16+

Җылылык бәяләре һушны ала

Республикада яшәүчеләрнең күбесе инде яңа тарифлар билгеләнгән счет-фактураларны алды.

Җылылык бәяләре һушны ала

Республикада яшәүчеләрнең күбесе инде яңа тарифлар билгеләнгән счет-фактураларны алды.

Җылылыкка булган бәяләр артачак дип алдан күпме генә кисәтсәләр дә, квитанцияләрдәге сумманы күргәч, халыкның аптыравының чиге-чамасы булмады. Кемнәрнеңдер ике тапкырга арткан, икенчеләрнең тагын да күбрәк. Билгеле булганча, моның сәбәбе төрле яклап субсидияләүнең бетерелүе. Гади халык кайгыга батты: акчаны ничек җиткерергә. Хәлне бәяләрнең артуын бераз йомшарту өчен кертелгән шул субсидия җиңеләйтсә генә инде. Әмма анысын алу да җиңелләрдән түгел, чөнки социаль яклау үзәкләрендә чират тора-тора авыруга сабышырга мөмкин. Мондый зур «сынауны» бөтен кеше дә үтә алмый. Җитмәсә субсидия артыннан, нигездә, олы яшьтәгеләр йөри, ә аларның сәламәтлекләре мактанырлык түгел шул. Узган атнада Чаллы шәһәрендә җылылык өчен субсидиягә чиратта торганда бер ир-ат үлеп киткән. Йөрәгенә авырлык килгән. Ашыгыч ярдәм машинасын чакыртсалар да, ир-атның гомерен саклап кала алмаганнар.
Субсидиягә һәр кеше аерым билгеләнгән көнне мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу чиратлар хасил булмасын өчен махсус эшләнә. Социаль яклау үзәкләренә 30 ноябрьгә кадәр килергә була. Субсидия ноябрьдә генә билгеләнгән булса да, борчылырга кирәкми, чөнки ул узган айлар өчен дә җыелып киләчәк. Социаль яклау үзәкләренә барганда, үзегезнең һәм һәр гаилә әгъзасының паспорт копияләрен, туганлыкны раслый торган документларны (өйләнешү турындагы таныклык яки аерылышу турындагы документны, балаларның туу турындагы таныклыкларын), хезмәт кенәгәсен, фатир документларының копияләрен һәм соңгы алты айга булган керемнәр турындагы белешмәне алып барырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading