Булат белән озак йөрмәдек. Ул үзенә кирәген “алгач”, мине ташлады. Ул төнне Булат салмыш иде. Күпме генә карышсам да, тәнемне назлавыннан туктамады. Янәсе “тиздән барыбер өйләнешәбез”. Мин үземне аңа ышанып тапшырдым, ә ул япь-яшь кыз баланы утка салды. Хәзерге акылым булсамы... Илгизне шул кәбахәткә алмаштыра идемме соң мин?! Кызлыгымны югалткан төнне үкереп еладым. Бу төн Илгиз белән булырга тиеш иде бит...
Еллар үтте. Мин Рәмис исемле тәртипле егет белән танышып, аңа кияүгә чыктым. Улыбыз туды. Яратышып яшәдек. Тик биш ел элек Рәмисемне югалттым, юл һәлакәтенә очрап үлде. Бу кайгыны бик авыр кичердем. Шулай да “улымны өйләндерәсе, оныкларымны күрәсе бар” дигән уй яшәргә көч бирде. Улым башлы-күзле булды, оныгым да бар, аерым яшиләр. Ә мин ялгыз калдым.
Иремне яратсам да, гомерем буе Илгизне сагынып яшәдем. Теге вакытта аны куып җибәрүем өчен үземне битәрләдем, гафу итмәдем. Ә гафу үтенү өчен ничә ел буена бер тапкыр да үзен күрә алмадым. Аның чит төбәктә яшәвен генә белдем.
Могҗизалар була икән ул! Моннан ике ел элек эш буенча авыл клубына кергәч, мин аны күрдем! Ниләр кичергәнемне белсәгез! Тәнемә эссе йөгерде, үземне кая куярга белмәдем. Яшь кыз кебек оялып басып тордым. Тик тиз арада үземне кулга алып, Илгизгә клуб ишегалдына чыгып сөйләшергә тәкъдим иттем, каршы килмәде.
Язмышлар, язмышлар... Аралар өзелгәннән соң, Илгиз укуны ташлап авылга кайтып киткән. Питерда яшәүче туганнары янына барып, шунда белем алган, эшкә урнашкан. Бер фирмага җитәкче итеп билгеләнгән. Өйләнгән, кызлары бар. Тик беләсезме, ул да хатынын югалткан... Эштән кайтканда, кинәт йөрәге тоткан.
Илгиз миңа ачу сакламавын әйткәч, йөрәгемнән таш төшкәндәй булды. Клуб ишегалдында ничә сәгать утырганбыздыр, хәтерләмим. Елаштык та, көлештек тә. Тик без шуны аңладык – без дөньяга бер-беребез өчен туганбыз, бергә булу өчен яралганбыз.
Иллегә җиткәндә, мин дә чын бәхетнең, сөеп-сөелеп яшәүнең ни икәнен татыдым. Илгиз мине үзе белән Питерга чакырды. Балаларыбыз каршы килмәде, киресенчә, парлы булуыбызны теләде. Мин бер ай эчендә Казандагы бар эшемне җайладым да яратканым белән Питерга китеп бардым.
Комментарийлар
4
2
Хосетле хатын, кесесендэге акчага кызыккан. Питердагысы да житжкче булгач сагыз кебек эрегэн
0
0
5
1
Ышандырмый мәхәббәтегез. Мәхәббәт исе түгел, биредән бөтенләй башка ис килә ...
0
0
12
0
Бэхетле булыгыз
0
0
9
0
Язмыш шундый нәрсә инде ул. Тиеш әйбер барыбер вакыты җиҗкәч эшләнелә. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Миңа килмәс дип алдан фаразлап булмый. Мин бик шат автор өчен. Калган гомерләрен бәхетле тигез картлыкта үткәрсеннәр.
0
0
10
0
Нигэ яшь, акчасыз вакытта кирэк булмады сон ул сезгэ, акчалы кешегэ кызлыгынны бирден, узеннэндэ ныгырак акча ярату булган синен кунелендэ. Яраткан кешене куып жибэреп булмый, э хэзер ялгыз калгач ул бай булгач ияреп киткэнсен.
0
0