- Марат апрельдә китте, - дип искә ала Гүзәл ул көннәрне. - Беләм, ул анда безнең өчен дә бик борчылды. Аларга телефоннан сөйләшү тыелган иде, әмма күпмедер вакыттан соң ул безнең белән хәбәрләшү юлын табып, шалтырата алды. Беренче тапкырында ук шалтырауның каян килүен белгерткән язу чыкты. Анда Сүрия дип язылган иде. Моны күргәч, күз алларым караңгыланып китте. Бәлки, ялгышамдыр дип, олы кызыма күрсәттем. Ул: «Әни, мин куркам», - дип елый башлады. Телефонны алу белән үк Маратка: «Мин синең кайда икәнлегеңне белдем», - дидем. Ул миңа: «Мин синең борчылуыңны теләмәдем», - диде. Аннан соң шалтыратуларда мин аңардан: «Анда куркынычмы?» - дип сорадым. Ул: «Юк, ярыйсы», - диде. Әмма аннан соң берничә тапкыр сөйләшүебездә, авыр сулап: «Эх!» - дип куйды. Соңгы тапкыр аның белән 1 июньдә сөйләштек. Ул миңа 3 июньдә шалтыратырга тиеш иде. Шалтыратмады, тик... килделәр... Аның үлем хәбәрен алып килделәр... Җомга иде ул. Эшкә шундый күтәренке кәеф белән килдем. Соңыннан да кат-кат уйланам, бер-беребезгә карата шул кадәр зур сөю хисе булып та, ничек аның һәлак булганын сизмәдем икән мин?..
- 5 июньгә кадәр ышанмадым. (Бу көнне Гүзәлгә 35 яшь тула. - Авт.) Ялгышканнардыр, дидем. Миңа Маратның йөзен күрсәтергә теләмәгәннәр иде, әмма мин аның йөзенә соңгы тапкыр карап, иреннәреннән үбүгә ирештем. Бердәнберемне Рамазан аеның беренче көнендә Лаеш районының Атабай авылы зиратына җирләдек.
«Һәркем каһарман була алмый»
Герой исеменә лаеклы батырлык кылынгач, аның эчтәлеге белән дә кызыксынулар башлана. Әлегә Маратның гаиләсе югарыдагылар сүзен генә җиткерә: «Якын кешебез Сүриядәге Пальмира шәһәрендә халыкара террорчылыкка каршы көрәшкәндә, дошман юлына аркылы төшеп, батырларча һәлак булган».
- Мин аңа һәрвакыт: «Марат, сине өйдә хатының һәм балаларың көтә. Без сине яратабыз. Син безнең өчен батыр һәм безгә син исән килеш кирәк. Шул турыда онытма!» - дип әйтә идем. Ә ул чын офицерларча, намусы һәм бурычы кушканча эшләгән. Минем бурычым хәзер - мәхәббәтебезне саклау, саф хисләребезнең җимеше булган балаларыбызны лаеклы итеп тәрбияләү. Марат балаларга үрнәк иде. Спорт белән шөгыльләнү булсынмы, бергә ял итүме, диңгезгә барумы, балалар өчен оештырылган чараларга йөрүме - кыскасы, ул гел балалар, гаилә дип яшәде. Төшләремдә Марат һаман юлга җыена, ә мин аны тотып калмакчы булам. «Син бит аннан кире кайтмыйсың!» - дип өзгәләнәм. Ә ул: «Миңа кирәк. Мин башкача булдыра алмыйм», - ди.

Әтиләре вафатыннан соң, Россия Саклану министрлыгы олы кызлары Зәринәгә Мәскәүдә кадет мәктәбендә уку мөмкинлеген биргән. Уллары Әмирне дә Суворов училищесында көтәләр икән. Өч яшьлек кечкенә кызлары Ралинәнең көн җитте исә әтисен сорап елавы әни кешенең бәгырен парә-парә телгәли.
- Мин һәрвакыт балаларыма әтиләре турында сөйләячәкмен, - ди Гүзәл. - Бергәләп видеолар карыйбыз. Улыбыз Әмир барысын да эченә җыя. 10 декабрьдә Маратны искә алу кичәсе узды. Шунда Әмир кич буе елады. Олы кызыбыз әтиләре үлгән көннәрдә: «Моннан соң мине кем яклаячак?» - дип үкседе. Аларга бик авыр. Кеше алдында, балалар каршында еларга тырышмыйм. Качып, төннәрен елыйм. Йомык күздән яшь агадыр, дип бервакытта да уйламый идем. Ага икән шул...
- Улыгызның әтисе юлыннан китүен теләр идегезме? - дим сак кына, ярасына кагылудан куркып.
- Әтисенең җидесен уздырган көнне Әмир: «Башта мин армияда хезмәт итәчәкмен, ә аннан соң десантчы булам», - диде инде. Минем йөрәгем «жу» итте. «Улым, бәлки, син тагын уйларсың?» - дидем. Әмма соңрак, әгәр ул шундый юл сайласа, мин каршы килмәячәкмен, дип уйладым.
«Балалар кызганыч»
Гүзәлнең төп ярдәмчеләре - үз әти-әнисе, Разия апа белән Равил абый.
- Киявебезне бик ярата идек. Кызымны бик бәхетле иткән кешене ничек яратмыйсың инде? Маратны соңгы тапкыр өеннән киткәндә дә мин озатып калган идем. Дүшәмбе иде ул. Ә ял көне күп итеп таба ашлары пешереп илттем. Туйганчы сыйланырлар да, юлына да алырга булыр, дидем. Сәгать 10.30да озатып калдым. Соңгы күрешүебез булыр дип кем уйлаган? Аны уйламаган бер генә көнебез дә юк. Тормышны, Гүзәлне, балаларны өзелеп ярата иде. Безне, туганнарны бик хөрмәт итте. Үзен дә, кайда гына эшләсә дә, бик яраталар иде... Әмир оныгым да бик акыллы. Җәй көне малайлар әтиләре белән су коенырга киткәндә, бик уңайсызланып, моңсу гына артларыннан карап кала иде. Инде, Раббым, кызыма исәнлек, озын гомер бир, дип сорыйм. Балаларны әтиләре кебек тәртипле, инсафлы итеп үстерергә язсын иде, - дип сөйләде Разия апа.
Эх, сөеп-сөелеп бик озак гомерләр яшисе дә яшисе иде бит әле бу гаиләгә! Кызганыч... дип әйтү берни дип әйтмәү белән бер. Гаилә дип өзелеп торган, аларны күз карасыдай саклаган чын ир-атлар бик аз калган вакытта менә шундый ил тоткасы булганнарның китеп баруы аяныч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
.jpg)
Комментарийлар