16+

Түшәк кенә аз булган...

Ирем белән дүрт ел бергә яшибез. Күптән түгел аның сөяркәсе барлыгын һәм аларның бер ел очрашуларын белдем. Башта сөйләмәгән булды да, аннары елый-елый сөйләп бирде.

Түшәк кенә аз булган...

Ирем белән дүрт ел бергә яшибез. Күптән түгел аның сөяркәсе барлыгын һәм аларның бер ел очрашуларын белдем. Башта сөйләмәгән булды да, аннары елый-елый сөйләп бирде.

 Дөресен генә әйткәндә, аның сөйләгәннәреннән шок хәлендә калдым. Сөйләмәгән булса, яхшырак булыр иде...

Янәсе, мин аның хыяландагы кеше түгел, миңа өйләнгәне өчен үкенеп туя алмый. Ә теге сөяркәсе дөньядагы иң яхшы кеше булып чыкты. Бәреп үтерәселәрем килде. Шул ук вакытта ул балабызны үлеп яратуын, аннан башка яши алмавын әйтте. Менә шул сүзләре гаиләне таркатмаска сәбәпче булды да инде. 

Күңелдәге авыр хис белән яши алмагач, психологка бардым. Ул ял итеп кайтырга киңәш итте. Диңгезгә бардым, әмма ялның ярдәмен тоймадым. Йөрәгем тулы ачу, үпкә хисе... 

Түшәктә үземне дәртле хатын дип уйлый идем. Ләкин иремә секс кына аз булган, аңа романтика кирәк икән. Хәзер ярты ел инде мәхәббәт белән шөгыльләнгән юк. Безнең арада салкынлык, ул да мине теләми, минем дә аның белән якынлык кыласым килми. Әмма бик авыр. Миңа, чынлап та, интим җитми. Кайвакыт беренче очраган кешегә биреләсем килә. Ләкин гомердә дә андый адымга бармаячакмын. Инде нишләргә?

Фото: pixabay.com

Айсылу Солтанова

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бала диган булып , узена комфортлы тормыш сайлаган бу ир.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Плевать ботен доньясына уч итеп бирел

      • аватар Без имени

        0

        0

        Узегезне шунын кадэр тубэнлеккэ тошермэгез..ул баланы ярата диеп..Гомер уза..бик укенерсез..Бэетле булыгыз!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хатын-кыздан да дурак кеше юк инде мина калса. Хаман кем очен дер яшим дип, уз узен кыерсытып Яши бирэ бит, аннары бу начар чирлэр каян килэ икэн дилэр. Каян килсен инде бэхетсез булганда барлыкка килэ дэ инде алар. Хормэтле хатын кызлар, бер генэ яшибез бит бу доньяда, уйлап карагыз бераз. Бэхетле булырга хэр кемнен дэ хакы бар. Бэхетле булый барыбыз да.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Аерылырга

            Мөһим

            loading