16+

Җылылык өчен субсидияләрне быел да түләячәкләр

Узган елны торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә булган иң зур яңалыкларның берсе җылылыкка бәяләр күтәрелү һәм, аны бераз булса да йомшарту өчен, максатчан субсидияләр кертелү булгандыр.

Җылылык өчен субсидияләрне быел да түләячәкләр

Узган елны торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә булган иң зур яңалыкларның берсе җылылыкка бәяләр күтәрелү һәм, аны бераз булса да йомшарту өчен, максатчан субсидияләр кертелү булгандыр.

Белүебезчә, әлеге яңалык Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Зәй шәһәрләрендә, шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә (Ютазы районы), Афанасово, Красно-Ключинское авыл җирлекләрендә (Түбән Кама районы) яшәүчеләргә һәм җылылыкны «Таттеплосбыт» ААҖдән алучыларга кагылды. Субсидияләр гаиләдә бер кешегә булган табыш 30 меңнән артып китмәгән кешеләргә каралган иде. Алар акчаларны алты ай дәвамында алачаклар. Ә бу вакыт үткәннән соң, керемнәр турындагы белешмәләрне социаль яклау учреждениеләренә яңадан күрсәтергә онытмаска кирәк. Яңадан кайчан барырга кирәк булачагы турында мәгълүмат исә счет-фактура артында да язылып киләчәк.
Җылылык өчен субсидия түләүләре Казанда быел да, ягъни 2013 елда да дәвам итәчәк. Моның өчен шәһәр бюджетыннан 1 миллион 600 мең сум акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр ителә шәһәр мэриясе сайтында.
Җылылык өчен субсидия алу өчен гаризаларны кабул итүнең соңгы вакыты декабрь ахыры булса да, социаль яклау бүлекләренә быел да мөрәҗәгать итәргә була. Әмма шунысы бар - бу вакытта инде алдагы айлар өчен акча түләнмәячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading