16+

Яңа ел көнне, мунчага барганчы, Зәңгәр күл төбенә төшегез

Яңа ел алды ул акча туздыру гына түгел, аны эшләп калу чоры да. Бушлай игъланнар сайтында бәйрәм алдыннан яңа төр хезмәтләр барлыкка килгән. 

Яңа ел көнне, мунчага барганчы, Зәңгәр күл төбенә төшегез

Яңа ел алды ул акча туздыру гына түгел, аны эшләп калу чоры да. Бушлай игъланнар сайтында бәйрәм алдыннан яңа төр хезмәтләр барлыкка килгән. 

Игъланнарның иң күбе Кыш бабай белән кар кызыныкы. Аларның хезмәтләре ничә сумга төшүен узган саннарда язган идек. Бәяләре төшмәгән, киресенчә арта гына бара.

Яңа төр хезмәт тә барлыкка килгән. Анысы өйне тышкы яктан гирляндалар белән бизәү. Берничә игълан хуҗасына шалтыратып, бәяләре белән кызыксындык. Бер квадрат метры уртача – 1000 сум. Йортны бизәү якынча 30 мең сумга төшә. Бу бәягә гирлянда да кергән.
Яңа ел каникулларында кар чанасында (снегоход) йөрергә чакыралар. Прокатның бәясе – сәгатенә 1500 сум.
Кар чанасыннан төшеп, кыш бабай алып килгән пони белән ишәктә дә йөри аласыз. Пони белән ишәкнең дә, кыш бабайның да паспорты бар. Бер сәгате – 5 мең сум. Килгән өчен дә түлисе. Анысы уртача – 1,5 мең сум. 

“Казан чыршылары” дигән экскурсия уздыручылар да бар. 3 сәгатьлек экскурсия 2500 сум ди. 
Балаларыңны, таныш-белешләреңне Кыш бабай булып үзең киенеп кенә котлыйсы булсаң, костюмын арендага биреп торалар. Сәгате 300 сум тора. Әмма кимендә 4 сәгатькә алырга кирәк. Бер көнгә алсаң, 4 мең сумыңны әзерлә. 

Яңа ел тематикасы белән фотозона да эшләп бирәләр. Чыршы, болан, чаналарны пенопласттан ясыйлар. Бәяләре дә кызыксындырадыр: 60 сантиметрлы болан – 400 сум. 1,5 метрлы чыршы – 900 сум. 1 метрлы сәгать – 1500 сум. 
 Яңа ел бүләген салып бирү өчен үзенчәлекле контейнер-савытлар да ясап бирәләр. Алар фомиоран дигән материалдан эшләнә. Бәясе – 1200 сум. 
Яңа ел көнне, мунчага барганчы, Зәңгәр күл төбенә төшү идеясенә ничек карыйсыз? Дайвингның бәясе – 2500 сум. Аннары инде эссе мунчада парланырга да була.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading