Ә бер төндә абыйсы кыяфәтендәге кеше аның янына килде. Малай йоклап яткан җиреннән уянып китте дә ишек төбендә басып торган кара шәүләне күрде. Бу әнисе түгел иде. Әнисе кайвакыт ишекне генә ачып карый, ә бүлмәгә керәсе булса башта утны яндыра, аннан тавыш бирә. Бу теге абый иде. Ишек ябык, ут янмаган. Шулай да тәрәзәдән төшкән яктылыкта шәүлә ачык шәйләнә. Бер мәлгә малай тынсыз калды. Шәүлә тавыш-тынсыз гына аның янына якынлашты. Ул атлап түгел, ә акырын гына агып барадыр сыман иде. Малай янына җиткәч, тукталып калды да бертын аңа текәлеп торды. Караңгыда гәүдәсе бер шәүлә сыман гына тоелса да күзләре ут булып яна иде. Малай куркудан җан ачысы белән кычкырыр хәлгә җитсә дә авызын да ачалмады, ниндидер көч аны түшәккә сылаган, бөтен гәүдәсен бер хәрәкәтсез итеп бәйләп куйган иде. Ул бары тик калтыранды гына. Моны күреп теге абый шым гына әмма шомлы итеп кеткелдәп куйды:
– Хе-хе-хе…
Һәм малайга иелде. Йөзен йөзгә тидерер хәлгә җитеп. Һәм сөякләрне өшетерлек салкын тавыш белән пышылдады:
– Мин сине үзем белән алып китәм.
Малай әлеге сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә өлгергәнче, тиз генә ишеккә табан шуды да юкка чыкты. Бу күренештән коты алынган малай кабат һушына килгәндә таң аткан иде инде. Ишек тукылдаткан тавышка ул дертләп китте. Һәм юрган астына чумды.
– Һәй, бәләкәч! - Бу әнисенең көләч тавышы иде. – Мин сине күрдем. Әйдә, тор. Юын. Иртәнге аш әзер…
Әнисе юрганын ачып ташлауга малай аны кысып кочаклап алды. Һәм ашыгып пышылдарга тотынды:
– Әни, ул төнлә минем янга килде… Ул шәүлә кебек кенә йөри иде… Ул мине
алып китәм диде…
Әнисе аны кысып кочаклады да чәчләреннән сыйпап назларга кереште:
– И, бәләкәчем, тынычлан… Төш кенә булган ул, өнеңдәге куркуларың төшеңә күчкән… Кешеләргә, хәтта зурларга да кайчагында шундый куркыныч төшләр керә. Әмма моның чынбарлык белән бер уртаклыгы да юк.
Малай кинәт аның кочагыннан арынды да көтелмәгән ярсу белән ярып салды:
– Төш түгел, әни! Өндә иде, - һәм юыну бүлмәсенә йөгерде. Соңгы вакытта бу аның елау бүлмәсенә әверелде. Аның сүзенә беркем дә колак салырга теләми, аны беркем дә аңламый. Ул берәүгә дә кирәк түгел, әтисенең дә әнисенең дә бөтен белгәне теге абыйны тәрбияләү иде.
* * *
Малайның сүзләренә илтифат итмәгән кебек тоелса да, әни кеше аны бөтенләй читтә калдырмады. Ул өлкән улына җентекләбрәк карый башлады, авыру кешегә хас битарафлыктан башка нәрсә тапмагач, бәләкченә игътибарын арттырды. аның янында да ешрак булырга тырышты. Хәтта төннәрен дә кереп хәлен белешеп чыкты. Ә бер мәлне, таң алдыннан кече малае йоклаган бүлмәнең ишеген ачып җибәрсә… Малай тыныч кына йоклый, ә аның караваты янында өлкән улы басып тора иде.
– Син монда нишләп йөр…
Ул сүзләрен әйтеп бетергәнче, өлкән улы юкка чыкты. Әни кеше үз күзләренә ышанырга теләмичә, аның бүлмәсенә ташланды. Бүлмәгә атылып керде дә утны яндырды. Өлкән улы караватта ыңгырашып, тартышып ята иде. Әни кеше аны кочаклап алды да белгәннәрен укый-укый юатырга тотынды. Бахыр бала, төшләрендә дә авыртына, сызлана торгандыр инде. Ана кулының шифасы тидеме, улы бераздан тынычланып йоклап китте. Ә иртән бөтенләй бүтән кеше булып уянды.
– Хәерле иртә, әни, – дип елмайды ул. Теге фаҗигадән соң бу аның беренче сүзе, беренче елмаюы иде. Әнисе аны кочагына кысып иркәләргә тотынды, бер елады, бер көлде, шул арада төрле сораулар яудырды.
– Соңрак җентекләп сөйләрмен әни, - дип елмайды улы. – Башта бераз һушка килим инде…
Ана кеше шатлыктан балкый-балкый чәй куйды да кече улын уятырга китте. Малай караватында утыра иде. Әнисе куаныч шаукымыннан аны кочаклап алды да назлы сүзләр әйтеп иркәләргә тотынды. Һәм кинәт нәрсәдер тоеп катып калды. Малае аңа битараф иде. Әнисенең иркә-назлары да, әйткән сүзләре дә аңа әллә бар, әллә юк иде. Ана әлеге хәлнең чынлыгына ышанырга теләмичә читкәрәк тайпылып улының йөзенә карады. Малайның йөзендә бер җепсел дә селкенмәде, ул курчак шикелле хәрәкәтсез һәм битараф, бары тик учактагы куз шикелле кызыл күзләре генә җан өшетер нур тарата иде.
Фото: https://pixabay.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар