16+

Яңа өйләнешкән парга 100 мең сум бирәчәкләр?

Узган ел гаилә коручылар саны, алдагы ел белән чагыштырганда, 2 процентка артык булган. Ягъни 2020 елда Татарстанда 134136 пар гаилә корган.

Яңа өйләнешкән парга 100 мең сум бирәчәкләр?

Узган ел гаилә коручылар саны, алдагы ел белән чагыштырганда, 2 процентка артык булган. Ягъни 2020 елда Татарстанда 134136 пар гаилә корган.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина ЗАГС эшчәнлегенең йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

“Идел буе Федераль округында Татарстан Республикасы туу турындагы таныклык теркәү саны буенча беренче урында тора. Яңа туган балаларның 61 процентын гаиләдә икенче һәм аннан соңгы туган балалар тәшкил итә. Аерылышулар саны һәм үлүчеләр саны буенча, киресенчә, иң аз процент Татарстанда теркәлде. Республикада гаилә таркатучылар саны, алдагы ел белән чагыштырганда, 14,8 процентка кимрәк. Бу тенденция дүртенче ел рәттән саклана”, - ди Гөлшат Нигъмәтуллина. 

Идарә башлыгы өйләнешкән парлар арасында лоторея уйнату идеясен әйтте. “Моны республиканың һәр районында һәм шәһәрләрендә оештырырга кирәк. Җиңүче парга 100 мең сумлык сертификат тапшырырга тәкъдим итәм”, - ди ул. 

Бүгенге алга киткән технологияләр заманында барлык ЗАГС бүлекчәләре электрон форматка күчеп бара. Әйтик, Балтач районы ЗАГСы бу яңа форматка тулысынча күчкән. “Электрон архив эшчәнлегебезне күпкә җиңеләйтте”, - ди Балтач районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Зөһрә Әхмәтханова.

Аның сүзләренчә, 2020 елда Балтачта беренче туган бала һәм беренче өйләнешкән пар «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләнгән. Районда яшәүче Лилия һәм Рөстәм Заһидуллиннар “Ел гаиләсе” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган. “Гомумән, районыбызда гаиләнең дәрәҗәсен ныгыту һәм үстерү буенча шактый эшләр башкарыла. “Яшь гаилә” клубы әнә шуларның берсе”, - ди Зөһрә Әхмәтханова.

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading