Кабер тирәли тезелешеп утырган сабыйларның: “Әни кайт инде, бик тә ашыйсыбыз килә”, – дигән сүзләре аңа да барып ишетелә. Тол иргә каршы торган йөрәгенең бозы эри төшә – ул 4 бала өстенә килергә ризалык бирә.
Бу хәлләргә инде 70 еллап вакыт үткән. Карт кыз исемен күтәреп, бер җай белән яшәгәндә, тормышы кителгән Хәнифулласына бәхет ямаулыгы булып хатынлыкка килгән Саймә апа Якуповага да 101 яшь тулган. Сөбһаналла! Күргән авырлыкларының әҗере итепме, Аллаһы Тәгалә аны гомер исәбендә мулдан бүләкләгән. Апас районының Шыгай авылында гомер иткән әбекәй инде төп йортыннан Осиново бистәсендәге кызы – Фәнисәсе тәрбиясенә күченгән. Авылын сагына, билгеле. Җәйләрен капка төбенә алып кайтып китсәләр дә куана. Авышкан капка эскәмиясенә утырып, дога кылгач, күңеле тынычлана төшә, йорт ияләре рәнҗеп ятмасыннар, ди ул.
Якташлары онытмыйлар үзен. Авылдашлары да хәлен сорашып тора, район җитәкчелеге дә, ераккарак күченде дими – бәйрәме саен котларга килә. 101 яшьлегендә дә Апас районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова белән бергәләп, Кайбыч районының Кошман авылына юл тоттык. Саймә әбигә туган көн мәҗлесен үги кызы Налия апа көйләгән.
– Әнине айга бер мәртәбә авылга алып кайтып, мунча кертеп килмәсәң, бик күңелсезләнә. Төп йортны төпчегебез Фәнис сүтте дә, яңа йортка кереште. Анда әле яшәрлек түгел, шуңа да үземә кайталар. Айдар улым гаиләсе белән яшим, берничә ел элек иремне җирләдем. Алчәчәк киленем дә кунакчыл. Әни белән күрешкәч, туганнарым белән сөйләшкәч үземә дә рәхәт. Саймә әни кулында үскән бала мин. Үз әниемнән өч яшемдә калганмын, аның йөзен дә хәтерләмим, белмим дә, – ди Налия апа.
Котлаулар ирештергәндә, Саймә әбине күзәтәм. Якташларын көткән! Ишетеп бетермәсә дә, һәр сүзләренә канәгать. Бүләккә куаныр яшьтән үткән инде ул, аңа исәпләп килүләре кыйммәт.
– 101 яшькә җитеп, балаларыннан уңып, аларның кадер-хөрмәтендә яшәве – үзе зур бәхет. Алар иң авыр елларда күмәк хуҗалыкта көнне-төнгә ялгап эшләгән буын, рәхмәтебез чиксез. Ә Саймә апаның язмышы бик гыйбрәтле, ул үткән юл күпләргә үрнәк. Канаты сынган гаиләгә килеп, ярты ятимнәрне үз балалары күреп үстергән бит ул. Игелекле гамәле үзеннән соң да җирдә онытылмас. Кайчан килсәк тә ул безне кояш кебек елмаеп каршы ала. Әле 100 яшьлегендә безгә җырлар да җырлаган иде, быел ишетүе чак кына икенчеләнә төшкән, монысы картлык “бизәге” инде, әмма күрәсез – күзләрендә яшәү теләге сүнмәгән, – ди Гөлүсә Галләмова.
Сүз дә юк, картлыкның үз төсе. Чәчләргә чал сибә, күпне кичкән йөрәккә сабырлык өстәп, саулыкны киметә. Әмма бер нәрсә хак – Саймә апа әле йөзгә яшьрәк күренә , яңа гына сиксәнен үткән кебек.
– Әни сабыр итеп яшәде. Берәү белән дә әрләшмәде. Мин аны безне орышкан чагын да хәтерләмим әле, – ди Налия апа.
Олы йөрәкле, киң күңелле әниләренең тәрбиясендә үскән 6 баланың бүген дүртесе генә исән.
– Хәнифулла белән Самия күршебездә генә яшиләр иде. Хәлләр белешеп яшәдек, чыра үрләтергә дип күмергә кергән чакларыбыз аз булмады, еллары шундый иде. Самия 36 яшендә үлеп китте бичара. Авырды. Хәзер балалар, әнидә яман шеш булгандыр диләр дә, кем белгән инде. Минем дә кырык яшемә җиткән чагым, карт кыз, диләр иде. Димләгәч, каршы тора алмадым. Балалар хакына бусагаларын атладым, – ди Саймә әби үзе.
Соңлап кавышсалар да, авылда иң матур ярлар булып яшиләр. Бәйрәмнәр җитсә – сәхнәгә, мәҗлесләрдә түргә дәшәләр. Хәнифулла абый гармунда уйный, Саймә апа җырлый.
– Галиябану белән Хәлил җырын җырлыйлар иде, тавышлары матур! Исләр китеп тыңлый идек. Әнинең эшкә киткәндә идән юарга кушып калдырганы гел истә. Кайткач, чыра телеп ала да, шуның белән идән такталарының арасын кырып чыга. Бер уч чүп җыела бит, кабат юдыра. Елый-елый эшләдек, хәзер аңлыйм, эш мәленә өйрәткән, – ди Налия апа.
Хәнифулладан Саймә апа тагын ике бала таба. 42 яшендә – Фәнис, ә 45 яшендә Фәнисә исемле кызына гомер бүләк итә.
– Рәхимулла – беренче никахтан туган бала, иң олысы, 8 яшеннән мин үстердем. 54 яшендә үлеп китте. Питрәчтә яшиләр иде. Эштә кран белән КамАЗ машинасы арасында кысылган. Әй авыр булды ул баланы озатулары. Үз кәфенлегем белән җирләдем. Аңа кадәр әле, йөрәгемне кисеп, икенчесе – Рузалиты китеп барды. 25 яшьлек өйләнмәгән егет. Шыгай авылы күпереннән кран белән капланды. Бездән алда ашыктылар бит. Ашыктылар дип, гомерләре кыска булган. Рузалитым әнисе яшенә дә җитмәде. “Ник елыйсың, үзең тапкан балалар түгел бит”, – дип әйтүчеләр дә булды. Ул сүзгә һаман үпкәлим. Мин аларны бер бөртек тә үземнекеләрдән ким күрмәдем. Фнисә әнә бүген дә үпкәли, Налия апаны миңа караганда да күбрәк яратасың, ди. Яратам, йөрәгемә барысы да бик якын. Налия бит үзе дә үги әни икәнлегемне буй сузгач кына белде. “Мин башка әнине белмим, син – минем әни", – ди. Сания кызым Казанда яши, ул да яныма еш килә, – ди Саймә апа.
– Хәнифулла балта остасы иде. Шыгай авылында күпләрнең капкасы, алты почмаклы йорты аныкы. 76 яшендә бакыйлыкка ташлап китте. “Беренчесе белән бик аз торып калдым, икәү 40 елдан артык гомер иттек”, – дип әйтә иде. Бер генә үкенечем бар, балалар дип, үзебезгә яңа йорт корырга соңардык. Олыгайгач, һаман да балалар дидек, аларны читкә җибәрдек. Хәнифулладан соң үзем генә дә шактый яшәдем әле, нигезләре тузгач, ай-ваема карамыйча Фәнисәм алып китте. Авылдан чыгып китүе бик кыен булды. Күңелем авылда яшәп калды, сеңлем. Йөрәгем генә шәһәрдә тибә...
Адәм баласының күңеле кендек каны тамган җиргә берегә, Саймә апаның бүгенге кичерешләре дә әнә шуңа дәлил.
Комментарийлар
0
0
Собханалла Собханалла
0
0
0
1
Олы йорэкле чын эни булган. Аллаһның киң рәхмәте булсын аңа.
0
0
0
0
Бу мөлаем апа усал була алмагандыр....Алдагы көннәрендә дә саулыклы гомер апага.Балалары җылылыгын тоеп яшәргә язсын.
0
0