16+

Хезмәттәшләрнең нахак сүзе йөрәккә бәрә

Ерак туганыбыз бер дәрәҗәле заводта җитәкче урынбасары булып эшли. Ул – якынча 30 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз. Кияүдә, ике баласы бар. Безнең шәһәрдә юньле эш табу кыен, әле анда, әле монда кереп карадым, булмады. Нәтиҗәдә әти-әниләр шушы туган белән сөйләште дә, заводка урнаштым.

Хезмәттәшләрнең нахак сүзе йөрәккә бәрә

Ерак туганыбыз бер дәрәҗәле заводта җитәкче урынбасары булып эшли. Ул – якынча 30 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз. Кияүдә, ике баласы бар. Безнең шәһәрдә юньле эш табу кыен, әле анда, әле монда кереп карадым, булмады. Нәтиҗәдә әти-әниләр шушы туган белән сөйләште дә, заводка урнаштым.

Туган тиешле кеше миңа алдан бер шарт куйды: безнең туганнар булуыбызны заводта беркем дә белергә тиеш түгел. Элегрәк безнең күрешкән булды, шул Сабан туенда инде кунакка кайталар иде. Анда да бик якыннан аралашмадык без. Мин заводта эшли башлаган көннән иң якын кешеләргә әйләндек. Һәрвакыт яныма килеп, хәл белешә, эш барышын сораша. Кайвакыт төшке аш вакытында тәмле ризыклар китерә. Бәйрәмнәрдә бүләк бирә, премия дә яза.

Дөресен генә әйткәндә, эштәге егетләрдән уңайсыз. Алар безне очрашып йөри дип уйлый. Мин үзем дә өйләнгән ир, балам бар. Кайберләре “юләр инде син, хатыныңа хыянәт итәсең” дип сүгә, икенчеләре “менә ичмасам егет син, ничек эләктерә алдың мондый шәп хатынны?” дип мактый. Нахак сүзләре йөрәккә бәрә. Чын дөресен әйтер идем, әмма ярамый!

Бервакыт үзенә барысын да ничек бар, шулай аңлаттым. Ачуыннан кабарды, “кем безне сөйли, хәзер үк әйт, эштән куам!” диде. Билгеле, әйтмәдем. Хәзер инде үземнең бу эштән китәсем килә. Тик кая барыйм? Кем мине көтеп тора? Заводка ияләнеп тә беттем, эш хакы да канәгатьләндерә. 

Хәлил Д.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ачуыннан кабарырга тиеш тугел иде ул.Мин минлеге куп ахыры монын. Кеше нэрсэ уйларга тиеш сон?! Анын уенда ни икэн сон менэ?!

    Мөһим

    loading