Хыялсыз кеше канатсыз кош диләрме әле? Ыгы-зыгылы дөньяда хыялланып утырырга вакыт та калмый кебек. Шулай да... Казандагы яшь гаиләләр нинди теләкләр белән янып яши икән соң? Бу хакта «Нечкәбил» бәйгесе катнашучыларыннан сораштык.
Галимҗановлар гаиләсе мәхәббәт өчен артык сүзләр, озак очрашулар кирәк дип санамый. Булачак ирең, хатының синең кешеме, түгелме икәнен аңлау өчен өч ай вакыт та җитә, ди алар. Аннары гомер буе бер-береңне өйрәнеп, бер-береңә көн саен күбрәк гашыйк булып яшисең. Галимҗановлар уллары Рамзан белән кызлары Мәликәне тәрбияләп үстерә. Гаиләнең татулыгы үзләренә генә хас гореф-гадәтләр саклануда, бер-береңне аңлауда, хөрмәт итүдә, дигән фикердә яшь гаилә. Алар көн саен иртәнге, кичке ашларны бергә ашый, гаиләләре белән күмәкләшеп табигатькә чыга, актив ял итә. Нәсел агачын да булдырганнар, аны даими тулыландырып торалар. Кечкенә балаларына әби-бабалары турында сөйлиләр.
- Безнең балалар Хафис бабайларының 18 яшеннән фронтка китүен, сугышта катнашуын, Ашхабадтан Мәккәгә, ат җигеп, алты тапкыр хаҗ кылуын белеп үсәргә тиеш. Шул рәвешле тарихны өйрәнә алар. Безнең нәсел белән горурланып үсәләр, - ди Алсинә ханым. Алсинә «Ак Барс Банкы» ачык акционерлык җәмгыятендә финанс менеджеры булып эшли.
- Бу тормышта һәркем үз гамәлләре өчен үзе җавап бирә, шуңа бәхетле булу да һәркемнең үзеннән тора. Һәр мизгелне тоеп яшисе иде. Мин кечкенәдән әни булырга хыялландым. Хәзер менә кечкенә кызым әни булыр өчен кайсы институтта укырга кирәк, дип кызыксына. Балачагымда әнинең ял көнен көтеп ала идем. Әтинең кулында күтәреп йөрткәнен, пылауны кулыннан ашатуын, сарай башына утырып шомырт җыйганны, гаилә белән парадка баруны, бабай белән шимбә көннәрендә «Детский мир» кибетендә уенчык сайлауларны сагынып искә алам, - ди Алсинә.
Алия Байназарова - Казанда «Игелекле эшләр» хәйрия фондының җитәкчесе. Тирә-юньдәгеләрне бәхетле итәр өчен ярата белергә, игътибарлы булырга, гаилә учагын сакларга, шул ук вакытта үз мәнфәгатьләреңне дә кайгыртырга, шәхси тормышың өчен дә вакыт табарга кирәк, дип саный Алия.
Байназаровлар ике ул тәрбиялиләр. Балаларын кечкенәдән спорт секцияләренә биргәннәр, хезмәт сөяргә өйрәтеп үстерәләр.
Ашарга пешергәндә иң төп тәмләткечем - мәхәббәт. Шуңа да гаиләдәгеләр мин әзерләгән ризыкны яратып ашыйлар, -ди Алия. Кешеләргә ярдәм итү Алиягә рәхәтлек бирә. Берсендә мохтаҗлыкта яшәгәнлектән, яңа туган сабыеннан баш тартырга җыенган ананы бу уеннан кире кайтырга үгетли алган ул. Шуннан соң, сабыйларның балачагы күңелле, истә калырлык, җитештә узсын өчен, тырышлыгын куя башлаган. Чарасызлыктан нишләргә белмәгән әниләргә ярдәм итәрдәй уңайлы урын булдыру турында хыяллана ул. Шул рәвешле «Игелекле эшләр» фондына килгән дә. Яшь гаиләләр, бу өч көнлек дөньяда бер-береңнең кадерен белеп, якыннарыңны кайгыртып яшәргә кирәк, диләр.
Комментарийлар