16+

Балага узмаса ярар иде, дип телим

Чарасызлыктан сезгә язам, хөрмәтле “Шәһри Казан” редакциясе. Бәлки газета укучылар арасында миңа киңәш бирүче табылыр.

Балага узмаса ярар иде, дип телим

Чарасызлыктан сезгә язам, хөрмәтле “Шәһри Казан” редакциясе. Бәлки газета укучылар арасында миңа киңәш бирүче табылыр.

Башка түзәр сабырлыгым калмады. Кызым бер тәртипсез егеткә гашыйк булды. Алар безнең бистәгә Себердән күченеп кайтты. Гаиләләре белән эчәләр.

Һич уйламаганда, кызым Ирек исемле бу егет белән танышып, очраша башлады. Минем үгетләүләргә дә, әтисенең сүзенә дә колак салмый. Имеш, бер-берсен яраталар. Көз башында Ирек егетләр белән сугышып, төрмәгә эләкте. Бер адәмне бик каты кыйнаган бу. Аның моңа кадәр дә төрмәдә утырып чыкканы булган икән инде. Бу юлы өч елга ябып куйдылар.

Инде кызым котылды бу афәттән, дип җиңел сулап куйган идем. Юк шул. Кызым сихерләнгән кебек. “Ирекне көтәм, аннан башка яши алмыйм”, – ди. Янына да барып кайта. Очрашу өчен аерым бүлмә бирәләр икән. Балага узмаса ярар иде, дип телим. Төннәрен йоклый алмыйм, тамактан ризык үтми. Нишләтергә бу баланы? Төрмәгә эзен ничек суытырга? Зинһар, киңәш бирегез миңа!

Фото: pixabay.com

Диләрә М.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

9

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    1

    Баштан кичте. Кеше, бер тапкыр утырудан акыл алып чыкмаса, ул кеше булмый. Тормэ тэрбияли, дисэлэр дэ, киресенчэ, бозылып кайталар. Мин 2 утырган, хатын аерган кеше белэн бэйлэдем, язмышымны. Кыз кое. Аннан, шул бер ук статья белэн, оченче тапкыр утырды. Аннан да акыл булмады. Бер малай таптым. Ул да ана охшап, эчэ. Кан бер бит.

    • аватар Без имени

      0

      2

      Дэвам итэм. Андый кеше белэн яшэп карамыйча, ышанмыйсын.Узгэрер кук тоела.Узгэрмилэр.Бала тапмыйча гына яшэп карасын, сезне тынламый икэн. Узе курер, нэрсэ икэнен. Мин аерыла, кушыла 11 ел яшэдем.20 ел элек, эчеп улде. Инде курсэтте.... Бер кабар жир калмаган иде.

      • аватар Без имени

        1

        1

        Кызны читкэ жибэрергэ кирэк,укыргамы или эшлэргэме...может узегез кученеп китерсез семья белэн.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Күченү белэн генэ булмый телефоннар бар бит хэзер. Башы кая ул баланың, ул бит аныда акыртцп ярачак, Узегезгэ дэ кул кутэрэчэк. Әкренләп гел тукылтап торыгыз

          Мөһим

          loading