16+

Әти күрше чуваш авылындагы хатын белән инде ике еллап чуала икән

Абый погонлы кеше минем, органнарда эшли. Шуңа да әтинең телефонына кемнәрдән нинди хәбәр килүен ачыклау кыенлык тудырмады. Дөресен генә әйткәндә, абый элегрәк тә, әтинең кемедер бар ахры, әнинең бигрәк нервасын ашый дигәне булгалады. Ә абый ачыклаган мәгълүматлардан соң күзләр маңгайга менде.

Әти күрше чуваш авылындагы хатын белән инде ике еллап чуала икән

Абый погонлы кеше минем, органнарда эшли. Шуңа да әтинең телефонына кемнәрдән нинди хәбәр килүен ачыклау кыенлык тудырмады. Дөресен генә әйткәндә, абый элегрәк тә, әтинең кемедер бар ахры, әнинең бигрәк нервасын ашый дигәне булгалады. Ә абый ачыклаган мәгълүматлардан соң күзләр маңгайга менде.

Мин әтиемне күралмыйм. Кемдер мине хәзер сүгәр, аңламас, ул бит синең әтиең, дияр. Әмма...

Украинада махсус операция башлануны ишеткәннән соң һәм анда җибәрергә ир-егетләрне җыя башлаганнан алып, әтигә повестка килгәнен көтәм. Ул заманында хәрби операцияләрдә катнашкан, өлкән сержант булган. Яше дә әле олы түгел. Шуңа да аны да алып китәрләр дигән өметем сүнми. Чөнки авылга кайткан саен аны күрү минем өчен бик авыр. 

Ә сәбәбе мондыйрак. Мин әтинең әнигә хыянәт итүен белдем. Узган ел әти авырып, хастаханәгә эләкте. Анда унар көн дәваланганнан соң, өйгә кайтардылар. Җәй айлары иде. Мал-туарлары күп, бакчалары зур. Мин башта тиешле ялымны, аннан соң үз хисабыма ял алып, әти-әнигә ярдәм итәргә кайтып киттем. Ирем ачык, киң күңелле кеше минем. Әти-әни дигәндә үлеп тора. Шуңа ул да аларга ярдәм итүемә каршы булмады. Яллар җитүгә безнең янга кайтып йөрде. 

Берсендә шулай мунча кергәннән соң өй алдында ирем белән бераз һава суларга дип чыгып утырдык. Бу хакта берәү дә белмәде. Барысы да безне мунчада дип уйлый. Әти ишегалдына чыкты да, кем беләндер русча сөйләшә. Бик йомшак, назлы гына аралаша. Сөйләме тулысынча аңлашылып бетмәсә дә, ир кеше белән аралашмавы аңлашылды. Без тын гына аның сөйләшкәнен тыңлап утырдык, үзенә сиздермәдек. 

Бер-ике көннән әтине смс-язышканда тоттым. Кичке уннар иде. Без барыбыз да залда телевизор карыйбыз. Ул икенче бүлмәдә яткан. Аш бүлмәсенә су эчәргә дип чыккан идем. Әти яткан бүлмәнең ишеге ачык. Карыйм, әти кемгәдер нидер язып маташа. Күрмәмешкә салыштым. 

Икенче көнне абыйга шалтыраттым. Абый погонлы кеше минем, органнарда эшли. Шуңа да әтинең телефонына кемнәрдән нинди хәбәр килүен ачыклау кыенлык тудырмады. Дөресен генә әйткәндә, абый элегрәк тә, әтинең кемедер бар ахры, әнинең бигрәк нервасын ашый дигәне булгалады. Ә абый ачыклаган мәгълүматлардан соң күзләр маңгайга менде. Баксаң, әти күрше чуваш авылындагы хатын белән инде менә ике еллап чуала икән. 

Әлбәттә, без бу хакта әнигә әйтмәдек. Болай да йөрәге авырта. Әтигә дә сиздергән юк. Бу хакта белгәннән бирле абый әти янына кайтмас булды. Әнине генә үзләренә кунакка алып китә дә, берәр атнадан кайтарып куя. Кунарга да калмый. Ә мин әни хакына дип кайтам. Әмма әтине күрмәс өчен ул өйдә булса, өйгә кермичә урамда эшләп йөрим. Урамга чыкса, өйгә кереп китәм. Нишләргә дә белгән юк....

Зөлфия.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

23

1

4

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    1

    Ничек анлыйм мин сезне, уземэдэдэ шул хэллэр,

    • аватар Без имени

      3

      0

      Мин узем озак еллар сизеп тэ суз эйтми йордем ,себердэ эшлэй иде ,туктар эле дип.Куз алдында тугел ,может ялгышам дыр дип .Курэсен туйеп увольняться итеп кайтты ,а тиге хатын тотонды она шалтыратырга смскалар язырга ,узен шалтыратканын бердэ курмэдем , мина контакта керэ башлады,башкорт хатыны булып чыкты ,сихерлэгэн дер инде комешкэ ичертеп ,,узедэ белмим нигэ шулай йордем микэн дип укенэ хэзер.

      • аватар Без имени

        2

        0

        Атасы белэн сойлэшергэ кирэк дип уйлыйм, былай калдырмас идем

        • аватар Без имени

          24

          0

          Кызык кына сез, бүрәнә артыннан бүре куасыз. Кырт иттереп абыең белән машинага утыртыгыз ди китегез берәр җиргә. Урман буена алып барып сөйләшегез. Әти, без беләбез сезнең нишләп йөргәнеңне. Без әнине мыскыл иттермибез ! Или туктыйсың или бөтенләйгә кит диегез. Хәзер юлда кайтканда яхшылап уйлый уйлый кайт диегез дә төшереп калдырыгыз)))

          • аватар Без имени

            17

            0

            Хәрби комиссариатка барып әйт, әтиең не СВО га алсыннар. Әниең дә ял итәр.

            Мөһим

            loading