Ирем белән аерылышканнан соң, дусларым бер рус егете белән таныштырды. Башта әйбәт кебек иде, ләкин бергә яши башлагач, кул күтәрә башлады. Аңлыйсыздыр инде, андый кеше белән гомер итүнең мәгънәсе юк иде, шуңа күрә ул ир белән дә саубуллашырга туры килде.
Һәм менә бер ел элек мөселман егете белән таныштым. Гадәттә, эштән кайтканда, өй янындагы бер кибеттән җиләк-җимеш алам. Ул кибеттә чит илдән килгән егетләр эшли. Бервакыт шуларның берсе авыр сумкамны өйгә кадәр алып кайтырга тәкъдим итте, каршы килмәдем. Аман - кибет хуҗасы булып чыкты. Беренчесендә рәхмәт әйттем, икенче тапкыр булышкач, каһвә эчәргә чакырдым. Менә шулай танышып, дуслашып киттек. Безнең мәхәббәт тиз кабынды, мин аңа үлеп гашыйк булдым. Ул да миңа бертуктаусыз матур сүзләр әйтте, өйләнергә вәгъдә итте.
Аман туган ягына еш кайтып йөри. Анда аның әти-әнисе, туганнары яши. Мин шәһәрдә яшәүче туганнарым белән дә алай еш күрешмимдер. Аның шундый туган җанлы булуына сокланып та куя идем. Ә чынлыкта, Аманның туган ягында хатыны белән өч баласы барлыгы ачыкланды. Мин моны очраклы рәвештә белдем. Зур тавыш чыгардым, еладым, аны янымнан кудым, бүтән күземә күренмәвен сорадым. Берәр ай сөйләшмичә тордык та, тагын аралаша башладык. Хисләремнән арына алмадым, мин бу кешегә бик бәйләнгән идем.
Аманның хатыны минем барлыкны белмәде, үзем дә аның белүен теләмәдем. Буласы булган инде дип, яшәвемне дәвам иттем. Аман миндә булганда, намазлар, догалар укый иде. Мондый нәрсәне беркайчан да күргәнем булмады, исем китеп күзәтә идем. Тора-бара ислам дине белән кызыксына башладым, Аман да дин турында кызык итеп сөйләде. Ул мине ислам динен кабул итәргә беркайчан да мәҗбүр итмәде, мин моңа үз теләгем белән килдем. Аманның туган теле – төрекмән телендә сөйләшә алмыйм, ничектер өйрәнеп булмады аны, катлаулы тел. Ә менә татар телендә вата-җимерә булса да сөйләшергә өйрәндем.
Әти-әнием, туганнарым бу адымымны аңламады һәм аңларга да теләмәде. Алар әле дә Аманны гаепли. Янәсе, ул мине сихерләгән, динне алыштырырга мәҗбүр иткән. Әмма бу алай түгел. Якыннарымның мине аңлавын телим, бәлки киләчәктә алар моны кабул итәр дигән өметтә калам. Мин Аманны, исламны яратам. Аманның икенче хатыны булып яшәргә дә риза мин, чөнки ул мине бәхетле булырга өйрәтте.
Алар башта гына матур сайрый лар, тора башлангач чын йозлэре ачыла. Алар белэн эшен тошмэсен, бергэ торуны эйтэм. Узем шул якларлан кайттым. Монда используют узлэренэ жайлы ны эщлилэр. Торырга бесплат урын, хэм под боком женщина. Что ещё нужно для жизни? Качыгвз анардан
Комментарийлар
4
1
Алар башта гына матур сайрый лар, тора башлангач чын йозлэре ачыла. Алар белэн эшен тошмэсен, бергэ торуны эйтэм. Узем шул якларлан кайттым. Монда используют узлэренэ жайлы ны эщлилэр. Торырга бесплат урын, хэм под боком женщина. Что ещё нужно для жизни? Качыгвз анардан
0
0
1
0
Бик дорес сузлэр. Безнен халык ышанучан,башсыз шул.Аларнын матур сайравына ышана.
0
0
1
0
Аларнын хар вакыт семьялары бар, ике тормыш бн яшилер!!! Аллага ышанлар, сине алдыйлар!!! Мамой клянусь!!! Виллаах дип.
0
0