Мин бу хәбәрне бик авыр кичердем. Рәмзияне ун елдан артык беләм. Без танышканда, интернет челтәрендә “ник” белән аралашу модада иде. Рәмзия “Ангелочек” исемен йөртте. Бәлки күпләр хәтерлидер дә әле. Чынлап та, фәрештә иде ул. Бар яктан уңган, сабыр, тырыш кыз. Ярата идем мин аны. 32 яшендә әрәм иттеләр. Әти-әнисенә, энесенә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Кызы да бик кызганыч...
Нишлисез сез, ирләр? Сөйгән ярыгызны үзегез сайлап, матур гына очрашып, бүләкләр бирешеп, ихлас яратып, сөешеп яшәгәнсездер, яшисездер бит? Ни булды соң бу ирләргә? Кеше баласына куллары ничек күтәрелә? Ни хаклары бар аларның? Ата-анага гомерлек яра! Ә күпме бала шул вәхшиләр аркасында ятим кала! Акылыгызга килегез, ирләр!..
Комментарийлар
2
3
Кызганыч хәлләр, әлбәттә... Әмма ләкин берьяклы гына ирләрне гаепләп булмый. Мин мәсәлән, алай килешмим. Мин яшь кеше түгел, беренче ирем атаклы музыкант иде 35 елдан артык гомер кичердек, бер кызым булды. Ирем вафат булып өч ел ярым вакыттан соң, миңа ходай икенче никахны да насыйп кылды. Әйе, тормыш кануннары ифрат дәрәҗәдә адәм баласына зур сынауларын биреп тора. Соңгы елларда адәми затлар бик азынды. Күпчелектә хатын-кыз гаепле. Мин моны педагог,психолог буларак, тормыштагы ситуацияләрне күреп, ишетеп белгәнгә әйтәм. Тормышның бөтен төзеклеге, матурлыгы 95%-ы хатын-кызлардан тора. Берьяклы гына ирләрне гаепләп булмый. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Алай сукырларча бер ирләрне генә гаепләп булмый. Гаеп атта да, тәртәдә дә булырга мөмкин. Гаиләдә ара бозыла икән, мәчеткә барып, хәзрәт белән киңәшләшеп мөнәсәбәтләрне җайларга була. Гаиләне саклап калу ысуллары берничек тә барып чыкмаса, хокук органнарына мөрәҗәгать итәргә яисә аерылышу чарасын карарга кирәк бу очракта.
0
0