Ринат юл һәлакәтенә юлыккач, ике ел буена Миләүшә аның яныннан китмичә төрле дәваханәләргә йөртеп аякка бастырырга тырышты.
Тик сул ягы параличланган ирне күреп, хәтта иң танылган реабилитологлар да баш кына селкеде. Аякка баса алмаячак, ишетә, барысын аңлый, ләкин бары ым-ишарә белән генә аралаша алачак. Табиблар куйган бәяләмә әнә шундый коточкыч булды.
Күпме хыяллар төзегән, үз эшен ачып җибәргән, фатирларын сатып яңа, мәһабәт йорт сатып алган 35 яшьлек ир өчен бу сүзләр үлем белән тиң булды. Ләкин янында хатыны Миләүшә, уллары Руслан бар. Алар өчен булса да, яшәү өчен көрәшергә кирәк. Иренең төшенкелеккә бирелүен күреп, хатыны аны юатырга тырышты. Тиз арада таныш риэлторына шалтыратты, йортларын сатуга куйды. Тернәкләнү курслары өчен шактый зур суммада акча таләп ителде. Шөкер, йортларын алучы тиз табылды үзе. Миләүшә ике бүлмәле фатир алды, калган сумманы тернәкләндерүгә тотарга булды.
10 ел Миләүшә белән Ринат бербөтен булып, бер-берсенә «җаным» дип кенә торып яшәде. Алма кебек уллары үсеп килә. Ләкин кемнеңдер ашыгуы аркасында типсә тимер өзәрдәй ир хәзер хатынының күзенә генә карап торырга мәҗбүр.
Ире бизнесын алып бара алмаганлыктан, Миләүшә аның эшләрен энесенә тапшырды. Вакыты да, теләге дә юк иде ул матавыкларга кереп чумарга. Ринатның депрессиягә бирелүен күреп, хатыны психологларга да йөртте. Хатын шундый ук бәлагә тарыган кешеләр, аларның дәвалану очраклары турында мәгълүмат эзләде. Ләкин куанырлык хәбәр табылмады. Миләүшәнең кызгануын күтәрә алмады ир, караватыннан торырга тырышып, ничәмә-ничә тапкыр идәнгә егылып төште. Памперс кидергәндә дә, ир кызарып чыга, бу аның өчен бик хурлыклы, эчтән генә сызлана иде ул. Ахыр чиктә хатын аңа карап торучы шәфкать туташы ялларга булды. Көчле, нык кешеләр дә шундый сынаулар алдында бирешә икән шул.
Иренең бизнесыннан кергән табыш тулаем белән тернәкләндерү һәм шәфкать туташы хезмәте өчен түләүгә китеп бара. Шуңа Миләүшә, акча ягы кысанлашкач, эшкә чыгарга булды. Дизайнер ул, төрле проектлар белән эшли. Кешеләр арасында йөреп, өйдәге мәшәкатьләрдән бераз арынып тора хатын. Ике ел дәвамында шактый йончыды шул алар. Ринат та, Миләүшә дә.
Ирен тернәкләндерү курсларының чираттагы курсларына чит илгә озаткач, Миләүшә улы белән аттракционнарга чыгып, баланың күңелен күрергә булды.
- Әни, ниһаять синең елмаюың кире кайтты, гел шундый бул, яме. Болай моңаеп йөрмә. Миңа элекке матур әнием кирәк, - дигән сүзләренә имәнеп китте хатын. Гаилә мәшәкатьләренә чумып, үзе турында тәмам оныткан бит ул. Икенче көнне иң матур күлмәген киеп, чәчен җыйнак кына җыеп, бизәнеп-ясанып офиска китте Миләүшә. Яңа обьект тапшырдылар аңа, директор да аның гаилә хәлен белгәнгә: “Бик авыр клиент, башкалар белән уртак тел таба белми. Син генә эшли алырсың аның белән, зинһар түзә күр. Беләм инде проблемаларың барлыгын да”, диде. Бер төзелеш фирмасы җитәкчесе яңа бинаны бизәү өчен проект таләп итә икән. Моңарчы тәкьдим ителгәннәрнең берсе дә ошамаган. Миләүшә шыпыртлап кына шул бинаны күреп кайтырга булды. Әбәт вакыты якынлашканга әле яңа гына төзелеп беткән бина янында кеше юк иде. Сакчыга үзенең дизайнер икәнен атагач, тегесе кертеп җибәрде анысы. Җыйнак кына, ак кирпечтән төзелгән ике катлы бинаның стеналарындагы штукатурка да кибеп бетмәгән. Миләүшә ике тапкыр әйләнеп чыкты аны. Аннан соң гына чыгу юлына юнәлде. Ишек төбендә ул бер ир-атка килеп бәрелде. Гафу үтенеп аңа юл бирде.
- Сез кем? - дип сорады ир Миләүшәгә карап.
Хатын югалып калды да: “Дизайнер, биредә интерьерны бизәргә тиешмен”, дип җаваплады. Кара, кыска итеп чәчен алдырган, куе кара кашлары астыннан үткен карашлы яшел күзләре сөзеп карый. Ә гәүдәсе, тышкы кыяфәте аның спорт белән җитди шөгыльләнүен сиздерә. Кыскасы, кыяфәте, сөйләшүе, карашы аның көчле рухлы, үз-үзенә ышанып эш иткән кеше икәнлеген әйтеп тора иде. Ир үзен Тимур дип таныштырды, янәдән бинаны карап чыгарга кирәклегенә басым ясады. Һәр бүлмәгә кергән саен үзенең фикерен, теләген белдерде. Бүлдерми, диккать белән тыңлады аны хатын, блокнотына мөһим дип тапкан кайберләрен теркәп куйды.
Икенче көнне әлеге җитәкче Миләүшәнең эш урынына үзе килеп җиткән. Ярый ла, хатын төне буе проект төзеп, үзенең күзаллавын кәгазь битенә төшереп куйган иде инде. Барысын бәйнә-бәйнә аңлаткач, заказчы ир кыска гына: “Эшләгез”, дип әйтте. Еш очрашты алар, әмма аралашулары бик кыска булды, Миләүшәне тыңлый, ни эшләнгәнен барлый һәм кызу гына китеп бара. Обьектны тапшырган көнне хатын эшчеләр белән сөйләшеп алды да, бар да документлар буенча эшләнгәнен тикшереп чыккач, хуҗага смс язды. Җавап озак көттермәде: “Мин килеп җитәм, көтегез”. Шөкер, Тимурга барысы да ошады. Инде Миләүшә хушлашырмын дип уйлаганда гына ир аңа өенә алып кайтып куярга тәкьдим итте. Юл буе Тимур яшь хатынга сораулар яудыра торды. Эш мәсьәләсе генә түгел, ә шәхси тормышка да кагылганнары булды. Ләкин Миләүшә сүзне икенче якка борырга тырышты. Ир дә хатынның ярасына кагылуын сизде бугай, әңгәмәне башка темага юнәлтте.
Хушлашканда, әллә ялгыш, әллә чынлап Тимур Миләүшәне бит очыннан үбеп алды. Хатын, артына да карамыйча, подьездга кереп качты. Кияүгә чыккан дәвердән бирле башка берәүгә борылып та карамаган Миләүшәнең йөрәге күкрәгеннән менә чыгам дип типте. Иләс-миләс хисләргә урын юк, гаиләң турында уйла дип үзен сүкте хатын. Моңа кадәр башка ирләргә күз дә салганы юк иде, бөтен уйлары бары тик Ринатта гына булды. Әле менә хәзер дә үзе нинди хәлдә булуга карамастан ире өчен борчыла.
Фатирының бусагасын атлап керүгә янә мәшәкатьләргә чумды, иренең дәвалануы өчен акча күчерергә, коммуналь хезмәтләр өчен түләнмәгән, энесе дә шалтыратып йөдәтә. Агач эшләре буенча цехны яңартырга, моның өчен кредит кирәк, акча юнәтәсе... – кырыкмаса кырык эш. Миләүшә ашханәгә керде, кап-кара чәй ясады да, чәшкесен алдына куйды. Каян акча табарга, ничек тотынырга бу мәсьәләләрне хәл итүгә. Энесенә шалтыратып әлегә ремонт эшләрен кичектереп торуны сорады, сәбәбен аңлаткач, төшенде булса кирәк. Хәтта реабилитация үзәге счетына акча да җибәрде.
Эш белән әвәрә килеп, Миләүшә Тимур турында онытып та җибәргән иде. Бермәлне кичкырын офиста ул пәйда булды. Исәнләшеп, Миләүшә каршында утыручы хезмәттәше урынына утырды. Яңа бина төзи икән. Ләкин шәһәр читендә. Хатын эшем күп дип тә карады.
- Сиңа бит акча кирәк. Проблемаларың хакында беләм, шуңа карышма. Эш хакына килгәндә, иң яхшы гонорар. Моның өчен борчылма, - диде Тимур. Гаҗәпләнүе тыя алмыйча, Миләүшә иргә карады. Тимур рәхәтләнеп көлеп куйды.
- Курыкма, маньяк-фәлән түгелмен. Бары яхшы дизайнер эзлим. Әйдә контрактка кул куй да, башкасы өчен борчылма. Эш хакың иртәгә үк күчәчәк.
Ышанды Миләүшә аңа, ике ел берүзе бер кочак проблемалар каршында калгач тәмам төшенкелеккә бирелгән иде. Ә биредә бер-ике сүз белән аның күңелен эреттеләр дә куйдылар. Обьектка баруны да икенче көнгә планлаштырдылар. Миләүшә бар күзаллавын кәгазьгә төшергәч, Тимурга аңлата башлады. Моңарчы киребеткән, бәйләнчек ир аның һәр сүзен йотып бара иде. Яшь хатын беравык каушап та калды. Инде эшне тәмамлап кайтыр юлга кузгалгач, Тимурның машинасы ватылды. Миләүшә салон эчендә утыра-утыра арыгач, автомобильдән төшәргә булды. Сүз иярә сүз китеп, Тимур турында сораштырды. Баксаң, тышкы яктан коры булып тоелган ир күпне күргән, балачакта әтисе эш машинасы астында калып һәлак булган, әнисе яман чирдән үлгән. Шуннан бирле малайны дәү әнисе тәрбияләп үстергән. Әти кешенең тәрбиясе тимәгәнгәдер, үсмер чак кына ялгыш адымга да басмый калган. Әнисенең туганнан-туган абыйсы егетнең кыланмышларын күрә дә армиягә озата. Шуннан гына акылга кереп кайта ул. Өйләнеп тә карый, ярты ел да яши алмыйча юллары аерыла. Шуннан бирле буйдак ир тормышын алып бара. Үҗәтлеге белән эшкуарлыкка кереп китә. Машина кабынып киткән мизгелдә Тимур Миләүшәдән ире белән булган хәл турында сораштыра башлаган иде. Ире турында бәреп соравын Миләүшә өнәп бетермәде. Әлеге тема җан тынычлыгын ала, йөрәге кысыла башлый иде. Моны аңлады булса Тимур, машинага утырырга өндәде. Эш буенча очрашулары ешайганнан-ешайды. Тимурның игьтибарына күнекте булса кирәк хатын, ачылып китеп сөйләшә башлады.
Миләүшәнең уйлары Тимур тирәсендә бөтерелде. Аның кайгыртучанлыгы, тавышы – барысы да күңеленә хуш килде. Күз карашы гына да бөтен күзәнәкләрне эретерлек бит. Бу чит ирнең ни өчен һәм ничек үзенә тартып тора алуын аңлый алмады. Тиз арада күңеленә үтеп керде дә, хәзер чыгып китәргә ашыкмый. Тимур һәр көнне иртән аның хәлләрен белешә. Яшь хатын ни әйтергә дә белмәде, болай сагыз кебек аңа беркемнең дә ябышканы юк иде әле. Тимур аны күргән саен матурлыгына сокланып туя алмады, ара-тирә энәләрен кабартуы күңеленә хуш килде, аның беркемгә дә ярарга тырышмавы, үзе булып кала белүе аеруча ошады. Кияүдә, иренең урын өстендә булуын да аңлый, ләкин хисләрне йөгәнләп буламыни...
Яшерен ярату газабы җанны телгәли, моны үзе тәмләп караган кеше генә белә. Ә беркөнне ир турыдан-туры Миләүшә белән сөйләшергә булды. Чираттагы обьектны тапшыру өчен документлар әзерләп йөри иде алар. Миләүшәне өенә чаклы озата китте.
- Сагыш тулы карашың әле дә күз алдымда. Синнән әллә ни таләп итмим, әмма үземне дә тыя алмыйм, - диде ир. - Көлсәң, көл, ләкин кире какма мине. Сине күрүгә бөтен дөньямның асты-өскә килгәндәй булды. Үземнең нишләгәнемне үзем дә аңлап бетерә алмыйм.
Каушап калган Миләүшә каршы торырлык хәлдә түгел иде. Иреннәр иренгә үрелде… Тимурның куллары шундый җылы, йомшак иде. Бик тә, бик тә тансык иде яшь хатынга мондый наз... Ике ел иренең түшәге янында үткәргән хатын татлы сүзләргә тансыклаган иде. Аларның очрашулары да ешайды. Ринат алдында үзен гаепле хис итсә дә, Миләүшәнең күңеле барыбер Тимурга тартылды. Юк, улының әтисен, ярдәмгә мохтаж ирен ташларга җыенмый ул. Әмма соңлап тапкан гыйшкыннан да баш тартмаячак...
Фото: https://www.freepik.com
Комментарийлар
3
0
Хатын кыз мэхэббэткэ лаек булып яшэргэ тиеш
0
0