16+

Бер генә түгел, дүрт (!) хатын белән берьюлы язышып ята хәләлем!

Апам белән безне әни кечкенәдән: “Егетләрне рәнҗетмәгез, көлмәгез. Алар урынына абыегызны куеп карагыз”, – дип үстерде. Шуңа күрә очрашып йөргән вакытта да булачак иремнән бернинди бүләкләр, чәчәкләр өмет итмәдем. 

Бер генә түгел, дүрт (!) хатын белән берьюлы язышып ята хәләлем!

Апам белән безне әни кечкенәдән: “Егетләрне рәнҗетмәгез, көлмәгез. Алар урынына абыегызны куеп карагыз”, – дип үстерде. Шуңа күрә очрашып йөргән вакытта да булачак иремнән бернинди бүләкләр, чәчәкләр өмет итмәдем. 

Мин бай әти-әни кызы да, көрәп акча эшләүче хатыннар чутыннан да түгел. Фатирны, машинаны кияүгә чыкканчы сатып адым. Ирешкәннәремнең барысы да үз хезмәтем, тырышлыгым нәтиҗәсендә. 

Ирем белән өйләнешкән вакытларда, затлы машина артыннан карап калып: “Миңа менә мондый машина алып бир әле”, – дип әйтүләрен шаяру дип кабул итә идем, икәүләп көлешә идек. Әмма шул вакытта ук игътибар итәргә кирәк булган икән шул. Ирем – хатын-кыз исәбеннән яшәргә яратучы зат – альфонс булып чыкты.

Миңа мәгълүм булган беренче “клиенты” Миләүшә исемле. Ирсез генә бала табып, ялгызы кыз үстереп яткан Миләүшә иремә 20 мең акча биреп торган. Башы эшләгән хатынның, расписка яздырып алган. Ирем – эшсез. Үз эшен ачарга хыяллана. Дәүләткә яки бай абзыйларга ялланып эшләүне ул үзенә түбәнлек саный. Шуңа күрә Миләүшәгә бурычын мин түләдем, иремә мин терәк булмасам, кем терәк булыр, дип уйладым. Ирем таксида йөреп маташа, әмма клиентлар аз, йә юньле заказ юк, дип, бензинга да миннән акча сорый, әмма кире кайтарырга гына оныта иде. 

Авыр вакытлар узар, рәхәт көннәр килер дип өметләнәм. Юк, бәхетле көннәргә ерак икән шул әле...
Икенче бәбиемне көткән вакытым иде. Өйгә бәреп бер хатын килде. Үзен Гүзәл дип таныштырган ханымга ирем акча тиеш икән! Монысына 100 меңгә якын!

“Иреңә әйт, бурычын кайтармаса, үземнең кем икәнлегемне әйтәчәкмен”, – дип кисәтте әлеге ханым. Бу хәл миңа бик авыр тәэсир итте. Никләр генә икенче баламны табарга уйладым икән, дип уйлап куйдым хәтта (әстәгъфирулла!). Тынычланырга тырыштым. Башын комга яшергән тәвә кошына әйләндем.
Иремнең чираттагы корбаны мине туган көнемдә эзләп тапты. Кунакларны озатып, табак-савыт юып ятам, телефоныма смс килеп төште. “Ирең миңа фәлән мең акча тиеш, мин сезгә хәйрия фонды түгел бит, кайтарыгыз акчамны!” – дигән иде ул анда. Расписка язып калдырганда минем фатирның адресын күрсәткән булган икән бәгырь кисәгем.

Берничә айдан соң ирем миннән “сөенче” ала: “Түләп бетердем мин бурычларны, котылдым!” – ди. Җиңел сулап куйдым – бурыч бит ул өстә тора, төн йокыларын качыра. Әмма бу юлысы да алданрак сөенгәнмен.

Чираттагы “клиентларын” мин очраклы рәвештә генә белдем. Уянып йоклап китә алмый яткан вакытым иде, төн уртасында хәләл җефетемә смс килеп төште. Ир кисәге соңгы арада телефонын үзеннән калдырмый, йоклаганда баш астына кыстырып йоклый, бәдрәфкә кергәндә дә үзе белән ала – телефонын ачыктан-ачык миннән саклый башлаган иде. Нәрсәдер чиста түгел дип сизенә идем инде. Һәм менә өйләнгән иргә төн уртасында кем язып ята икән дип телефонын ачып карарга булдым һәм шаккаттым! Бер генә түгел, дүрт (!) хатын белән берьюлы язышып ята кана хәләлем! Мин өйләнешкәннән бирле ишетмәгән: “Җимешем”, “Матурым”, “Бәгърем” кебек матур сүзләрне һәр смс саен язып сырлаган тәмле телле ирем! Кызык иттем бу хатыннарны – һәркайсының язышканнарын бер-берсенә җибәреп чыктым.

Шуннан үзе уянды. “Мин алардан акча алып торган идем. Акчасын кире сорамасыннар өчен шундый матур сүзләр яздым. Хатын-кызлар бит, матур сүзләргә алданып, күрешүгә өметләнеп акча сорамый. Сиңа хыянәт итмәдем”, – дип антлар эчә хәләл җефет, күзен дә йоммый!
Бөкерене кабер генә төзәтә, диләр. Ник һаман шушы хатын-кыз җилкәсен кимерүче иргә гомеремне әрәм итәм соң, дидем дә, аерылышырга гариза яздым.

Исемем редакция өчен генә.

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

32

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Куптэн кирэк иде. Бер танышымнын ире улгэнче бурыч жыйды, улгэч берэм, берэм килеп сорый башладылар. Монда синендэ гаеп бар узен алган узен тулэ диеп, артына тибеп куып чыгарасы иде. Эх без хатын кызлар тиле шул, алар шуннан файдалана.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дорес эшлэгэнсез

      • аватар Без имени

        0

        0

        И ходаем хатын-кызнын куюесе шундый шул, ялгыз калуыгызда кунелле хэл тугел дэ бит

        • аватар Без имени

          0

          1

          Минем кодагый дурт биш Ир белэн язышып ята ,берсе белэн ике ай Тора Аннан икенчесенэ китэ и гел шулай йери ирдэн иргэ

          • аватар Без имени

            0

            0

            Шулай инде балаларда булгач ометлэнеп яшэгэнсез, менэ альфонслар инде

            Мөһим

            loading