16+

Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем

Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...

Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем

Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...

Авыл белән Чаллы арасында йөрүче таксист, үзенең 35 яшьтә әти дә, дәү әти дә булып куюы, сөяркәсен кияүгә бирүе турында сөйләгәч, әнә шулай дип әйтеп куйды.  
– Ул вакытта миңа 18 яшь иде. Авылдаш егетләр белән тимер юл вокзалында поезд көтеп торабыз. Күрше малаен армиягә озатыр өчен Казанга хәтле килгән идек. Торабыз шулай тәмәке тартып, яныбызга бер өер чегән хатыннары килеп тә басты, «кызганма акчаңны, язмышыңны әйтеп бирәм» дип бәйләнә дә башлады. Кызык бит, мин дә суздым учымны. Чегән хатыны миңа күп нәрсәләр әйтте. Әмма нишләптер шуның: «Тиздән бер кызны очратырсың, шул кызга өйләнерсең дә», «35 яшьләрдә әти дә, дәү әти дә булырсың», «хатыннарың күп булыр» дигәннәре истә калды. Аның юраганнары ярты ел узгач ук юш килә башлады. 19 яшьтә мин өйләнеп тә куйдым. Кызыбыз туды. Авылда колхозда акча түләмәгәч, гаиләне алып Казанга киттем. Ерак араларга йөрүче шофер булып эшли башладым.   Иртә өйләнү үзенекен итә икән, гаилә тормышыннан туеп киттем. 25 яшь кенә бит әле миңа. Шулай бер кыз белән таныштым. Аңа үземнең өйләнгән булуымны әйтмәдем. Ярты еллап вакыт узгач, хатын сизеп алды. Үзенең әти-әнисен, минекеләрне чакыртып, барысы бергә яхшы гына кыздыргач, Лилия янына башка бармадым. Ул үзе дә мине эзләмәде. Аннан соң да кызлар белән очрашкаладым. Аларын хатын әллә сизде, әллә сизмәде, бер сүз дә әйтмәде.   Минем кызлардан башым әйләнгән чак, хатын ике җирдә эшли, эшкә төнге сменаларга да чыга.

Ә кызны белгән дә юк: ул кая бара, нишләп йөри, кем белән очраша – минем аның белән кызыксынырга теләгем юк, хатынның вакыты юк дигәндәй. Ике арада йөреп, мин дә туйдым. Яңа гына танышып башымны әйләндергән Алсу белән яши башладым. Ул арада кызым балага узып куйган. Очрашкан егете белән сөйләшеп, аны тиз генә кияүгә дә бирдек. Шулай итеп, оныклы да булдык.  

Яшь хатынның авылда яши торган бер абый тиешле кешесе, бик озак буйдак булып йөргәннән соң, өйләнергә булган. Хатыны буласы кешенең ун яшьлек улы да бар, ди. Никах мәҗлесенә безне дә чакырдылар. Өстәл түрендә, беләсеңме, кем утыра?.. Минем Лилиям. Шунда гына улым да утыра. Әйе, улым! Мин аңа бер карауга ук барын аңладым, коеп куйган үзем. Андый вакытта нишлисең инде, юк сәбәпне бар итеп, чыктым да киттем. Кайттым Казанга. Бер атналап эчеп йөргәч, хатын янына киттем. Бу хәлне аңа да сөйләдем.

Ә ул, бер дә исе китмичә, синең улың барлыгын белдем, ди. Теге вакытта Лилия белән очрашуымны белгәч, ә хатын аның янына барган икән. Лилия аңа үзенең авырлы икәнен дә әйткән булган. Шуннан соң хатын аның белән күпмедер вакыт кызыксынып торган. Үзе белән эшли торган хатынның күршесе булып чыккан ул Лилия. Хатынның хезмәттәше тулай торактан фатир алып киткәч, аның турында башка бер нәрсә дә белә алмаган. Малай турында үземә әйтергә кирәксенмәгән. Менә шул, уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем. Нәкъ чегән юраганча...   Ә хәзер хатын белән яшим, аның янына кайттым. Улымны кабат күрәсем килә, әлбәттә, әмма мин аңа нәрсә дип әйтим? Яңа гына әтиле булгач, тагын мин дә, «мин синең әтиең», дип барыйммы? Алга таба нишләргә кирәген бер дә белгән юк инде...

Диләрә ХИСМӘТУЛЛИНА 
Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яшь вакытта йоргэн егетемэ армиядэн кайтканда поезда чегэннэр, 5 балан булачак, дигэннэр. Без йори башлагач шуны эйтеп, сез дэ 5, без дэ 5 бала, безнеке дэ бишэу булырга момкин, дигэн иде. Чегэн дорес эйткэн булып чыкты, 5 баласы булды анын, лэкин 3 хатыннан.

    Мөһим

    loading