16+

"Фатирымнан куалар, полиция чакыртыгыз"

Ничә чакрым юл үткәндер, Алсу бик нык йончыды. Үз фатирына кайтып душ керәсе, сөтле чәй эчәсе һәм рәхәтләнеп җылы түшәгенә сузылып ятасы килде.  Ләкин сөйгәне Данил бик үтенеп сорады шул...

"Фатирымнан куалар, полиция чакыртыгыз"

Ничә чакрым юл үткәндер, Алсу бик нык йончыды. Үз фатирына кайтып душ керәсе, сөтле чәй эчәсе һәм рәхәтләнеп җылы түшәгенә сузылып ятасы килде.  Ләкин сөйгәне Данил бик үтенеп сорады шул...

Кыз күрше йорт янындагы эскәмиягә утырды да, фатиры тәрәзәсенә күз ташлады.  Әлеге фатир аңа әбисеннән мираска калган иде. Бар да аны хәтерләтеп тора, хәтта коридордагы озын бра да, ашханә бүлмәсендә әбисе теккән челтәрләр дә. 

Ниһаять, Данилдан смс килеп төште.  

Берничә кат укыды кыз моны, аңламыйча телефонын кесәсенә шудырды. 

Менә подъезд ишеге ачылды да Данил чыкты. Ул як-ягына каранып алды, эскәмиядә утырган Алсуны күргәч, тиз генә аның янына атлады.

— Бәләкәчем...аңлыйсыңмы, әнием миндә калырга булды...Бездә, ну, синең фатирыңда төн куначак, ә иртән ул апага китәчәк, ә аннан инде өенә кайтачак.

— Данил, ә мин кая барыйм?

— Бәләкәчем, ә син дус кызыңда куна аласың. Зинһар, аңла инде... әниемнең йөрәге авырта, мин аны куып чыгара алмыйм бит. Бергә яшәвебезне дә әйтә алмыйм, ул бик коры кеше. Аңламаска мөмкин. Мин аны әзерләргә тиеш. 

Данил Алсуны үбеп алды да фатирга кереп китте. Кыз туңудан бигрәк, гарьләнүдән елый башлады, ләкин бик тиз үзен кулга алды һәм дус кызына шалтыратты. Ольга озак вакыт трубканы алмады, ә аннары кат-кат шалтыраткач телефонын бөтенләй өзеп куйды, Алсу якындагы кибеткә кереп җылынып чыкты. Болай булмый дип кыз үз фатирына юнәлде. Данилга кат-кат шалтыратты. Әмма ул да трубканы алмады. 

Дер-дер калтыраган кыз үз подъездына таба атлады. Керү ишеген үз ачкычы белән ачарга тырышып карады, ләкин эчке йозакка бикләгәннәр бугай. Күпме тырышса да, ишекне ачып булмады. Алсу кыңгырау төймәсенә басты. 

Озак ачмадылар, бераздан соң гына ишек ачылып китте, олы яшьтәге хатын чыкты. Кызга шикләнеп карап тора башлады.  

— Сезгә кем кирәк?

Алсу фатирга үтәргә теләгән иде. Шулчак теге хатын аның юлына каршы төште. 

— Данилны чакырыгыз, - диде Алсу көч-хәл белән телен әйләндереп. Кышкы салкын шактый йончыткан кызны. 

— Нәрсә? Карале, нинди оятсыз кыз? Бар әле кит моннан, Данилның хатыны бар, китегез моннан. Йөремсәк хатыннарны беләм мин, улым янына якын да килмә, — хатын ишекне ябарга тырышты, Алсу аягы белән ишекне терәтеп куйды. 
— Данил, Данил, - дип кычкырды ул чарасызлыктан.

— Карале, нинди тупас кыз, улым, кил әле монда, — теге хатын зал ягына эндәште. Шулчак Данил атылып чыкты. 

Алсу янә елый башлады. 

— Әни, — Данил әнисе янына килеп басты, — әни, бар... мин хәзер сөйләшәм, бу... күрше кызы, мин хәзер. 

Әнисе чын хуҗабикәләрчә Алсу фатирының ашханәсенә атлады. Данил ишекне япты да, Алсуны кочарга тырышты. 

— Бәләкәчем, нишләп йөрисең монда, мин бит сиңа дустыңда төн кунарга куштым.

— Ул трубканы алмады, ә аннары телефонны бөтенләй сүндерде, - дип кычкырды Алсу.

— Әй, син коридорда көтеп тор, мин хәзер берәр ни уйлап табам. Эштәге абзыйның хатыны ялга китте, үзе таксида йөри, хәзер биш минут...— Данил ашыга-ашыга телефонын актара башлады.

— Данил, мин беркая да бармыйм, үз фатирыма керәсем килә. Мин арыдым, нык туңдым.

— Бәләкәчем, син аңлыйсың бит...анда әни...

— Данил, син миннән көләсеңме әллә? Хәзер үк полициягә шалтыратам.Чыгып китегез фатирдан, нишләп мин үз фатирым була торып урамда туңып утырырга тиеш? — Алсу сөйгәненең оятсызлыгына шаккатты. Акылдан шашам ахры, дип түшәмгә сөялде. 

Тавыш-гаугага күршеләр чыкты, 50-55 яшендәге зур гәүдәле ир-ат бер Алсуга, бер Данилга карады. 

— Алсу, берәр хәл булдымы әллә? - диде ул кызга мөрәҗәгать итеп. 

— Шәүкәт абый, мине фатирыма кертмиләр, — дип җавап кайтарды кыз елый-елый.

— Бу нинди хәл? —  ир кыз янына килеп басты. 

— Юк, юк, Сез дөрес аңламадыгыз...Без хәзер үзебез хәл итәбез, - Данил кәпрәеп кыз янында йөренә башлады. 

Алсуның фатирының ишеге ачылды һәм аннан борчылган кыяфәттәге Данилның әнисе күренде.

— Ни булды, Данил? Бу нинди килбәтсез кыз? Яшьләр хәзер бигрәк оятсызланды, Данилның фатирына бәреп керде. Ояты да, вөҗданы да юк, өстеңә менәләр, — Данилның әнисе сукрана-сукрана ишек төбендә таптана бирде. 

— Әни, ишекне биклә, тиз, бар кер фатирга, — диде Данил аңа кычкырып.

Бу тавышка башка күршеләр дә чыга башлады. 
— Әһә, мин боларны аңладым бугай, — Шәүкәт абый хатынын дәшеп китерде, — Менә карагыз, бу кызның исеме ничек? 
Күршеләр бертавыштан:

— Алсу, — дип җавап бирде. 
— Ярар, ә бу кем?
Шәүкәт абзыйның соравы һавада эленеп калды, җыелган кешеләр белмибез диеп бер-берсенә карашты.

Данил җыелган барча кешене фатирларына куалый башлады. 
— Таралышабыз иптәшләр, таралышабыз.

— Юк инде, — дип алга чыкты каршыдагы фатирдан яшь хатын, — Әйдәгез, бу мескен кызга ярдәм итик, бу әниле-уллы аферистлар, күрәсең.

Данил Алсуны фатирга этеп кертергә тырышты, ләкин Шәүкәт абыйсы һәм аның хатыны Рәзинә аңа комачау итте.

— Әйдә, улым, полиция чакыртыйк, сине үз фатирыңнан куып чыгаралар. Җирбит... уф, йөрәгем, егылам хәзер.

— Әлбәттә, чакыртыгыз. Хәзер сезне алып китәчәкләр. Алсуш, яңа фатир хуҗаларын куып чыгарырга әзерме син?

Рәзинә апа сулкылдаган кызны кочаклап алды. 

— Әйдә, тынычлан, барысы да рәтләнер, тынычлан.

— Үкенерсең әле. Син...Син...Алсу. Әйдәгез, тыныч кына утырыйк һәм сөйләшик! Әни! Әни, бу Алсу... Мин аның белән...Мин...

Шәүкәт абый Данилны фатирдан куып чыгарды. Әнисе исә бар халыкны каһәрли-каһәрли лифт төймәсенә басты. 
— Оятсызлар, улымны үз фатирыннан көпә-көндез куып чыгардылар, — диде сукранып хатын. Башкалар бу хәлгә шаккатып фатирларына таралышты. 

Шәүкәт хатынына ымлады:
— Бар син Алсуны үзебезгә алып кер, мин хәзер ишегенең йозагын алыштырам да керәм.

Алсу җылы чәй эчә-эчә үзенең Данил белән танышуын, башаягы белән гашыйк булуын сөйләде. Янәсе, ул үз фатирын хатыны һәм балаларына калдырып, бер чемодан белән чыгып киткән.

20 яшьлек кыз тулысынча ышанды аңа, үзенең фатиры барлыгын да, бик яшьли әти-әнисе һәлак булуын, апасының авылда үз гаиләсе белән яшәвен сөйләп бирде.

Яшьләр шулай яши башлады. Данил әнисе һәм балалары белән таныштырырга вәгъдә итте, ләкин сузып йөрде... Ә бу вакыйга Алсуның күзен ачты, сукыр булган ул, исәрләнеп тирә-яктагы хәлләрне күрми калган. Баксаң, Данил хатыныннан аерылмаган. Ә шәһәрдә эш таптым дип алдалап кына яшәгән икән. Моны лифт көткәндә Данилның әнисе сөйләп ташлады. 

Кыз боларны уйлады да, авыр сулап куйды, ә бер елдан соң Рәзинә апаның ике туган энесе Илдарга кияүгә чыкты. Бер шатлыкта, бер кайгыда диләр бит. Димәк, бу хәлләр булмаса, Илдарны очратмас иде дә. 


Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

18

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Жебегэн кыз кутлэренэ тибеп чыгарырга булган

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яклаучысы булмагач теге ир кыланган инде. Шундый кызлар да бар, узлэре абьюзео карамагына элэгэ. Саможертва дилэр

      Мөһим

      loading