Хәтер йомгагына уралган кичерешләр олыгая төшкәч, ешрак яңара икән. Урман авызында иңрәп җиргә ауган юкәнең нигезләренә хәсрәт җитәкләп кайтасын ул шул вакытта ук сизенгән дә бит...
– Ике юкә янәшә үсәләр иде. Әйттем иремә: “Тимик! Күр, нәкъ безнең кебек, бигрәк тиңнәр”, – дидем. Тыңламады... Бер-берсенә сыенганын күрә торып, кәүсәсенә үткен балта белән сызды. “Кисәбез! Менә шуннан...” – диде. Кара-каршы басып, җан тиреләре чыкканчы пычкы тарттык... – ди Тәскирә апа.
– Лапас салырга тотынган идек... Бүгенге кебек иркенлек мени? Агачка кытлык. Наил тракторда эшләгәч, урман тирәсенә барып “эзләнеп” кайта идек. Ул көнне дә икәү утырып чыгып киттек. Каен арасында ике юкә – күз төште бит. Тиң үскәннәр! “Тимик лә...” – дим. “Сиңа кирәкмәсә миңа кирәк!” – диде Наил. Кискәч тә аумады бит, басып калды. Мине кайтарып, авылдаш белән китәсе иде, капка төбендә тракторы ватылды. Аңа бер сүгенде. Менә шул чакта Аллаһы Тәгалә: “Үлемеңне эзләп йөрмә, бәндәм...” – дигән икән...
Исмәгыйль абый сүзен тыңлады, тракторын кабызды. Тарттырып кайттылар. Әле бит урманчы Әхәт абый бар! Ул күргәнче дип, ашарга да кермичә, шул юкәне арт якка кертеп куярга кызыкты. Исмәгыйль абый уртадан тотты, мин нәзек очыннан, ә үзе юан башыннан. Наилнең: “Әхәт абый штраф сукканчы,” – дип кабаланулары... Штраф суксын, тик үзе исән булсын икән. Агачны иңбашына күтәргәч ике генә атладык. Наил сөртенеп китте дә егылды. Аягы каймыктымы, һаман аңламыйм. Исмәгыйль абый да: “Кулым шуды, агачны тотып кала алмадым,” – диде. Мин нәрсә эшли алам? Наил егылгач, җилкәсендәге агач башына килеп төшкәнен без күрми дә калдык, – ди Тәскирә апа.
Бер мизгелдә җиргә сеңгән ирне күтәреп өйгә алып керәләр. Үтмәсме, җиңеләймәсме, янәсе. Аннан хастаханәгә алып китәләр.
– “Казанга илтсәгез генә. Монда калса сүнәчәк”, – диделәр. Наил өч көн үлем белән көрәште дә сүнде. Аңында чакта: “Кызларыңны кара, кактырма! Алар синең белән кала”, – диде. Соңгы сөйләшү... 1993 елның 30 июлендә Наил җан бирде. Әтиләреннән калганда олы кызыбыз Нәзирәгә – 5, кечесе Рәзинәгә 2 яшь кенә иде, – ди Тәскирә апа.
Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында төп нигез килене булып, алты ел тигезлектә яшәп калган ханым, тормышны җиңеллек белән генә кичми, әлбәттә. Кимсетелә дә, рәнҗетелә дә. Толлар язмышына хас сынауларны кичкәндә әрнесә дә бирешмәве сөендерә.
– Авыл халкына бик рәхмәтле мин. “Китәм!” – дип күтәрелгәндә алар алып калды. Күршедә Шәмсия карчык яши иде, саубуллашырга кердем. Менә, китеп баршым, дим. Ул Рауза апага кереп йөгергән. Бер урам халкы капка төбенә җыелышып килмәсенәрме! “Китмисең! Чиш төргәкләреңне! Ике балаң шушы нигезнеке, менә алар буй җитеп, капкаңнан канат очыргач, үзеңнекен үзең карарсың, тотмыйбыз! Әзрәк син дә усалланырга өйрән”, – диделәр. Каенатам: “Минем артык киленем юк! Өйдән атлап чыкмыйсың”, – дигән сүзне гел әйтте. Хәзерге акылларым булса, башкачарак та яшәлер иде, – ди Тәскирә апа.
Тормыш зирәклеге адәм баласына соңарып килә. Хәер, тормыш үзе ачы сабаклары белән адәм баласына акыл өйрәтә.
– Эш белән юанып яшәдем. Оекбаш бәйләргә дип сигез капчык йон йомгаклары китереп бирделәр. Бер йомгактан өч пар оекбаш чыга иде. Көне-төне бәйләдем. Олыларныкы – 94, кечкенәләргә дигәне 34 сум тора, бәйләгәч илтеп тапшырам. Үтте гомер... Кызлар үсеп җиткәндә укырга дип сорадылар. Каршы килмәдем. Бер-бер артлы Минзәләгә барып, шәфкать туташы һөнәренә укыдылар, Казанга китеп эшкә урнаштылар. Бүген сөйләве җиңел дә, теге чакны бик авыр булды инде. Терлек-туар күп, ике сыер, – дип сөйли Тәскирә апа. – Ата-аналар җыелышына чакыралар, ташлап китә алмыйм. “Берәр кешегез бармы соң?” – дип сорыйлар икән кызлардан. Йөземә кызыллык китермәделәр. Кайткач, җидешәр чиләк кер юып китәрләр иде.
Алай да укыган җирләренә бер бардым. “Кызларыгыз алтын бәясе, тәрбиягез өчен рәхмәт!” –— диделәр. Алар мактый, мин шатлыктан елыйм. Рәзинәсен зачеттан кайтып килгәндә машина бәрде, 19 көн аңсыз ятты балакаем. Ут йотуларым. Икесе дә гаиләле, дүрт оныгым бар! Кыш җитсә, шәһәргә кыстыйлар. “Үзең генә тилмереп ятма авылда”, – диләр. Китсәм, әтиләре үпкәләр, нигез рәнҗер бит... Наилне җирләгәч, бер генә тапкыр төшемдә күрдем. “Әй, сагындым ла!” – дип артымнан килеп кочаклады. Мич буенда басып торам икән. Төн уртасында сикереп тордым. Гаепләрем булса да исемемне тапламадым, сеңлем. Гаебем дә шул, Наилдән соң тормыш корып карадым, булмады. Бер уңмагач уңмыйсың икән бәхеттән. Тормышымны барыбер ялгыз кичтем. Наил белән без сыңар иткән юкә шикелле.
Фото: https://unsplash.com/
Комментарийлар