип. Бармадым шул, иренеп калдым. Ярар, әкренләп ияләнерләр әле диеп өметләнәсе генә кала инде. 

Ну теге җиде бичә бик тә тырыш булдылар инде үзе, ул якларына тел-теш тидерерлек түгел, ел тәүлеге күкәйне койдылар гына. Без аларны тугыз тавык белән әтәчебезне төлке алып киткәч алган идек. Алар ишегалдында беренче көннән үк полноправный хуҗа булдылар, “дедовщина” дигән әйберне дә белмәделәр. Менә бу ике яшь-жилкенчәкне ничек кабул итәрләр микән, анысын вакыт күрсәтер инде.

Әнә анда әтәч аваз салып ята, сез аның татарча сәламләмәгәненә аптырамагыз. Яңгул авылы Киров өлкәсенә керә бит ул, өйрәнер, татарча да өйрәнер, янында татарча сөйләшүче җиде җәмәгате бар бит, өйрәтерләр, анысына аптырыйсы юк. Хатын-кыз уйласа, бөтенесен булдыра ул. 

Менә шулайрак әле безнең ишегалдында хәлләр. Тынычлык урнашты дигән өмет белән теге таяк-күсәкләрне ерагракка алып куйдык әле. И Раббым, рәхмәтең-шәфкатең, рәхимең белән илләргә-көннәргә тынычлык урнаштырсаң иде. Кайвакыт уен-көлкегә урын биреп куйсак та, җан түре борчуда шул, борчуда.

Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading