16+

Аның белән булу өчен өйдән качып китә идем

Үземнең тарихны башкаларга гыйбрәт һәм сабак булсын дип язам. Яныңдагы кешенең кадерен белеп яшәргә кирәк. Ә мин, кызганыч, моны бик соңлап аңладым. Нәтиҗәсе – балам белән ялгызым утырып калдым.

Аның белән булу өчен өйдән качып китә идем

Үземнең тарихны башкаларга гыйбрәт һәм сабак булсын дип язам. Яныңдагы кешенең кадерен белеп яшәргә кирәк. Ә мин, кызганыч, моны бик соңлап аңладым. Нәтиҗәсе – балам белән ялгызым утырып калдым.

Илназ – тәүге мәхәббәтем. Без бик озак очрашып йөрдек, өйләнешергә, гомерлеккә бергә булырга планнар кордык. Ләкин ул мине ташлады, башка берәүне сайлады. Авыр булса да түздем, сынмадым. Укуымны тәмамлап, эшкә урнаштым. Камил исемле чибәр егет белән таныштым да, озакка сузмыйча өйләнешергә булдык.

Улыбыз туды. Коеп куйган әтисе инде менә. Бервакыт улым белән паркта йөргәндә, Илназны очраттым. Карашыннан шундук сиздем: ул мине ярата, ә мин аны. Бик озак сөйләшеп утырдык, ул теге чакта кылган гамәле өчен үкенүен әйтте, миннән гафу сорады. Телефон номерларны алышып саубуллаштык. Кич буе, төне буе язышып чыктык. Иртәгәсе көнне тагын күрештек. 

Илназ белән күрешү өчен төрле сәбәпләр уйлап табып өйдән китә башладым. Билгеле, кочаклашып кына йөрмәдек, без йокладык. Бер ел вакыт узгач, Камил барысын да белде һәм аерылышырга теләвен әйтте. Мин хәтта сөенеп куйдым, чөнки аны алдап йөрүдән тәмам туйган идем. Шулай итеп, без Илназ белән яши башладык. Улым да безнең белән. 

Тик Илназны сайлап, аңа ышанып ялгышканмын. Беренчедән, улымны үз итмәде, һәрвакыт какты. Икенчедән, миңа кул күтәрде. Андый ир белән яши алмавым көн кебек ачык иде. Камилгә бардым, гафу үтендем, мине кире кабул итүен ялвардым. Ләкин ул мине ишетергә дә теләмәде. Хәзер улым белән икәү яшибез. Әтисе аның янына килеп йөри, тик минем якка борылып та карамый. Әйтерсең лә, мин юк... Минем ялгышларны кабатламагыз, кызлар! Мәхәббәт, хисләр килә дә китә ул, ә балаларның әтисе, ирең гомер итәргә кирәк. Берүк гаиләләрегезне саклагыз.

Лира, Әлмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading