Бүген Казанга ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова килде.
Скопировать ссылку
Бүген Казанга ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова килде.
"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алды.
Кыска каршы алу тантанасында РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Яңарыш" республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов катнашты.
Комментарийлар