16+

Ни ата җылысын бирмәдең, ни ир хакын хакламадың бит син!

Әнвәр караңгы тәрәзәләргә күз салды да адымнарын кызулатты. Атасы утны кабызмаган, димәк. Әллә бер-бер хәл булган, әллә йоклап киткән.

Ни ата җылысын бирмәдең, ни ир хакын хакламадың бит син!

Әнвәр караңгы тәрәзәләргә күз салды да адымнарын кызулатты. Атасы утны кабызмаган, димәк. Әллә бер-бер хәл булган, әллә йоклап киткән.

Ишекне ачуга, борынга урында ятучы хасталардан килүче ис, колакка телевизор тавышы килеп бәрелде. Әнвәр ашыга-ашыга атасы яткан бүлмәгә узды. Ут кабызды. Атасы сискәнеп китте, күзен ачып улына карады.
-Хәлең ничек, әткәй? 
Алар ягында әткәй, әнкәй дип сөйләшү гадәткә кергән.
-Ярый.

Туксанга якынлашып килүче карт шул бер сүзне кысып чыгарды да янә күзләрен йомды. Бөтен фатирга таралган әшәке истән чыдарлык түгел – борынны ярып керә. Әнвәр өс-башын алмаштырып алуга, бүлмә тәрәзәләрен ачып җибәрде. Аннары атасының урын-җирен аруларга кереште.
Карт ярым ачык күзләре белән өлкән улының хәрәкәтләрен күзәтте. Көн дә кичен берүк мәшәкатьләр: алмаштыра, яңасын җәя, юа, бер тапкырга гына яраклыларын ыргыта. Аннан ашарга пешерә. Картның куллары бераз күтәрелсә дә, кашык тотарлык түгел: калтырыйлар. Әнвәр ашатмаса, өс-башын буяп, урын-җирне пычратып бетерәчәк.

-Телевизорны беразга сүндереп торам. Көне буе карагансыңдыр, башың бераз ял итсен.
Карт, ризасызлыгын белдереп, кашларын җыерды:
-Торсын.
-Аннары тагын йоклый алмыйсың бит.
Шулай дисә дә, Әнвәр телевизорның тавышын гына кысып куйды, сүндермәде. Колакка саграк атасы аның тавышын йортның беренче катыннан ишетелерлек итеп ачып куя.

Төш вакытларында сиделка килеп караша. Иртә-кич атасын карау – тулысынча Әнвәр өстендә.
Араларында болай да кояшсыз көн җылылыгы да калмаган иде инде, атасын үзләренә алып килергә кирәклеген әйткәч, хатыны бөтенләй читләште. Ул турыда сүз чыгуга, ишетмәмешкә салышты, яки бүлмәдән үк чыгып китә торган иде, үзе “юк” дип әйтмәсә дә, каршы булуын сиздерә торгач, Әнвәр вакытлыча торып торырга фатир тапты да, атасын шунда алып килде.

Хастаханә табиблары “калса, өч айлык гомере калгандыр” диделәр. Инде менә өч ел узды. Табиблар куйган диагнозлар үзгәреп торды: дүртенче стадиядәге яман чир, умыртка буыннары таралып беткән, инсульт кичергән... 
Атасы белән берничә тапкыр хастаханәдә ятып чыктылар. Һәрдаим укол кадарга кирәк булгач, үзе укол кадарга өйрәнде Әнвәр. Инде катетерны да үзе алмаштыра ала.

Ә хатыны бу фатирга бер тапкыр да аяк басмады.
Гомере бетмәгән булгач, атасы да яши. Кем белә, бәлки Әнвәр кулына калдырып, ялгыш-хаталарын аңлар, тәүбә итәр, кичерү сорап китәр дип көтәдер Аллаһ. Хәер, бакыр акча тутырган чүлмәктән көмеш тәңкә коелуын көтү ахмаклыктыр ул.
Бервакыт хәле авыраеп киткәч, таныш-белешләр ясин чыгарга кирәк, диделәр. Ерак туганы Мөршидә абыстайны эзләп табып фатирына алып килде Әнвәр.

-Әссәламегаләйкүм, Салих абзый! Мин хәзер Ясин укырмын. Син каршы түгелдер бит, - дип, йомшак тавышлы Мөршидә абыстай китапларын ачарга да өлгермәде, әлегә кадәр бер сүз дәшми еш-еш сулыш алып яткан карт кистереп:
-Кирәкми, - диде.
Әнвәр белән Мөршидә карчык аптырап бер-берләренә карашып алды.
-Кирәкми, миңа болай да яхшы. Үләргә җыенмыйм әле мин.

Мөршидә абыйстай ишетелер-ишетелмәс кенә “әстәгафирулла” дип куйды. Курку катыш:
-Салих абзый, бөтен нәрсә Аллаһ кодрәтендә. Хәлең авыр күренә. Ясин укысак, җиңеләеп китәр, иншаллаһ, - диде.
-Ашыгасыз, ә?! Теге дөньяга озатырга ашыгасыз!
Берничә көн телсез-өнсез яткан карт теш арасыннан сытып чыгарып кына ачулы сүзләрен тезде.
-Әткәй! Беркем дә сиңа начарлык теләми! Ясин укыганнан зыян булмас, курыкма! – Әнвәр дә түзмәде, кыза төшеп, тавышын күтәрде.

Карт бераз дәшми ятты. Мөршидә абыстай, нишлим икән, дигәндәй, Әнвәргә карады.
-Укысын алайса, - диде карт, сынап карап. Хәтерли бу карашны Әнвәр. 
Шуннан соң, Аллаһның хикмәте булдымы, дару-уколларның ярдәме тидеме – карт күзгә күренеп тернәкләнеп китте. Дөрес, һаман да шулай ук урын өстендә иде.
Мөршидә абыстай Аллаһ насыйп итсә яшәр, бар шифа Аллаһтан дип киткән иде. Кем белгән инде. Әнвәр үзе дингә караганда фәнгә якынрак кеше. Диниме син, атеистмы – башкаларга синнән начарлык килмәсен - аның бөтен теләге-уе шул.
-Атаң бик бәхетле икән, Әнвәр. Синең кебек игелекле ул үстергән. Чирле ата-анасын карарга кыз балалар да авырыксына хәзер, - дип киткән иде Мөршидә абыстай.

Шуннан бирле атасыннан: “Ни өчен бер балаң да яратмый сине, әткәй? Ул турыда уйлап караганың булдымы?” – дип сорарга талпына Әнвәр, сорый гына алмый. Әйе, Мөршидә абыстайга бер сүз дә әйтмәде ул. Яратканнан карамыйм мин аны, тиеш булганга карыйм, димәде. Урамда калдырсак, үз-үземне хөрмәт итүдән туктармын, шуңа карыйм, аның өчен түгел, үзем өчен эшлим мин моны, димәде.
Төп нигезгә кайтып урнашкан сеңлесенең: “Кайтарсагыз, капкадан да уздырмаячакмын, кәкрәеп үләр шунда”, - дигәнен дә әйтмәде.
Энесенең аталарын үзләренә алып китеп бер ел караганнан соң: “Түзәрлегем калмады, абый, теләсәң нишлә, нервыларым чыдамый, дару эчә башладым инде”, - диюен дә әйтмәде.

Әнвәр уйлана-уйлана тавык шулпасы пешерде. Эштән ничек кенә ачыгып кайтса да, атасын ашаткач кына үзе иркенләп ашауны гадәттә керткән иде – шулпаны җамаякка бүлеп алып, атасы бүлмәсенә юнәлде.
-Әткәй, ашап алырга кирәк.
Беркайчан да йөзе ачылмаган төксе чырайлы карт аңа карамый гына шулпа йотты. Әнвәр аның озаклап ит чәйнәгәнен дә бер сүз дәшми генә көтте. Һәрвакыт шулай: алар сөйләшмиләр диярлек.
Карт, ике бәрәңге ашагач, өченчесе салынган кашыкны кулы белән этеп җибәрде:
-Туйдым.

Күзләренә яшьләр тыгылуын тоеп, тиз-тиз генә әйберләрен җыйды да чыгып китте Әнвәр. Соңгы вакытта күңеле бер дә урынында түгел. Энекәшен яхшы аңлый ул: үзе дә тынычландыргыч дарулар эчә башлады. Әледән-әле балачак, яшьлек хатирәләре искә төшә. 
Әнә хәзер дә атасының тупас итеп кашыкны этеп куюы күңеленең астын өскә әйләндерде дә ташлады.
Кечкенә иде әле. Җиде-сигез яшьләр чамасы булгандыр. Гаиләләре белән аталарының кайтуын көтәләр. Берәр айга читкә китеп эшләп кайта иде ул. Бүген кайтырга тиеш, дигән хәбәре килеп иреште. Әнкәләре иртәдән чабулап йөри: әле бер эшкә тотына, әле икенчесенә. Гадәттә, алай каударланмый ул, эшен тәмләп эшли, җырлап эшли:
Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр
Ераклардан әнкәм җибәргән...

Ә бүген әнә әллә нишләгән: кулына тоткан иләге төшеп китте, чиләктәге суы түгелде... Ярты көн шулай абына-сөртенә йөрде дә ишек катындагы артсыз урындыкка утырып, елап җибәрде әниләре. Әнвәрнең дә, энесе белән сеңелесенең дә өйдә чагы иде. Өчәүләп әниләрен барып кочакладылар, юатырга маташтылар.
Әниләре исә башын учлап озак кына утырды да бер генә сүз әйтте:
-Туйдым.

Кечерәкләр әнкәләренең нигә алай диюләрен аңлап та бетермәделәр. Ә Әнвәр бик яхшы аңлады: әнкәсе аталары кайтасы булганга елый бит. Курка ул аңардан. Теге юлы кыйнаганнан соң да бик озак сызланып йөргән иде.
Әнвәр әнкәсен ныгытыбрак кочаклады. Көченнән килсә, ул аталарын бу йортка аяк та бастырмас иде. Яшәрләр иде әле үзләре генә. Ә хәзер менә ул кайтып керәчәк тә... тагын башланачак!
-Әй, маңка малай!
-Нәрсә, атагызны шулай көттегезме әллә, көчекләр?
Башта берничә көн атасы иптәшләре белән бәйрәм итәчәк. Әнкәләренә каршы дәшәргә ярамый, ул ашарга пешереп торырга гына тиеш.
-Әй, чәчби! Ашыңның тозы аз! 
-Әй, суган белән кыяр керт!
-Әй!
-Әй!

Хәтерли әле, тыкрыктагы бүрәнәләр арасындагы куышка качып, бик озак елап яткан иде Әнвәр. Алты яшьләр чамасы булгандыр ул чакта.
-Нигә мин ятим булмадым икән? Ятим булсам, детдомга илтерләр иде. Детдомда яхшырак булыр иде.
Атасының усаллыгы шулкадәр үзәгенә үттеме икән? Газиз әнкәсе яныннан китәргә дә әзер булган бит ул сабый.
Каты телле, каты куллы булды аталары. Йә кул белән орды, кул белән тия алмый башлагач, тел белән орды.
Күрше малайлары каршында каеш белән ярган иде бервакыт. Гарьләнде Әнвәр. Авыртуга түзә алмыйча малайлар каршында елавына гарьләнде.

Соңрак, авылдан киткәч, печән чабарга, бәрәңге утыртырга кайткан чакларда, тизрәк тулай торагына китү ягын карый иде. Әнкәсе булмаса, бәлки туган нигезенә аяк та басмас иде, ул якка хәтта борылып та карамас иде. Әнкәләренең елдан-ел кечерәя барган җыйнак гәүдәсен, нәни генә күчтәнәчне дә зур итеп сөенеп алуларын күрү өчен генә кайтты.
-И балам, озаграк күрми торсам, күңелем сулкылдый, түзәрлек түгел. Озаклап тор дип әйтмим, күземә күренеп булса да кит инде син, балам, - ди иде әнкәләре.
Хәзер инде әнкәләре юк. Җир куенына кереп ятуына дистә елдан артык. Яман чирдән китте. Соңгы айларда әнкәләрен сеңелләре карады.
-Әнкәйнең башына ул гына җитте, гомере буе канын эчте бит әткәй аның.
Сеңелләренең теле дә усал иде.

И әткәй, әткәй! Ни ата җылысын бирмәдең, ни ир хакын хакламадың бит син! Оныклар турында әйтмим дә – алар сине бар дип тә белмиләр. Үзең дә берсен дә якын итмәдең. Нигә? Ниләр уйлап ятасың икән син? Нигә хәзер булса да сөйләшмисең син безнең белән? Нигә хәзер булса да гафу үтенмисең? Инде синең дә бу фани дөнья белән алыш-бирешне өзәр вакытың җитә бит. Тәүбәгә кил, диде бит сиңа Мөршидә абыстай. Әллә синең өчен ул сүз буш сүз микән? Ни өчен яшәдең син бу җирдә? Кемне бәхетле иттең? Үзең бәхетле булдыңмы?

Әнвәр, аш бүлмәсенең тәрәзәсеннән айлы күккә карап уйланып озак басып торды. Аннары ничәмә-ничә еллар буена җыелган сораулары авырлыгыннан котылырга теләп, тәвәккәл адымнар белән атасы яткан бүлмәгә таба атлады.

Лилия Фәттахова

Язмага реакция белдерегез

6

0

14

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading