16+

«Миннән әни ике кулсыз калды. Рәнҗеде... »

Чистай районының Гаделша авылында гомер итүче әңгәмәдәшемнең бу сүзләреннән чордаш, ахирәтләре күңелен көнчелек очкыны көйдерсә дә, шатлыгы хак – иң бәхетле әниләрнең берсе ул җирлектә.

«Миннән әни ике кулсыз калды. Рәнҗеде... »

Чистай районының Гаделша авылында гомер итүче әңгәмәдәшемнең бу сүзләреннән чордаш, ахирәтләре күңелен көнчелек очкыны көйдерсә дә, шатлыгы хак – иң бәхетле әниләрнең берсе ул җирлектә.

– Үзем гади бер авыл әбисе булсам да күкрәк киереп мактанырлыгым бар. Биш улым да авылда төпләнеп, данлыклы Гаделшаның бик чибәр, иң уңган кызларына өйләнделәр. Киленнәрем – иң-иңнәре, энҗе бөртекләре! – ди Гөлсирә апа Заһидуллина. 

“Урманнар, кырлар аша...
Чистай районының Гаделша авылында гомер итүче әңгәмәдәшемнең бу сүзләреннән чордаш, ахирәтләре күңелен көнчелек очкыны көйдерсә дә, шатлыгы хак – иң бәхетле әниләрнең берсе ул җирлектә. Үз нигезендә Фәнил улы гаиләсе тәрбиясендә яши, капкасын ачып кайсы улына кунакка барса да күркәм йорт-җирле хөр тормыш каршы ала. Ачык йөз, тәмле сүз – менә аның чын бәхете! 

– Балаларымнан уңдым, меңнән мең шөкер. Йөземә кызыллык китермәделәр. 10 оныгым, бер оныкчыгым бар. Нәселеңнең үзеңнән дәвам иткән өченче буынын кулыңа алып сөя алгач, бик бәхетле әби дим үземне. Сугыш чоры баласы бит без, әле дә яшибез, – ди Гөлсирә апа.

Зарланырга яратмый ул үзе. Сугыш чоры михнәтләре бәгыренә үтсә дә, күңеленә бик тирән яшергән истәлекләрне оныкларына гыйбрәт итеп кенә җиткерә.  Тамырлары белән Алексеевск районының Урманасты Шынталасы туфрагына килеп ялгана ул. Алабуга шәһәрендә туган! 

– Әнием Гөлнәфис әнисез үскән, ятим җан. Кияүгә чыккач, әти аны кайнана янында калдырган да, үзе хәрби хезмәткә киткән. Әни тамакка артык кашык бит инде, эш тә эш мескенемә, әле ул елларның хезмәтен бүгенге тормыш белән чагыштырырлыкмы? Әти дә кызык, 3 ел хезмәт итеп кайткач, Алабугага укырга кергән. Әни авылда, түзгән инде, сабыр итеп, әтине көткән. Укуын төгәлләгәч, әти кайтуга артыннан ук язу килгән: Алабугага техникумга эшкә чакырганнар, укытырга. Әнигә кайсы киңәш иткәндер, иреңнән калма дигәннәрдерме, ул да чаңгы киеп әтигә тагылган. Урманнар, кырлар аша, җил кыйнап Алабугага барып җиткәнче, эштән чыктым, дип сөйләгәне хәтердә әнинең. Төпләнеп, тормышны күтәрәбез дигәндә генә сугыш башланган. Әти, повестка биргәннәрен дә көтмичә, үзе теләп киткән. Артык дөрес, гадел кеше булган ул, югыйсә, бронь белән калу мөмкинлеге дә булган, – ди әңгәмәдәшем.

Гаиләдә Гөлсирә апа икенчесе булып туа. Үзеннән алда туасы баланы, кызганыч, әнисе карынында ук югалта. Кино карарга баргач, залга явыз бәндәләр кереп, аларның пычак белән селтәнеп йөрүләреннән, йөкле әнисе бик нык курка. Йөгереп чыгып китсә дә, эчтәге куркуы карынындагы баласына зыян сала – сабыйның нәни йөрәге шартлый. Әнисе үле бала тудыра. 

– Әтием сугышта яраланып, контузия алып госпитальгә эләгә. Дошманнар якынайгач, чигенергә мәҗбүр булалар, яралыларны машиналарга төяп озаталар. Галимҗан әти, аягында йөргәч, танкка утырып чыгып китә дә, шартлаталар, янып үлә бичара. Кара мөхерле хаты гына килә. Җизни – әнинең бертуган апасының ире безне авылга алып кайтып киткән. Аның сугыштан бер кулы имгәнеп кайткач, күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән чагы, безгә зур ярдәме тигән. Әни иске генә йорт сатып алган. Тагын бер кыз тапты, үзе өчен генә. Илсөяр сеңлем белән яшь аермабыз 6 ел, ул Казанда яши, – ди Гөлсирә апа.

“30 хатын кереп тезелде”
Җиденче сыйныфны бетергәч, фермага эшкә төшкән кызның яклар кешесе юк, хезмәтнең иң авыры эләгә. Өйдәге тормышны да ир-ат камытында сөйри. 

– Йортыбыз бик иске, янтайган иде. Азапланып өй салдык. Урман кисәргәме, агач юыныргамы – кул алмашка үзем, әни дә авыру, сеңлемнең дә саулыгы шул кадәр генә. Иске өйне сүтеп, такта-бүрәнәләрен кисәргә пычкы башына да кеше таба алмыйча интегүләр. Бәхеткә, авылда акылга җиңелрәк Әмир бар иде, ул гел чормага менеп йоклый. Аны юмалап алып төшәм дә, икәү пычкы тартабыз. Ул җырларга ярата, күңеле булсынга мин дә моңа кушылам. Ике исәр! Иске агачның җылысы юк бит, өстәп утын да ала идек. Ике урманчы качып кына утын сата берсендә. Бәясен килештек тә, Гаделшадан китереп тә бирделәр. Чәй эчәргә керделәр, өшедек, диләр, ә күзләре сеңлем белән икебездә. Әни куркып калды. Апа, безнең авылда әйбәт егет бар, ике кызыңның берсен бир әле, диләр. Артык бәйләнмәсеннәр диптерме, әни ярар дип, тизрәк озатып та чыгарды. Тегеләр кайтканнар да Исмәгыйлне сөендергәннәр, имеш кыз килешкәннәр. Икенче көнне җигүле ат килеп туктамасынмы капка төбенә. Фермага илтеп куябыз дип утырттылар да, җилдерделәр Гаделшага,  – ди ул. 

Ә анда тезләнгән тормыш каршы ала. Өлкәннәр тигезлектә, кайнатасының бөкре Хәйриҗан апасы, иренең Хәлимә сеңлесе янына ул бишенче кашык булып өстәлә.  

– Рамазан ае иде. Авыз ачкач, өйгә бер-бер артлы 30 хатын кереп тезелде. Мине карарга килгәннәр! Күрше авылныкы бит мин, ят кеше. 28 яшемдә идем. Исмәгыйлне амбарга куйдылар, мин хаман да шул фермада эшләдем. Миннән әни ике кулсыз калды. Рәнҗеде...  Ләкин ташламадым мин аны. Ел саен 12 чакрым җәяү барып, бәрәңгесен үзем утырттым, чүбен утадым, алдым. Ике тормышны тарттым. Әни дә олыгайды, Исмәгыйл: “Җитәр, ничә ел таптыйсың икән ике арадагы сукмакны, әбине алып киләбез. Үзебездә торсын, сиңа да җиңеләрәк булыр”, – диде. Кайнанам Минхәят исән иде, ике кодагый бик килешеп яшәделәр. Эштән кайтып кергәч, арып 15 минутка башымны ястыкка төртсәм, әни кайнанага: “Бар әле, теге самовар куеп, көлчә пешерергә керешмәдеме икән”, – дип төртә икән. Караштан да аңлашып, ярты сүздән дә килешеп 8 ел яшәделәр. Кайнанам 6 еллап дөм сукырайды, үз әнием буын чиреннән урынга калды, – ди Гөлсирә апа. 

2015 елны Исмәгыйл абый да инсульттан дөнья куя.  

Дөрес яшәү әҗере
Фәнис, Фәрит, Фәнил, Шамил, Камил. Менә аның горур бөркетләре! Авылны озын гомерле итеп, нигезенә яңа казык кагып, йорт күтәрүчеләр.
– Исмәгыйл бик тырыш иде, 4 баланы башка чыгардык. Иске генә йорт урыны алдык та, балалар үзләре яңа йорт салды. Кодагыйлар белән булыштык, үзебез генә көч куйдык дип мактана алмыйм. Әйтәм бит, авылның бер дигәннәре белән кодалаштык без, шуңа да җир җимертеп яшибез, – ди Гөлсирә апа.  

Ат, бозау көтүе көтеп, эшләп үскәндә авылны аерылмаслык дәрәҗәдә яратырга өлгергән егетләрнең хатыннары да Гөлсирә апа хакында иң җылы сүзләрне җиткерә. 

– Бәлки әнидән аерым яшәгәнгә дә безне дус дип уйлыйсыздыр. Юк, тавышланыр өчен күп кирәкми. Әни үзе бик җайлы кеше. Тормышның төрле көне була, арыйсың да, алҗыйсың да. Төп йортта без 3 ел яшәдек, ник бер мәрҗтәбә авыр сүз әйтсен. Ятып тор бала, ял иткәч эш җиңеләя төшә, урманга качмый ул, эшләрсең, ди иде. Без өлгермәгәндә ашарга да үзе көйли тора, оныкларны да ярата. Озак яшәсен, рәхмәтләрем чиксез әнигә, – ди Камил улының хатыны Эльмира. 

Улларына караганда киленнәре белән сере күбрәк килешә аның. Бер сүзгә берегеп, тату яшәүләрен дә киленнәрен үз кызлары кебек якын күрүеннән килә.

– Улларымның тормышларын күрсәгез, һәрберсен авыл алпавытлары дияр идегез. Киленнәрем тырыш, уңган булганга күрә эшле дә, ашлы да алар. 30 ар баш терлек асрыйлар. Фәрит улым фермер, 3 фермасы, 300 баш сыеры бар. Халыкны эшле итте. Менә шуңа да күкрәк киереп мактана алам, – ди Гөлсирә апа. 
Маңгай тирен түгеп, хәләл көч белән яшәгән ул, кайнана, кайната, ана хакын хаклаган, улларын дөрес тәрбия биргән. Кылган гамәлләре игелекле, изге. Картлыгында кадер-хөрмәттә яшәве дә, дөрес яшәвенең әҗере. 

 

Язмага реакция белдерегез

10

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    0

    Бэхетле ана . Хэрбер энигэ шундый гомер бирсен Аллах

    Мөһим

    loading