16+

«Иң мөһиме – без бергә»

Кыш көне социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, опека органнары күпбалалы гаиләләрне тикшереп йөргәндә, Яшел Үзән районындагы Норлат авылында яшәүче Шакировлар гаиләсенә дә кергәннәр иде. Фатирда куркынычсызлык таләпләре үтәлми дип, опека органнары Шакировларның өченче уллары - ике яшьлек Илдарны алырга мәҗбүр булдылар. Шул чакта гаилә безнең редакциягә мөрәҗәгать итте. «ШК» журналистлары исә...

«Иң мөһиме – без бергә»

Кыш көне социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, опека органнары күпбалалы гаиләләрне тикшереп йөргәндә, Яшел Үзән районындагы Норлат авылында яшәүче Шакировлар гаиләсенә дә кергәннәр иде. Фатирда куркынычсызлык таләпләре үтәлми дип, опека органнары Шакировларның өченче уллары - ике яшьлек Илдарны алырга мәҗбүр булдылар. Шул чакта гаилә безнең редакциягә мөрәҗәгать итте. «ШК» журналистлары исә...

Шакировлар даими күзәтү астында булачак дигән шарт белән, баланы гаиләгә кире кайтара алдык. Әлеге вакыйганы даими укучыларыбыз хәтерли дә торгандыр, бу хакта газетабыз битләрендә язып та чыктык. Корбан бәйрәме алдыннан Шакировлар гаиләсенең хәлен белеп кайтырга уйладык.

Хуҗабикә, өч бала анасы Света безне күптәнге танышыдай җылы каршы алды. «Авыр чагымда ярдәм кулы сузганыгыз өчен мең рәхмәт сезгә», - ди Света. Олы уллары Раифадагы ябык типтагы махсус һөнәр училищесын тәмамлап, әнисе янына кайткан. Эшкә дә урнашкан. Буяучы-штукатурчы һөнәрен үзләштергән егет Казанга китеп төзелешкә эшкә урнашырга хыяллана. Әнисе укуын дәвам итәргә, югары белем алырга үгетләсә дә, ул: «Әни пенсиясенә генә ышанып яшәп булмый, үз акчасына гына өч малайны ничек аякка бастырсын ул, мин гаиләмә ярдәм итәчәкмен, эшли башлыйм», - ди Алмаз. Уртанчы уллары Нәзир Казанда мәктәп-интернатта белем ала, бәйрәмгә әнисе янына ялга кайткан иде. Ул һәрчак энесе белән, әнисе кер юганда, ашарга пешергәндә дә Илдар яныннан китми.

Гаиләдән кечкенә Илдарны алганнан соң, балаларның әтиләре, 70 яшеннән узган Дамир абый нык кайгырган иде. Соңгы суд утырышына ул килә дә алмады, аңа инсульт булды. Кызганыч, Дамир абый шул авыруыннан соң, тернәкләнеп китә алмыйча, бакыйлыкка күчкән.

- Дамир белән 20 ел бергә яшәдек, кайгыда да, шатлыкта да терәк булды ул миңа. Балаларны да хезмәт яратырга өйрәтте. Киңәшләрен бирде. Соңгы көннәрдә ул беренче хатынының балалары тәрбиясендә булды. Дамир үлгән дигән хәбәрне ишеткәч, ышана алмый тордым. Күпме әйтеләсе сүзләр калды, олы улым укуда булу сәбәпле, әтисен күрә алмый калды, җирләргә генә кайтты. Хәзер дә ирем юклыктан йөрәк кысып куя, җитмәсә Илдар да сораган бер кешегә «әти өйдә» дип җавап бирә. Балаларга әтисез авыр, - ди Света.

Шакировлар гаиләсе Яшел Үзән районы социаль яклау бүлеге күзәтүе астында.

Хезмәткәрләр Светага тиеш­ле пособиеләрне рәсмиләштерергә булышканнар. Күршеләре, гомумән, Норлат авылы халкы да гаиләне ярдәменнән ташламый. Кием-салым белән тәэмин итә, күчтәнәчләр китерүчеләр дә җитәрлек.

- Минем үз бакчам юк, шулай да кыяр, помидордан өзелгәнем булмады, күршеләрем мул уңышлары белән сыйладылар, рәхмәт аларга, - ди Света.

Аңа 38 яшь. Бер аягы сәламәт булмау аркасында, тумыштан икенче группа инвалид. Ничек кенә булмасын, зарланмый.

- Иң мөһиме без бергә, балаларым янәшәмдә, алар исән-сау булсыннар, Ходай ярдәменнән ташламасын, - ди.

Әнисе кочагыннан чыкмаган Илдарны күрәм дә сөенеп куям. Ата-ана назын берни алыштыра алмый шул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading