16+

«Табиблар коткарып кала алмады, кулларында җан бирде...»

Әни!.. Йорт эчендәгеләрне мизгел эчендә үз тирәсенә җыйган ачыргалану – Зөлфия апаның йөрәгенә кереп бикләнгән.

«Табиблар коткарып кала алмады, кулларында җан бирде...»

Әни!.. Йорт эчендәгеләрне мизгел эчендә үз тирәсенә җыйган ачыргалану – Зөлфия апаның йөрәгенә кереп бикләнгән.

Еллар үткән саен хәсрәте сүнә төшсә дә, бәгырьне телгән ярасы тирәнәя. Сагышын йотып яшәвенә тормыш борчулары да өстәлә – йөрәге түзсен генә.

“Ут йоттым инде...”

Мамадыш районының Югары Тәкәнеш авылында яшәүче Зөлфия апа Мөхәмәдиева күренекле Тинчурин театры артисткасы, якташы Ләлә ханым Миңнуллинаның кодагые булып чыкты.

– Ләлә кодагыем да кызын сыңар үстерде, мин дә ялгыз. Серләребез бик килешә иде лә... Менә бит балалар, тормыш сынавын кичә. Җайсызланыбрак алдылар, ут йоттым инде. Күз карасыдай ике балаларын тигезлектә үстерсеннәр берүк. Нишлисең, тормыш бер көе генә бармый шул, бормалары күп, – ди Зөлфия апа.

Борчулары вакытлыча гына булсын әлбәттә. Тормыш сынауларга бай: кояшы да балкый, яңгыры да ява, давылы да дулый. Иң мөһиме, яшьләр йөрәк сүзен ишетсеннәр, ә күңелдәге үпкәләрне бәхет мизгел эчендә куып таратырга сәләтле!

–Тормышны без дә җиңел генә кичмәдек, сеңлем. Биш бала үстек, мин – өченчесе. Әти белән әни олыгайдылар дип, хисапчылыкка укып кайткач, авылда калдым, аларны ташлап, ничек читкә китәсең? Әтине беренче көннәреннән үк сугышка алганнар, 1944 нче елны яраланып кайткан. Аягы имгәнсә дә сиздермәде, авыртса да кеше янында төз басам, ди иде, комбайнда эшләде. 26 яшемә кадәр кыз гомерен гомерләдем, туган йортның тормыш арбасын тарттым, – ди Зөлфия апа.

Сөйләшүе үзгә аның, матур, хәтта әдипләрчә, димме. Әгәр дә бүгенге заманда туса, уку хөрлегенә кинәнер иде дә. Кызганыч, бик иртә эшкә җигелгән.

 “Җәннәткә кертәсе балаң...” 

Кәүсәр... Чишмә фәлән түгел. Зөлфия апаның хәләле исеме. Исеме генә түгел, җисеме дә чибәр булмаса, Зөлфия апаны гашыйк итәр идеме?

–Үземнән ике яшькә кечерәк иде. Төп йортта килен сынавы кичеп, ун ел яшәдек без, биш баламны да шунда таптым. Кәүсәрләр бездән дә ишле – җиде бала үскәннәр. 3000 тәңкәгә иске генә йорт сатып алдык, ул заман өчен бик кыйммәт иде. Алтынчы балабызны яңа нигездә алып кайттык. Анысында да 10 ел торгач, йортның менә монысын салып чыктык. Кәүсәр исән чагында бик канатланып йорт салырга керешкән идек тә, түбә астына гына кертергә җитеште, бик иртә китте... – ди Зөлфия ханым. 

“Кәүсәр истәлеге!”

Кәүсәр абый шофер булып эшли. Зөлфия апа исә күмәк хуҗалык идарәсендә хисапчы.

Авыл кешесенә бер кимчелек хас, ни генә булса да үтәр әле дигән уй белән яши. Юк өметкә алдануларның ахыры гына бик хәерсез тәмамлана.

–Кәүсәр әйбәтләнеп, тернәкләнеп кайтты. Авыр эшкә кушмам дигән идем, тормыш бит, юк дисәң дә эшләнә. Алай да сакладым әле мин аны. Көннәрдән бер көнне ул кабат начарланып китте. Белмим инде, бәлки ахыргача дәваланып та җитмәгәндер, ярамаганын белә торып, авыр күтәргәләдеме, ашауны көйләп җиткермәдекме... Адәм баласы артык борчылса да авырткан җиренә суга диләр. Йортны ничек эшләп бетерербез дип тә кайгыргандыр. Хәле бик авырайгач, кабат Мамадыш хастаханәсенә илттек. Табиблар коткарып кала алмадылар, кулларында җан бирде, мәрхүмкәем. Кәүсәрне 42 яшендә җирләдек, – ди Зөлфия ханым. 

Тол хатынга йортны үзенә җиткерергә кала. Итәге тулы бала-чага, ә иске йортны җылытыр өчен олавы белән утын кирәк. Яңа йортны гына тизләтер иде, кулында бер тиен акчасы да юк.

– Дәүләт ссуда бирә башлады, авылда беренчеләрдән булып, мин барып алганмындыр. Шул акчага йортны эшләтеп бетердем. Терлекләрне дә ишле асрадым. Артыгын сата идем. Балаларның пенсия акчасы да иш янына куш булды. Кош-кортны да ишле тоттык. Балаларны эшләтеп үстердем сеңлем, киченнән үк эшне бүлеп куя идем. Кечерәкләре дә олыракларына иркәләнә алмадылар. Гөлнар кызым эшләп укыды, миңа авырлык китермәде, рәхмәт. Шул балаларны күтәрим дип лаеклы ялга чыккач та 9 еллап эшләдем әле сеңлем, – ди ул.

Әле дә терлек тотарга ашкына. Кышын иткә суярга дип бозау үстерә, кош-корт асрый. Бакча үстерә.

—Кышның капчыгы төпсез, дим балаларга да. Ничәмә гаиләне туендыра ул безнең бакча. Җәен тырышсак, кышын бөтенебезнең дә тамагы тук ич, – ди Зөлфия апа.

Сигезенче дистәсен вакларга керешкән Зөлфия апага кадерле картлык телисе килә. Бөтен борчу-мәшәкатьләре үткәндә калсын, киләчәктә аны хәсрәтсез, имин көннәр каршыласын. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading