16+

Гашыйк булдым, әмма иремне ташлап китә алмыйм...

30 яшьтән соң кеше чын-чынлап гашыйк була, дигән сүзне ишеткәнем бар иде. Ләкин үз башымнан узмыйча моңа һич кенә дә ышанмадым.

Гашыйк булдым, әмма иремне ташлап китә алмыйм...

30 яшьтән соң кеше чын-чынлап гашыйк була, дигән сүзне ишеткәнем бар иде. Ләкин үз башымнан узмыйча моңа һич кенә дә ышанмадым.

Мин кияүдә, балам бар. Иремне яратам дип уйлый идем, ләкин алай булмаган икән. Бер таксист егеткә гашыйк булдым. Күз карашы яндырда да көйдерде һәм үзенә гашыйк итте. Шул ук кичне ул ватсабыма смс язды, ә икенче көнгә без очраштык. Мине җилбәзәк дип сүкмәгез, ниләр кичергәнемне барыбер аңлый алмаячаксыз. Андый рәхәтлекне үз гомеремдә тойганым булмады. Һәм кылган гамәлем өчен дә үкенмим. 

Без бүгенгә кадәр очрашабыз. Бер-беребезне яратабыз. Мин бик бәхетле! Ул үзе бер тапкыр да өйләнмәгән һәм мине балам белән дә алырга риза. Тик мин алай ансат кына иремне ташлап китә алмыйм. Бу ярату өчен Аллаһыга рәхмәт укыйм. Тик киләчәгем уйландыра. Балам да бар бит әле. Аны әтисеннән аерырга теләмим.

Әлмәт кызы Рания.
Фото: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ииии мескен, бигрэк газап чигэсен. Беркем орышмый сине. Син пока жиргэ тошмисен, ожмахнын ни икэнен анламыйсын.

    Мөһим

    loading