Савыккач, әлбәттә кабат сугыш кырына озатуларын сорый. Хәл иткеч ишектән ничә генә әйләнеп керсә дә бер сүз белән кире боралар:
— Син монда да бик кирәк!
Әйе кирәк! Яшь, тәҗрибәсез егетләрдән, белемсез килеш, сугыш кырында файда юк. Аларны кемдер өйрәтергә тиеш. Ә танкны Рәүф Төхвәтуллиннан да остарак белүче, аны йомык күз белән дә сүтеп җыючы тагын кем бар? Димәк, ул!
— Гайрәтнең ташып торган чагы. Мине вакытлыча гына дип тынычландырдылар. Имеш, белгәнемне өйрәтәм дә, кабат сугышка керәм. Түбән Новгородка озаттылар. Ул вакытта Горький дип йөртелә иде. Туктый-туктый барганыбыз исемдә. Анда өйрәнчек танкларда егетләрне укыттым. Хәрби тормыш кайда да җиңел түгел, ләкин зарланмыйм. Иптәшләрем ут эчендә йөргәндә, үземнең остазлыктан артмавыма кыенсындым. Ләкин бер сүздән дәва таптым: “Дошманны җиңү синең өйрәтүләреңнән дә тора!” — диләр иде — дөрес тә бит! 1945 елны сугыш тәмамланса да танклар утлы кырлардан кайтып кермәде әле, сеңлем. Мин дә укытудан туктамадым. 1946 елның ахырында гына офыкларның тынлыгы канат җәйде... – ди ул.
Сугыш өчен танкчылар әзерләнгән база да таркала. Аны Сахалинга озаталар. Ә ул гаиләсен алып юлга кузгала. Түбән Новгородта чакта, ире үлгән ике балалы хатынга вакытлыча йортка кергән җирдән, тормыш авырлыгы алҗыткан ханым күзләрендә бер тамчы ярату күреп, тормыш корган ир ул.
– Ольга мине, әз булса да акчасы, дип кенә йортка керткән иде. Укытучы ханым, тәртипле, үземнән 4 яшькә олырак. Хәрбиләргә азык-төлек бирәләр иде. Асынып кайтып кердем, кызларының мине йөгереп килеп кочаклаулары! “Әти, безне ачлыктан син генә коткарып калдың бит”, — ди алар әле дә. Башта ук ике арада мәхәббәт кабынмады. Ашау беренче көннән үк бер өстәлдә, бары бергә, югы уртак иде. Яши-яши күз төште үзенә. Үкенмим! Бик яратып гомер иттем. Аның белән ярты Россияне әйләндек, хәтта Германиягә китеп тә яшәдек. Мин төрле уку йортларында укыттым. Заманында дәрәҗәм дә зур иде. Ләкин заман сәясәте көчлерәк булып чыкты. Баедык та, бөлдек тә, үкенмим. 2005 елда Украинага кайтып төпләнгән идек. Балаларга якынрак булыйк дидек. Уртак балабыз булмады, ике кыз өчен янып яшәдек. Икесен дә укыттым. Алар өчен мин – әти! Бер елдан Ольга авырып, дөнья куйды бит. Фатир алып урнашкан гына идек, рәхәтен күрергә дә өлгермәде. Аны җирләгәч, читтә каласым килмәде. Кызлар үзләре янында калырга да сораганнар иде. Бер әйбергә тимәдем, аларга калдырдым. Кулымда әз-мәз акчам бар иде, төп нигеземдә яшәүче туганнарга кайтып кердем. Рәхмәт какмадылар. Бераз яшәп, хәл алгач, әле бит гражданлыкны да аласы бар иде, фатир алырга кузгалдым. Бәяләрнең артканнан арткан чагы! Бурычка батып булса да шушы нигезгә атлап кердем. Бурычлы үлмәс дигәннәр, анысын да түләп бетердем. Туганнарым килеп тора, көндәлек социаль хезмәткәр килә. Мохтаҗлыгым юк. Әле яшисе иде, дим! Тормышлар матур бит, яшисе килә! Мин сугыш кичән ир, илгә иминлек, тынычлык телисем килә!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар