Дөньяны аклыкка күмеп тыныч кына яуган кар бөртекләре аның шәл астыннан бүселеп чыккан чәчләренә килеп куна.
Иске пәлтәсен матурларга теләгәндәй, нәфис бизәкле бөртекләр аны сырып алалар да, шунда ук эреп юкка чыгалар. Бүген Саимәнең кайнарлыгы, җанының әрнүе пәлтәгә кунган карны гына түгел, котып бозларын эретер иде. Бозлар эрер иде, ә кеше күңеле эреми икән. Кеше дигәнең үз якыннарың – ирең, сөеп үстергән бердәнбер балаң булса, нишләмәк кирәк? Саимәнең аягын көчкә сөйрәп атлавын, хәлсезләнгән кулларының җиңелчә калтыравын, күзләрендә бетмәс-төкәнмәс хәсрәтне күргән кеше аны йә исерек, йә исәр дип уйлар иде. Ә аның чынлап та исәр буласы килә. Җүләрләргә яшәве җиңел бит. Кайгыны йөрәк аша үткәреп, эчтән сызмыйлар алар. Уена килгәнен кычкырып әйтәләр дә тынычланалар. Ә кешегә әйтеп булмаса? Ә җүләргә сабышсаң да, эчеп исерсәң дә бөтен дөньяңны биләгән хафадан котыла алмасаң?
Бүген сабырлыгы төкәнде Саимәнең. Бүтән түзә алмый ул. Иллегә дә җитмәде бит әле. Ә көзгедән аңа карт карчык карый. Тиз арада кеше шул дәрәҗәдә таушала, психик һәм физик яктан авыруга сабыша ала икән. “Хәл алырга кирәк. Ничә сәгать йөрдем икән инде урам буйлап? Танышлар очравы мөмкин. Әллә ни уйларлар” дип Саимә шәһәр читендәге тыныч скверга куелган эскәмияләрнең берсенә килеп утырды. Эскәмиягә аркасы белән терәлеп күзләрен югарыга төбәде... Нинди тыныч күк йөзе. Кар ява. Сквердагы агач-куаклар ак бүрек белән капланган. Бу аклык онытылырга, тынычланырга ярдәм итә. Хатын битенә кунган карның йомшаклыгыннан оеп, йокылы-уяулы халәткә чумды.
Саимә Зәй районының бер авылында туып үсте. Гаиләдәге җиде бала кечкенәдән исерек атаның каты кулын, тәмсез телен татыдылар. Әниләре гел җәберләүгә түзеп яшәде. Кулыннан бер эш килмәгән, бар тапканын эчүгә бетергән ирнең кылануларына балаларга ата бит дип мыштым гына түзде. Балалар әниләренең нинди түбәнлектә яшәвен, үзләренең нинди кимсенүдә үскәннәрен белеп тордылар. “Исерек Хәким балалары” дигән исемне тизрәк онытырга дип, тыныч тормыш кору өчен үскән бере өйдән чыгып китә торды.
Саимә дә, сигез классны тәмамлауга, Чаллыга чыгып китте. Кулинария училищесын тәмамлап, шәһәр ашханәлерең берсендә эшли дә башлады. Тулай торакта дүрт кыз тордылар. Шәһәр тормышының бөтен кире якларын шушы “общагада” күрде Саимә. Эчкечелекне белсә дә, кызларның тәмәке тартуын, фахишәлекне күрү авыр булды авыл кызына. Бернигә дә карамыйча, кемнәр генә ничек итеп кыстамасын, кызның авызына хәмер алганы булмады. Үзен егетләр белән иркен тотучы, тормыш тәҗрибәсе туплаган булып кыланучылардан гел читтә торды. Үземнең балаларым булса, кечкенәдән шул аракы, тәмәке ише афәтләрдән ерак булырга өйрәтәчәкмен” дип уйлый иде ул.
Бервакыт иптәш кызы белән эштән кайтканда, артларыннан ике егет иярде. Танышырга теләгән егетләрнең берсе Саимә ягына чыгып басты. Култыклап та алды.
– Әбәү, әрсез, – диде Саимә.
– Сине күптән карап йөрим. Ашларың тәмле. Үзең чибәр. Миңа нәкъ синең кебек кыз кирәк, – диде егет.
Николай чынлап та үзсүзле булып чыкты. Дүрт ай озатып йөрде дә, кайтып әти-әниләреннән сорап, кызны никахлы хатыны итте дә куйды. КамАЗда электрик булып эшләүче егет башта тулай торак, соңрак ике бүлмәле фатир да алды. Саимә, көткәнемне таптым дип, бәхетеннән күкнең җиденче катында йөзде. Коля хатынының кадерен, тормышның тәмен белүче иде. Саимә балага узгач, шатлыгыннан аны бишенче катка кадәр күтәреп менгән иде. Ә кызлары Ирина тугач, аның кадәр назлы ата башка юктыр, дип бар туганнары, күршеләре шаккатты. “Минекеләр, җанкисәкләрем” – булды телендә. Тик бәхет Саимәгә озакка бирелмәде. Иринага ике яшь тулган көнне Николайның өйгә үле хәбәре генә кайтты. Ремонт вакытында шәрә чыбыктан ток сугып, яшь ир гаиләсен калдырып дөньядан китеп барды.
Саимә өчен дөньяның яме китте. Тере өрәк булып калды ул, коргапсып кипте. Үлемнән аны бала гына алып калгандыр. Николай үлгәннән соң, Ирина Саимәнең яшәү мәгънәсенә әверелде. Кызчык әнисен куандырып, бик тыңлаучан, игътибарлы булып үсте. Туганнары яшь чибәр Саимәнең эштән өйгә, өйдән эшкә чапканын күреп, аңа яңадан тормыш корырга, кияүгә чыгарга тәкъдим иттеләр. Тик, моңлы көй тыңласа да, йөрәк ярасы кузгала торган яшь хатын бу турыда уйлап та карамады. Иринага инде дүрт яшь тулып киткәч, очраклы гына танышкан Рамил исемле ир аның белән артык кызыксына башлады. Хәтта Саимә эшли торган кибеткә товар ташучы булып эшкә урнашты. Рамилнең еш кына эчкәләвен күрсә дә, бергә торыйк, булышырмын, балаңа ата кирәк дигәненә карап күнде. Язылышып, беркавым, тавыш-тынсыз гына яшәделәр. Ирина ирне үз атасы итеп кабул итте. Рамилгә исә бала әллә бар, әллә юк. Электән дә эчүне, күңел ачуны артык күргән Рамил еш кына Саимә фатирына дусларын җыеп кайта торган булды.
Баласына китап укып утырган Саимәне җилтерәтеп алып чыгып, үзләренә аш пешертә, өстәл әзерләтә иде. Өйдә бармакка-бармак сукмас ир берничә елдан ныклап эчә башлады. Эшен дә ташлады. Пычрак аяк киемен дә салмыйча, Саимәнең чиста җәймәләре өстенә ятып йоклаган Рамилне бу фатирдан өстерәп чыгарып атып та, куып та биздереп булмады. Ишекне ватып, Саимәне кыйнап өйдә җәнҗал куптара иде Рамил. Яхшы манипулятор иде ул. Саимәнең йомшаклыгын, каршы әйтеп сугышып ятмасын, үзен яклый алмаганын, туганнарына-дусларына да әйтмәсен белде. Айныгач: “Син үзең гаепле. Минем ачуны чыгарасың. Җаема тормыйсың. Бала белән алдым, кадеремне бел. Кемгә кирәк соң син, прицеп белән”, – дип, Саимәне тәшвиш калдыра, аның үз-үзенә ышанычын бетерә иде. Әкренләп, Саимә үзен язмышының корбаны итеп тоя башлады. Өендәгесен тышка чыгармаска, тукмалып яшәвен туган-тумачадан яшерергә тырышты. Этне ияртмә, ияртсәң сукма, диләр. Әнисенең ни өчен әтисенә түзгәнен аңлады Саимә. Яшь барган саен ялгызлык куркыта, яныңда яшәгән кеше, нинди генә булса да, ияләнелгән бер нәрсәгә әверелә икән...
Болгавыр заманнар башланды. 90 нчы еллар башы. Саимә бик күпләр кебек базарда кием сата башлады. Иртәнге өчтә Казанга товарга чыгып китә, кич кайта. Икенче көнне сатарга чыга. Көне буе салкында, җил-яңгырда басып торып, аяклары сызлый башлады. Кан тамырлары бүртеп чыкты, буыннары авырта башлады. Кеше күтәргесез авыр сумкаларны берүзе ташып, кызын укытыр, киендерер, киләчәкне тәэмин итәр өчен акча эшләргә тырышты ул. Ирина мәктәпне тәмамлап, Алабуга педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керде. Курчак кебек чибәр иде. Кеше арасында ким-хур булмасын дип әнисе аңа яхшыдан яхшы киемен дә, тәмле-томлысын да өеп алды. Рамил исә эчүдән туктамады. Саимә әллә ничә кат дәвалап та карады үзен. Кодировкага да алып барды. Файдасы гына булмады.
Ирина әнисенә нык булыша килде. Укудан кайтканда әнисен ял иттерә, базарга үзе чыга иде. Бер ел элек Саимәнең яшергән җиреннән акчасы югала башлады. Рамилнең элегрәк тә өйдән әйбер урлап сатканы булганга, хатын аны сүкте. Авырлык белән эшләп тапкан акчаны үз гаиләсеннән урлаган өчен ирен каһәрләде. Өйдәге сугыш-тавышларга бу тагын бер сәбәп булды. Үз сәламәтлеге бәрабәренә, гаиләсен туйдырырга, товар алырга дип җыйган акчаны алган өчен Саимә ирен күралмас булды. Бу хәлдән соң бер-ике ай үткәч, Ирина кинәт кенә ялларга кайтмый башлады. Институтның өченче курсында гел бишкә генә укучы кызның өйгә кайтмавы сәер иде. Саимә институтка барып белешкәч, кызның инде күптән укырга йөрмәве мәгълүм булды.
– Ул Марина беләндер. Алар гел бергә. Анысы укуын ташлады инде, – диделәр группадашлары.
Йөрәге нидер сизенеп, Саимә кире Чаллыга кайтты. Ирина өйдә иде. Берни булмагандай кухняда ризык җылытып йөри. Саимәнең дәрес калдыру турында сорауларына башта җавап бирмәде. Ә әнисе кызыннан дөресен сөйләүне тәлап итте. Ничә елга беренче кат тавышын күтәреп, кызына институтны тәмамлау кирәген, тормыш өчен югары белемнең әһәмиятен аңлатырга тырышты. Ирина кинәт елап, истерикага бирелеп анасына кычкыра башлады:
– Ни беләсең соң син? Бар күргәнең базар да, товар. Әтигә аракы, сиңа акча кирәк. Мин генә кирәкми берегезгә дә. Мин чирле хәзер, чирле. Инде берни эшләп булмый. Мин тырышып карадым туктарга. Барып чыкмый. Мин инде түзә алмыйм, – дип үкереп елады кызы.
– Нинди чир сөйлисең? Ни булды сиңа, балам? – дигән анага кызы ярсып акырды.
– Наркоман мин, наркоман. Инде күптән энәдә утырам.
Бу сүзләрдән Саимә тораташ булып катты. Елый да, сүз дә әйтә алмады ана. Акчаларын да кызы урлаган булып чыкты. Иринаның, дус кызы Марина аша, Чаллы наркоманнары белән бәйләнештә булуы ачыкланды.
Шушы хәлдән соң Иринаның атна-айларга югалуы ешайды. Ана кызын бик күп табибларга, махсус клиникаларга йөртте. Берәр ай чамасы наркотик кабул итми торганнан соң, кыз кабат үз иптәшләренә әйләнеп кайта иде. Әти дигән кеше, гадәтенчә, барысы өчен дә Саимәне гаепләде. Рамил белән Ирина өйдән телевизор, музыкаль аппаратура, видеомагнитофоннарны бергәләп алып чыгып саттылар. Берсенә аракы, икенчесенә наркотик кирәк булган ике имгәк Саимәгә каршы берләштеләр. Аларны нормаль хәлгә китерәм дип соңгы көчен биреп тырышкан хатын ике авыру өчен иң яман дошманга әверелде. Инде бер кирәге калмаган, кадерсезгә әверелгән Саимә ни генә әйтсә дә, кызы белән ире аңа эт булып ябырылдылар. Көннәрдән бер көнне, түземе бетеп, икесен дә өйдән куа башлагач, Ирина йөгереп килеп унынчы каттагы фатирның тәрәзәләрен киереп ачып җибәрде.
Фатирга кышкы салкын кереп тулды. Сикерә икән дип уйлап, кызының итәгенә ябышкан анасына Ирина тибеп җибәрде. “Юк, и не думай. Мин түгел, син сикерәсең. Туйдырдың”, - дип, кыз анасын тәрәзәгә таба өстерәде. Исерек ир исә, кызына ярдәм күрсәтеп, хатынын тәрәзә төбенә егып салды. Саимә ярты гәүдәсе белән тәрәзәдән асылынып төште. Шушы хәлнең үзе белән булуына ышана алмады хатын. Ләкин үзен-үзе саклау инстинкты аңа шушы вәхшиләр кулыннан котылырга ярдәм итте. Шуннан соң ни булганын, ничек киемнәрен эләктереп урамга чыгып йөгергәнен хәтерләми ул...
Тыныч скверда инде караңгы төште. Кышкы кичнең салкыны Саимәнең битләрен, аякларын чеметтерә башлады. Уйлары тузгыган умарта оясын хәтерләткән башын күтәреп хатын кабат күккә карады. “Ходаем, ярдәмеңнән ташлама” дип кабат-кабат пышылдады. Эскәмиядән арыган тәнен көчкә күтәреп, әкрен генә шәһәр ягына таба атлады. “Түз Саимә, түз, сабыр бул, сабыр...” дип кабатлый иде ул үз-үзенә...
Чулпан Насырова
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар
1
0
Аллам һа лаһын.Эй,Раббым,тәуфи ле,мәрхәмәтле балалар насип ит.
0
0