Мәскәүнең бер ташландык фатирында табылган маугли-кызның әнисе суд каршына баскан. 47 яшьлек Ирина Гаращенко 5 яшьлек баланы үтерүдә тырышуда гаепләнә, ләкин ул үз гаебен танудан баш тарта.
Скопировать ссылку
Мәскәүнең бер ташландык фатирында табылган маугли-кызның әнисе суд каршына баскан. 47 яшьлек Ирина Гаращенко 5 яшьлек баланы үтерүдә тырышуда гаепләнә, ләкин ул үз гаебен танудан баш тарта.
– Мине кызымны газаплауда, аны үз-үзен үтерү дәрәҗәсенә җиткерүдә, кыйнауда гаеплиләр. Бу һич кенә дә алай түгел. Мин аның әнисе, мин аның тудырдым. Биш ел асрап, ашатып-эчертеп, киендереп торам, үстерәм, – дип белдергән кулга алынган хатын.
11 мартта хастаханәдә дәваланучы кыз янына Россиянең бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова килгән. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта баланың хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.
– Бала сөйләшми. Без тәкъдим иткән ризыкларны ул башта исни, аннан соң гына кулына ала. Караватта йокларга да өйрәтелмәгән. Без аны авырлык белән яткырдык. Ул судан да курка, – дигән Анна Кузнецова.
Комментарийлар