16+

Үзгәрешләр кереп тора

Кичә Казан Ратушасында Казан шәһәр Думасының чираттан тыш XVI сессиясе булып үтте.

Үзгәрешләр кереп тора

Кичә Казан Ратушасында Казан шәһәр Думасының чираттан тыш XVI сессиясе булып үтте.

Сессиянең көн тәртибенә дүрт мәсьәлә кертелгән иде. Аларның беренчесе - «Зенит-Казан» волейбол клубының һәм Россия ирләр волейбол җыелма командасының баш тренеры Владимир Алекнога «Казанның мактаулы гражданины» дигән исем бирүне карау. Мәгълүм булганча, аның җитәкчелегендәге «Зенит-Казан» волейбол клубы берничә мәртәбә Россия Кубогына, ике мәртәбә Европа чемпионнары Кубогына ия булды. Россия ирләр волейбол җыелма командасы исә 2011 елда Дөнья лигасы җиңүчесенә әйләнде. Ул, 2011 елда Япониядә Дөнья Кубогы, шулай ук Лондонда узган Олимпия уеннарында алтын медаль алып, ил данын арттырды. Депутатлар аны бертавыштан әлеге мактаулы исемгә лаек дип тапты.
Сессиядә Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе» муниципаль казна учреждениесе турында»гы һәм «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты» муниципаль казна учреждениесе турында»гы карарларына үзгәрешләр дә кертелде.
Көн тәртибендәге соңгы мәсьәлә «Контроль-хисап палатасы аудиторы турында» иде. Сессия карары белән, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге контроль-хисап палатасы аудиторының икенче вазифасына Руслан Арсланов билгеләнде. Ул әлеге вазифаны гамәлдәге чакырылыш шәһәр Думасының вәкаләтләре чыкканчы башкарачак. Руслан Арсланов моңа кадәр Казан шәһәре муниципаль берәмлеге контроль-хисап палатасының баш белгече (инспекторы) иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading